Бөгелмә авазы

Халык моңа чик куяр!

Хөрмәтле Бари Закирович! "Бөгелмә авазы" газетасының 16 декабрь санында "Сайлаган үсеш юлына алмаш юк" дигән исем астында басылган мәкаләгезне кат-кат укыдым. Мин сезне күптән беләм, Татарстан нефте өлкәсендә иң көчле икътисадчы дип саныйм. Җәмгыятьтә битарафлык хөкем сөргән бу заманда авыру көенчә шундый зур темага алынуыгыз өчен сезнең каршыда баш иям.

Ришат ГӘРӘЕВ,
хезмәт ветераны.
Бөгелмә шәһәре.

Шулай да, гафу итегез, сезнең кайбер фикер­ләрегез белән килешә алмыйм. Кешелек дөньясы үзенең дистәләгән меңь­ел­лык тарихында күп кенә стадияләр, формацияләр үткән. Хәзерге көндә кый­т­ганың күпчелек ил­ләрендә капиталистик строй хакимлек итә. Шуңа күрәдер, сез, Бари ага, турысын әйткәндә, капитализмга мәдхия укыйсыз. Әлбәттә, кыргыйлык, колбиләүчелек, фео­да­лизм белән чагыштырганда, капитализм - зур прогресс. Ул турыда "Коммунистлар партиясе манифесты"нда К.Маркс һәм Ф.Энгельс бик тулы итеп язганнар: "Хезмәт җитештерүчәнлеге (производительность труда) арта, сәүдәнең география­се киңәйгәннән-киңәя ба­ра һәм бөтендөнья сәү­дәсенә әверелә, эшче бе­лән капиталистның закон каршында формаль тигезлеге декларацияләнә һәм башка бик күп төрле яңалыклар тормышка аша". Шул ук "Манифест"та "Положение рабочего класса в Англии" дигән һәм башка хезмәтләрендә К.Маркс һәм Ф.Энгельс капи­талистларның эш­челәрне ничек эксп­луа­тацияләүләре, аларны
мәҗбүри рәвештә үз ки­бетләреннән бозылган ашам­лыклар белән тәэ­мин итеп, эшнең төрле эпидемияләргә кадәр барып җитүе турында да язалар. "Капитал" турында язмыйм, минем аңа "тешем үтмәде". Тора-бара эшчеләр оешып, үз хокуклары өчен бик каты көрәш башлыйлар. Шуның нәтиҗәсе буларак, аларның хезмәт шартлары һәм матди хәлләре үзгәрә башлый. Октябрь революциясе Көнбатыш капиталистларын бик нык "айныта": аларның, бөтен мөлкәттән колак какканчы, эшчеләргә дә табышның бер өлешен бүлеп бирү уңайлырак икәнен аңларга башлары җитә. Профсоюзлар да басымны көчәйтәләр. Бу чаралар Көнбатыштагы эшчеләрнең хәлен күпкә яхшырта.

Безнең илгә узган гасырның 60 нчы елларында килгән бер Америка капиталистыннан: "Сезгә бездәге нәрсә ошады?" - дип сораган­нар. Ул: "Сезнең эшче клубларыгыз, культура йортларыгыз", - дип җавап биргән һәм, кайткач, үзендәге эшчеләр өчен дә шундый клуб төзиячәге турында әйткән. Гомумән, Советлар Союзындагы социализмның бөтендөнья эшчеләр хәрәкәтенә йогынтысы турында зур-зур хезмәтләр булыр әле.

Мәсьәләгә киңрәк карау да кирәк. Бездәге социализм кайсы ягы белән яхшы, кайсы ягы марксизм теориясенә һәм тормышка ярашлы булмавы турында да галимнәр язарга тиеш әле.

Безнең илгә кире кайткан капитализм турында Бари Закирович бик катгый "сайлаган үсеш юлына алмаш юк" дип бәя бирә. Нинди үсеш турында язасыз сез, аксакал? Ил күләмендә алыйк. Авиация сәнәгате бетте диярлек, сәнәгать җиһазлары, станоклар җитештермибез, телевизорлар - чит илдән, кием-салым - Кытайдан, хәтта бәрәңге дә - Мисырдан. Санап бетерерлек түгел, кәгазь дә, вакыт та җитмәс. Мисалга безнең шәһәрне генә алыгыз: кайчандыр гөрләп эшләп утырган заводлар ябылды, транспорт оешмалары, ательелар, мас­терскойлар эшләми, басуларны чүп басып китте. Тагын ниләр өстим? Байларның ничек баеганын сез миннән яхшырак беләсез. Җитәкчеләрнең эш хакы, эшче, гади инженерныкы белән чагыштырганда, җир белән күк арасы. Акция һәм дивидендлар турында сүз кузгатсак, инфаркт алырга мөмкин. Бүген уку өчен түләргә кирәк. Үзебезнең егерме беренче гасыр "Гаврош"лары, почмак­ларга яшеренеп, бензин, келәй исниләр. Авырып китсәң, дәвалану өчен ярты пенсияңне түләргә кирәк. Торак-коммуналь хезмәтләренә түләүләрне дә беркем контрольдә тотмый. Бөтен эш шул турыда лыгырдау белән чикләнә.

Шул ук вакытта олигархлар дип аталган капиталистлар аена дистәләгән миллион сум акча алып, аны кая куярга белмичә, линкор зурлыгындагы яхталар, чит илләрдән футбол командалары, Англиядә, Франциядә виллалар сатып алалар, шешәсе 10ар мең доллар торган шампан шәрабләре, коньяк кына эчәләр. Ә мескен әбиләребез, аена бер ге­нә кило булса да, ит сатып ала алмыйлар. Шул да булдымы, Бари Закирович, "сайлаган үсеш юлы"? Юк, хөрмәтле аксакал, халык ул юлга чик куяр!

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: