Бөгелмә авазы

Герой белән очрашу

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Бөгелмә педагогия көллиятендә Батырлык дәресе үтте, анда Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Ленар Мохтар улы Гәрәев чыгыш ясады.

1987 елда Киров хәрби авиация училищесын тәмамлаганнан соң, "МИ-8" вертолетының борт технигы вазифасында Әфганстанга юллана, 240 тапкыр һавага күтәрелә. Ул хезмәт иткән 55 нче полкның 50 очучысы батырларча һәлак була, кайберләре хәбәрсез югала. Кемдер тоткын ителә, кемдер авыр яралардан вафат була - сугышчан дусларны югалту ачысын оныту мөмкин түгел.
Ленар Гәрәевнең күкрәген Кызыл Йолдыз ордены һәм күпсанлы медальләр, дәүләт бүләкләре бизи.
Р. ХӘСӘНШИНА,
Бөгелмә педагогия көллияте педагог-оештыручысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: