Бөгелмә авазы

Җәннәт – аналарның аяк астында

Язмыш… Язмыш… Берәүләргә рәхимле, Икенчеләребезгә миһербансыз язмыш… Ни өчен шулай икән?..

Әбүзәр ШАКИРОВ.
Зур Сукаеш авылы - Бөгелмә шәһәре.

Җир өстен кара болытлар каплаган. Бертуктаусыз кар катыш көзге салкын яңгыр ява. Тормыш итүләребез дә ничектер әкренәеп калган сыман. Бүгенге яшәешебез дә нәкъ менә шушы көзге көн кебек тоела. Чөнки, барыбызга да билгеле булганча, тоташ әхлаксызлык чорында яшибез бит, җә­мәгать.

Заманында коммунист­лар идеологиясе белән тыелып торган азгынлык­лар бәйдән ычкынды сыман.

Дөньялар үзгәрү бе­­­лән борынгы ата-баба­ларыбыздан буыннар җебе булып килгән гореф-гадәтләребез дә онытылып бара, ләбаса. Күрше күршене белми-күрми, аралашмый хәзер, алай гына да түгел, туганлык хисләре дә сүрелеп бара түгелме? Олыны олы итү кебек игелекле гамәл турында әйтәсе дә юк. Бүген картлар йорты - әти-әниләр белән, балалар йортлары үксез балалар белән тулды.

…Телевизордан әти-­­­­әниләр белән балалар арасындагы мөнә­сәбәтләргә багышланган тапшыру бара. Студиядә берничә хатын-кыз утыра. Шуларның берсе 93 яшь­­­­лек газиз әнисен карт­лар йортына урнаш­тырг­ан. Йөзенче дистәне ваклаган ана, кадерләп үстергән баласының өенә сыймаган. Авыр сугыш елларында яуга киткән ирләре исән-имин илгә җиңү яулап кайтсын өчен тылда, "Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!" дип, көнне төнгә ялгап эшләгән, нарасыен ничек тә саклап калу өчен җан тырмашкан әнисен ни йөзе белән хөкүмәт карамагына тапшырган бу хатын?

Тапшыруда картлар йортында гомер кичергән ананы да күрсәттеләр. Хәлсезләнгән, беркемгә дә кирәкмәгән әби караватында утыра. Тормыш мәшәкатьләреннән бөрешкән кулларын күкрәгенә куеп, ярымсукыр күзләрен ишек ягына текәгән ул. Өметен өзмәгән ана менә шулай көннәр буена кызын көтә. Үлем упкыны читендә басып торган әнисенең бу якты дөньяда күпме генә гомере калгандыр инде, югыйсә. Ә бит тормыш катлаулы һәм бик үчлекле. Иң якын кешесенә күрсәткән рәхимсезлек картлык кө­нен­дә кызына килмәс дип, кем генә әйтер икән?

Пәйгамбәребез Мө­хәм­­­мәд галәйһиссәлам әйткән: "Үзенең бу дөньяда ни эшләгәнен күрмичә, берәү дә ахирәткә күч­мәс". Димәк, без әти-әни­ләребезгә карата нинди мөнәсәбәттә булсак, картлык көнендә үзебез дә балаларыбыздан шуны күрәчәкбез.

Шуңа мисал итеп, бер риваять сөйлим әле сезгә. Берәүнең әтисенең кулы калтырый башлый. Билгеле инде, ашаганда-эчкәндә моның ашы-чәе түгелә икән. Килен иргә: "Мин синең атаң алдында ашый алмыйм, икенче урынга күчереп утырт", - дигән. Улы каршы килмәгән, әтисен күчереп утырткан. Бераздан килен тагын: "Атаңны икенче бүлмәгә утырт. Үзең ашат, минем аны күрәсем дә килми. Бөтен нәрсәне түгеп-чәчеп бетерә", - дигән. Шулай итеп, карт­ны икенче бүлмәгә чыгаралар. Тагын күпмедер вакыттан соң хатын иренә: "Син атаңны урамга куып чыгар, югыйсә, мин синең белән тормыйм", - дип кычкырган. Улы әтисенең кулына җәймә тоттырып, аны урамга куарга җыенган. Шулвакыт аның янына кечкенә улы килә дә: "Әтием, бабайның ярты җәймәсен алып кал, мин сине куып чыгарганда үзеңә кирәк булыр", - дигән. Менә Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисенә ачык дәлил. Кеше үзе кылганны күрмичә, дөньялыктан үтмәс.

Алда безнең барыбыз­ны да күкләр хөкеме көтә. Менә шушы хакыйкатьне онытмыйк. "Ата-ана хакын хакламаганнарга Аллаһның ләгънәте" һәм "Ата-анасын начар караган кеше аларга яхшылык кылмаган булып исәпләнер. Аларның - миңа, минем аларга бер катнашым да юктыр", - диелә изге китабыбыз Коръәндә.

Дин кардәшләрем, тагын бер кат сугыш һәм аннан соңгы авыр елларны искә төшерик әле. Күпләребезнең күз алдында: күпме хатын-кызлар сугыштан кайта алмаган ирләренә гомер буена тугры булып яшәделәр, сыңар канатлы килеш балалар үстерделәр, алай гына да түгел, яу кырында ятып калган сөеклеләренең әти-әниләрен, ягъни каен­ата белән каенаналарын хөрмәт итеп, авырып түшәккә егылгач, сабый караган кебек тәрбияләп, соңгы юлга озаттылар. Ул чорда ятимнәр дә бүгенге кебек күп түгел иде, чөнки ятимнәрнең туганнары, якыннары андыйларны артык кашык санамадылар, приютларга бирмичә, үзләре карарга алындылар.

Әйткәнемчә, тормыш бик аяусыз ул. Мин бүген дә, үзем инде олы яшьтә булсам да, һәрчак иң җылы хисләр белән кадерле әнкәемне искә алам. Әниебезнең вафатына күп еллар узса да, сеңлем Мәдинә (аның якты дөньядан китүенә дә 8 елдан артык вакыт үтте, урыны җәннәттә булсын) белән очрашкан чакларда әнине сагынып, узганнарны искә алып утыра идек, балаларыбызга, оныкларыбызга да әбиләре турында иң яхшы хатирәләрне искә төшереп сөйләдек. Кайвакыт уйланып утырган чак­ларда үз-үземә бүген дә: "Мин дөньяда иң кадерле кешеләрем өчен барысын да эшләдемме соң?" - дигән сорауны бирәм.

Яшь буын, онытма, әти-әниең - синең бәхетең һәм хәсрәтең. Әгәр игелек кылып, аларның ризалыгын, бәхиллеген ала алсаң, ахыр сулышыңа кадәр бәхетле булырсың; аларны рәнҗетсәң, гомергә хәсрәт чигәрсең. Алар һәммәбез өчен дөньяда иң кадерле затлар булып калырга тиешләр.

Ана китәр, ашыктырма, бала,
Кума аны якты дөньядан.
Тормыш авырлыгын күп күрсә дә,
Ул яшәүдән әле туймаган.

Без барыбыз да - Адәм балалары, безне Аллаһы Тәгалә акыллы, зиһенле җан ияләре итеп яраткан икән, Кеше дигән бөек исемне акларга тиешбез. Безнең якты дөньяга килүебезгә сәбәпче булган әти-әниләребезне хөрмәтлик, тәрбиялик, аларга бәхетле картлык телик. Ходай тарафыннан бирелгән гомер озынлыгын үзгәртеп булмый, вөҗдан, намуслылык дигән өлгеләрне беркайчан да онытмыйк!

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: