Бөгелмә авазы

Хатларда – хаклык, хатларда – шатлык

Без искиткеч кызыклы һәм кызу агымлы заманда яшибез. Шагыйрьләр әйтмешли, "Без үзебез әле заманнан да кызу, кайнар канлы". Ашыгабыз, кабаланабыз - кыскасы, ут өертеп, дөнья көтәбез. Башта һәрчак - дөнья гаме: эштәге проблемалар, балалар, оныклар турындагы уйлар... Татар халкы - гамьле халык. Игъ-тибар итсәгез, ул үз тормышындагы, тирә-юнендәге үзгәрешләргә беркайчан...

Без искиткеч кызыклы һәм кызу агымлы заманда яшибез. Шагыйрьләр әйтмешли, "Без үзебез әле заманнан да кызу, кайнар канлы". Ашыгабыз, кабаланабыз - кыскасы, ут өертеп, дөнья көтәбез. Башта һәрчак - дөнья гаме: эштәге проблемалар, балалар, оныклар турындагы уйлар...

Татар халкы - гамьле халык. Игъ-тибар итсәгез, ул үз тормышындагы, тирә-юнендәге үзгәрешләргә беркайчан да битараф кала алмый - дуслары, яисә күрше-күлән беләнме, кулына каләм алыпмы - кем беләндер яңалыклары, шатлык-куанычлары, кайгы-хәсрәтләре белән уртаклашырга ашыга. Бу уңайдан "Бөгелмә авазы" бәхетле, чөнки аның ил-көндә барган вакыйгалар белән хәбәрләшеп торучы үз хәбәрчеләре бар. Без аларны, яратып, газетаның якын дуслары дибез. Аллаһы Тәгалә һәркайсына сау-лык-сәламәтлек, озын гомер насыйп итсен дә киләчәктә дә бергә-бергә хә-бәрләшеп яшәргә язсын.
Хәзер, әйдәгез, бергәләшеп шушы якын көннәрдә "Бөгелмә авазы" почтасына килгән берничә хат белән танышып китик әле.
"Шәһәребезнең Подстанция районында "Бөгелмә электр челтәре" бинасы янында гына "Тамчыкай" дип исемләнгән 3 нче балалар бакчасы урнашкан. Без бик бәхетле, чөнки игелеклелек эшләү дигән төшенчәгә тугры калып, әлеге оешма бакчага һәрдаим шефлык ярдәме күрсәтеп килә. Балалар бакчасына йөрүче нәниләрне сөендереп, музыка залы төзекләндерелде, БЭСның столярлык цехындагылар гимнастика эскәмияләре, степ-платформалар эшләде, җәйге беседка пәйда булды. Гомумән, балалар бакчасы җитәкчесе Н. Шакирҗанова нинди генә гозер белән мөрәҗәгать итмәсен, "Бөгелмә электр челтәре" директоры Әлмир Гамир улы Латыйпов һәрчак игътибар белән тыңлый, ярдәм итүдән бер дә баш тартмый", - дип хәбәр итәләр "Тамчыкай" балалар бакчасы хезмәт коллективы һәм анда тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре.
Ә менә икенче хатта "Мәгърифәт" клубының актив әгъзасы Назыймә Фәт-хуллина табиблар турында бәян итә. "Бәла аяк астында диләр бит, аннары килеп, олыгайган саен "болячка"лар да арта бара. Әле менә күптән түгел генә үзәк район хастаханәсенең ЛОР бүлегендә дәва алырга туры килде. Бүлек мөдире Владимир Закупневның авыруларга карата игътибарлы, ихтирамлы булуы мине гаҗәпләндерде дә, сөендер-де дә. Авырулар өчен вакытын жәлләми, хәтта ял көннәрендә дә иртәнге сәгать 7 нче яртыда эш урынына килә ул. Үз игелекләре үзенә һәм гаиләсенә меңе белән әйләнеп кайтса иде. Ходай ныклы саулык-сәламәтлек, озын, бәхетле гомер бирсен.
Югары уку йортларын тәмамлап, шәһәребезгә халыкны дәваларга кайткан табибларыбыз нәкъ менә Владимир Андреевич кебек уңган-булган, талантлы белгечләрдән үрнәк алсыннар иде", - дип яза хезмәт ветераны.
Узган атнада редакциябезгә газетаның күптәнге дусты, милләтпәрвәр Бадьянчәчәк ханым Кәбирова килеп керде. "Мәгърифәт" клубында олы яшьтәге тыл ветераннары, сугыш еллары балалары өчен уздырылган бәйрәм кичәсе өчен рәхмәтләрен белдереп, киләчәккә уй-планнары белән уртаклашты ул. Үзе белән хат та алып килгән иде. "Мин ачылганнан бирле Татар мәдәният үзәгендә оештырылган чараларга бик яратып йөрим. Чын сәнгатькәрләр эшли анда, - дип яза ул хатында. - 20 майда булып узган отчет концертында да булдым. Үзешчәннәребезнең һәр чыгышы югары осталыкта әзерләнгән, тамашачы аларны көчле алкышларга күмде. Яшьләребез бик маһир, теттереп бииләр, матур итеп җырлыйлар. "Бәллүр" төркеме (җитәкчесе - Камил Нарчаев) җырларын, Светлана Гусарова җитәкчелегендәге "Васанта" төркеме кызларының дәртле һинд биюләрен сок-ланып карадык. Афәрин яшьләребезгә! Милләттәшләрем, концертларга йөрегез, рәхәтләнеп күңел ачып, ял итеп китәрсез". Язмасын йомгаклап, ул Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Флюра ханым Шәрипованың театр дисеңме, концерт-очрашулармы - һәммә чараны югары дәрәҗәдә оештыра белүен ассызыклап үткән.
Бәдия ханым, җитмәсә, шигъри җанлы кеше дә икән әле. "Гомерем буе шигырьләр яратам, - ди ул. - Китап-лар укыганда күңелемә ошаган шигырь күрсәм, шунда ук күчереп язып та куям". Өстәлгә чыгарып салынган кәгазь кисәкләрен актарам. Чыннан да, арада күңелне ярсыткан, ук сыман йөрәкләрне "тишеп чыкканнары" күп. "Вәгъдә" дигәнен укып карыйк әле (кызганыч, Бәдия ханым шигырьнең авторын теркәмәгән):
Һәр минутым дөнья бәясенә тора,
Йөрәкләр турында язасым бар әле,
Атылган йөрәкләр, ватылган йөрәкләр,
Сатылган йөрәкләр турында…
Атылган йөрәкләр күптәннән кабердә,
Сатылган йөрәкләр исәннәр хәзер дә…
Йөрәкләр турында язасым бар әле…
Сафланган йөрәкләр, тапталган йөрәкләр турында…
Бит әле кайдадыр сафланган йөрәкләр таптала,
Тапланган йөрәкләр аклана,
Йөрәкләр турында язасым бар әле…
Арыган йөрәкләр, ярсыган йөрәкләр,
Арыслан йөрәкләр турында…
Вакыт ул рәхимсез, арыслан йөрәкләр арыйлар,
Арыган йөрәкләр ярсымый,
Йөрәкләр турында язасым бар әле…
Һәм исән йөрәкләр, һәм сүнгән йөрәкләр,
Һәм үлгән йөрәкләр турында,
Мин беләм,
Бар исән йөрәкнең күптәннән сүнгәнен,
Бар үлгән йөрәкнең һаман да сүнмәвен,
Йөрәкләр турында язасым бар әле…

Гаҗәеп тирән мәгънәгә ия юллар, әйе бит?! Шушыңа охшаш шигырьләрне күп укыдык ул көнне - шактый озак гәпләшеп утырдык без Бәдия ханым белән. Саубуллашканда киләчәктә дә, шушы рәвешле, газета укучыларыбызны "Тукаебызча җырлап торган" шигырьләр белән таныштырып торырга вәгъдә бирде ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: