Үтәлмәгән вәгъдәләр
Шәһәребезнең Чайковский урамы, 12 нче йортында күпчелек күрү буенча инвалидлар яши. Ул 1 нче торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсенә карый.
Миңлегөл Зыятдинова,
күрү буенча I группа инвалид.
(Язманы газета өчен җәмәгатьчелек хәбәрчесе
Ягсуп Мортазин әзерләде).
Гөнаһына кермим, ишегалдыбызны бик чиста тоталар анда эшләүчеләр. Сукмакларыбыз да һәрчак тәртиптә. Ә менә подъездларыбыз турында, ни кызганыч, алай дип әйтеп булмый. Баскыч мәйданчыкларын махсус җыештыручының күптән булганы юк инде монда. Дөрес, "бер яртылык" бирсәң, себергәндәй итүчеләр табыла табылуын. Тик аларның үзләре артыннан ук бушап калган хәмер, сыра шешәләрен җыештырырга тагын бер кеше кирәк.
Узган елның декабрь аенда булган бер җыенда шушы һәм күп кенә башка гозерләребезне бәйнә-бәйнә җиткергән идек социаль яклау, торак-коммуналь хуҗалыгы идарәләре һәм эчке эшләр бүлеге вәкилләренә. Бик игътибар белән тыңладылар шикелле. Йомышыбыз төшеп, без еш бара торган социаль яклау идарәсе урнашкан Стрелочная урамы аша да маршрут автобуслары йөртүне уңай хәл итәргә булдылар. Әмма вәгъдәләрнең берсенең дә тормышка ашканы юк әлегә.
Язмыш тарафыннан аяусыз кыерсытылган булсак та, безнең дә башкалар кебек уңайлы шартларда яшисебез килә, ләбаса!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 ноябрь 2021 - 09:33«СалаваTik»лар "Чыршы" җырын башкарды Яңа җырны Youtube каналында тыңлап була.741500
-
10 ноябрь 2021 - 10:31«Яңарыш» үзәге тернәкләнүчеләренә электр токының каян алынуы турында сөйләделәр Мавыктыргыч сәяхәт практик эш белән тәмамланды: балалар келәмгә чумарга, скатерьны йомшартырга булышты.790000
-
9 ноябрь 2021 - 17:52Бөгелмә районында «Ватан данына» дигән мәгълүмат сәгате узды Прогресс клубы хезмәткәрләре Рус һәм татар халкының милли киемнәре турында сөйләделәр.226200
-
9 ноябрь 2021 - 14:22Бөгелмәдә юлларны һәм тротуарларны бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртү бара Эшләрне «Бөгелмә-Сервис» подрядчы оешмасы башкара.220200
-
28 июнь 2021 - 15:19Бөгелмәдә тимер юл кичүләрендә куркынычсызлык көне узды
-
28 июнь 2021 - 10:15Бөгелмәлеләргә "Нива" ачкычы тапшырылды"
-
28 июнь 2021 - 10:15Бөгелмәле "Нива" бүләк иткән өчен рәхмәт белдерде
-
10 ноябрь 2021 - 12:06Армия кыр кухнясы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә эшлиячәкЯрминкә 8.00 сәгатьтә башлана.1160500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика