Бөгелмә авазы

Герой-шагыйрь –безнең күңеллəрдə

15 февраль - Муса Җəлилнең туган көне. Əлеге уңайдан Татар Димскəе мəктəбендə герой-шагыйрьнең 110 еллык юбилеена багышланган əдəби-музыкаль кичə булды. Укытучыбыз Лена апа Миңлекəева җитəкчелегендə оештырылган бу чара тиешле дəрəҗəдə мавыктыргыч узды. Татар теле һəм əдəбияты укытучысы Сəрия апа Галлəмова шагыйрьнең тормыш юлын аңлатып, презентация күрсəтте. Сəрия апаның Муса Җəлил...

15 февраль - Муса Җəлилнең туган көне. Əлеге уңайдан Татар Димскəе мəктəбендə герой-шагыйрьнең 110 еллык юбилеена багышланган əдəби-музыкаль кичə булды. Укытучыбыз Лена апа Миңлекəева җитəкчелегендə оештырылган бу чара тиешле дəрəҗəдə мавыктыргыч узды. Татар теле һəм əдəбияты укытучысы Сəрия апа Галлəмова шагыйрьнең тормыш юлын аңлатып, презентация күрсəтте. Сəрия апаның Муса Җəлил турында сөйлəвен тыңлау кызык һəм шул ук вакытта тетрəндергеч тə булды. Муса Җəлил турындагы, аның китаплары күргəзмəсе эчтəлекле һəм кызыклы оештырылган иде. Күргəзмəнең авторы - авылыбыз китапханəчесе Зелера апа Камалиева. Укучыларның патриот-шагыйрь Муса Җəлил шигырьлəрен оста итеп яттан укулары кичəгə тагын да ямь өстəде. Авылыбыз мəдəният йорты хезмəткəрлəре дə юбилей кичəсенə буш килмəгəннəр иде. Алар Җəлил сүзлəренə язылган җырларны башкардылар. Бу исə очрашуны тагын да ямьлəндереп, күңелебездəге хислəрне тагын да көчəйтеп җибəрде. Кичə барыбыз өчен дə кызыклы һəм мавыктыргыч булды. Яраткан газетабыз "Бөгелмə авазы"! Тагын да бер сөенечле яңалыгыбыз белəн уртаклашасым килə. 18 февраль көнне Җəлил бистəсендə республика күлəмендə үткəрелгəн конференциядə "Муса Җəлил иҗатында - Ана образы" дип аталган фəнни-гамəли эше белəн катнашып, мəктəбебезнең 6 нчы сыйныф укучысы Алинə Гыйлəҗева (рəсемдə) мактаулы II дəрəҗə Диплом алып кайтты. Афəрин, Алинə! Алга таба да сиңа уңышлар юлдаш булсын.

Флорида НƏБИУЛЛИНА,

Татар Димскəе мəктəбенең 7 нче сыйныф укучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: