Бөгелмә авазы

Абыем турында

Авылдашларым бу кешене бүген дә сагынып искә алалар, яраталар иде үзен. Талибулла Сәлимгәрәев 1913 елда Карабаш поселогында крестьян гаиләсендә туган. Ул кечкенәдән үк атларны бик ярата иде, гомере буена аларга мөкиббән кеше булды. Бу ярату аңа бабасыннан килгән-дер бәлки, чөнки әнисе ягыннан бабасының атлары бик күп булган. Ул бабаебызның беренче...

Заһирә МАНСУРОВА,
хезмәт ветераны.
Фото - гаилә альбомыннан.

Революция еллары, аннары күмәк хуҗалыкка куып кертүләр башлана. Карабашта да крестьяннар берләшә башлый. Атларны, сыерларны тапшырып, бригадалар, фермалар төзелә. Яңа тормыш башлана. Авылда нәселле атлар үрчетү фермасы ачыла. Җитәкчелек итү өчен, зирәк акыллы кеше дип, Миңнегәрәй Сәхипгәрәевне шул фермага мөдир итеп куялар. Ул үз тирәсенә ышаныч-лы, эшләрдәй, уңган кешеләрне җыя башлый. Талибулла абыйны баш ат караучы итеп ала. Менә шулай оешып китә нәселле атлар фермасы. Анда бабай атлары да керә.

Ферма малларына печән әзерләү өчен зур болын бирәләр (аны бүген Талибулла болыны дип йөртәләр. Ул елларны печән чабу зур бәйрәмгә әверелә иде), урман эчендә җәйге лагерь төзелә. Яхшы атлар каравы белән горурланып яшәде абый. Елкылдап, баскан урыннарында биеп торган җирән кашка, Алмачуар атлар бүген дә күз алдында тора әле. Талибулла абый гүя атларның телен аңлый, һәрберсенең холкын белә иде. Ул елларда атларны да армиягә озатканнар бит. Шул чакларда абыебызның күзләреннән яшьләр тама иде дип сөйлиләр авылдашлар. Сугыш елларында да ул өйрәткән атларны фронтка җибәргәннәр.

Апрель ае җиткәнен атлар да сизенә иде, алар нидер көткән кебек тоела башлый. Чабышкылар бит, юртаклар һәм тиздән Сабан туйлары. Абый аларны бәйрәмгә әзерли башлый. "Йомырка эчерәм мин атларыма", - дия торган иде. Бигрәк тә үз иткән дүрт юртагы бар иде аның. Тачанкада ярышты ул алар белән. Район Сабан туйларыннан соң Казанда узачагына әзерләнә башлый һәм 15 көн алдан, юртакларын алып, башкалага китәр иде. Менә шул уңайдан бер мәзәк сөйлим әле үзегезгә.

Сугыштан соң Яңа Писмән районында 1947 елда беренче тапкыр Сабан туе булды. Талибулла абый тачанка белән ат чабышында катнаша. Ул атларның матурлыгына искитәрлек, Сабан туе бизәге, йөзек кашы иде алар.

…Менә юртаклар муеннарын сузып, финиш сызыгына якынлашалар. Алдан икәү килә, берсе - Талибулла абый белән Карабаш аты, икенчесе - Зәй-Каратайныкы. Бергә янәшә диярлек ыргылып чабалар болар. Трибуна тирәсенә җитеп килгәндә, безнең колхоз рәисе Зәки абый Бикмурзин сикереп төште дә картузын болгый-болгый кычкыра башлады: "Талибулла, ку тагын! Талибулла, ку тагын!" Карабашлар егыла-егыла көлә башлады.

Әллә ат аңлады инде үзеннән нәрсә теләгәннәрен, әллә Талибулла ишетте рәис сүзләрен, финишка килгәндә алар беренче иде инде. Ат сбруйлары бирделәр шул чакта бүләккә. Талибулла абыйга - Мактау грамотасы инде. Талибулла абыйның тормыш юлын да язып үтим инде. Ул авылның иң чибәр, затлы нәсел кызы Шәмсеянны яр итте. 1942 елда җәмәгатен 3 бала белән калдырып, фронтка китте. Өч ай дигәндә, орыш вакытында янында гына снаряд шартлап, аягы каты яралана. Казан госпиталендә 3 ай дәвалангач, кыска сроклы ялга җибәрәләр. Култык таяк-ларсыз йөри башлагач, аны Кремльгә, шундагы атларны карарга куйганнар. Ул анда 1945 елның азагына кадәр хезмәт итә.

Талибулла абый гомеренең соңгы көннәренә хәтле аягында дошман снаряды кыйпылчыгын йөртте. "Минем аяклар барометр сыман, көннәр бозылыр алдыннан ук сызлый башлыйлар", - дип көлә иде ул. Сугыштан соң да үзенең нәселле атлары янында булды. Тырыш хезмәте өчен хөкүмәт күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләде аны. Шәмсеян белән, аз да түгел, күп тә түгел, җәмгысе 9 бала тәрбияләп үстерделәр. Алар-ның матур яшәүләренә сокланмаган кеше булмады. Бу үрнәк гаиләдә балалар тырыш булдылар, әйбәт укыдылар, һөнәргә өйрәнеп үстеләр, аннары акрынлап үзләре дә гаиләле булдылар. Барысы да техник белемгә ия.

Сүземне йомгаклап, шуны гына әйтәсе килә: совхозлар таркалгач, атлар да таралды. Ә бит алар тирә-юньгә данлыклы акыллы хайваннар иде. Талибулла абыйның да бу хәлләрдән соң бик күңеле төште, боекты, башка эштән ямь тапмады. Авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын абыемның.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: