Бөгелмә авазы

Башваткыч

Җәмәгать, менә тагын бер мәзәк хәл турында сөйлим әле сезгә.

Мөбәширә ШӘРӘФЕТДИНОВА,
мәгариф ветераны.
Бөгелмә шәһәре.

Подъездыбызда безнең "стояк"тагы фатирларның мәйданы төрлечә булып чыкты бит. Аны каян белер идем әле. Бервакытны күршеләр белән үзара сөйләшеп торганда, сүз иярә сүз чыгып, һәр фатирның мәйданын белдем. Ничек алай булсын инде, хата киткәндер дип уйлап, үзебезнең "ЖЭУ-7"гә кереп, шул турыда белешмә алдым. Алар әйтүенчә, түләү кәгазьләрендәге сан дөрес күрсәтелгән. "Икеләнсәгез, БТИ чакыртып, үлчәтә аласыз", - дип киңәш иттеләр.

Бу сөйләшүгә ике ел вакыт узды, беркемне дә чакыртмадым да. Тик шулай да бүгенге көнгә кадәр күңелемә кергән "таракан" һич кенә тынгы бирми. Уйлап кына карагыз, беренче каттан бишенче катка кадәр булган биш фатирның мәйданы биш төрле була аламы соң? Шуларның иң зурысы безнең фатир. Югыйсә, безнең фатир кирпечләре урам якка да чыгып тормый инде, башкалары белән тип-тигез. Бәлки берәрегез бу башваткычны чишәргә ярдәм итәр? Беләсезме, безнең йорт В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу хөрмәтенә төзелгән иде. Әллә шуның хикмәте микән соң?

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: