Бөгелмә авазы

ГАЗИЗӘ БУРАНЫ

Февраль башы. Тышта буран. Бөтен җиргә карлар тутыра. Дулый табигать! Кичкырын күптәнге танышларым Гыйлемхан абый белән Мөхтәрәмә апаның хәлләрен белешеп кайтырга ниятләдем. Өйдә якты, җылы, тышта гына тәрәзәләргә сарылып-сарылып буран елый... Кич утырабыз. Мөхтәрәмә апа миңа үз гаиләләрендә 30 нчы еллар уртасында булган бер фаҗигане бәян итте. Мине ул бик...

Февраль башы. Тышта буран. Бөтен җиргә карлар тутыра. Дулый табигать! Кичкырын күптәнге танышларым Гыйлемхан абый белән Мөхтәрәмә апаның хәлләрен белешеп кайтырга ниятләдем. Өйдә якты, җылы, тышта гына тәрәзәләргә сарылып-сарылып буран елый...
Кич утырабыз. Мөхтәрәмә апа миңа үз гаиләләрендә 30 нчы еллар уртасында булган бер фаҗигане бәян итте. Мине ул бик тетрәндерде. Сезгә дә сөйлим әле шуны.
- Берничә көн рәттән инде күңелем әллә нишли, үз-үземә урын таба алмый интегәм. Нилектән икән бу? - дип, үз-үзенә сорау биреп куя Газизә апа. -Кечкенә генә өйдә гөр килеп тормыш бара. Эреле-ваклы балалар чыр-чуы, Харис бабаларының кеткелдәп көлә-көлә, аларга нидер әйтүе, үзем шушы бүлмәдә утырсам да, миңа әллә кайдан, ерактан килеп ишетелә төсле. Бу арада күңелемдә кинәт-кинәт хатирәләр дә гел яңарып тора. Хатирәләр һаман йокы бирми - яман. Баксаң, аларга бит минем бөтен бер гомерем сыйган! Нәрсә булды соң әле миңа? Әллә инде Кызыл Чишмәгә менеп, ахирәтләремне күреп-сөйләшеп кайтыргамы? Теләгемне балалар белән мәш килеп чабата тукып утыручы хәләлем Хариска белдердем. Ул каршы килмәде. "Менгәч-менгәч, кунакка да дәшеп төш инде үзләрен", - диде. Оныклар һаман безгә озаклап аралашырга мөмкинлек бирмичә, бабаларына сарылып: "Бабай, әй бабай, әйдәле синең кашларыңны матурлап кисеп төзәтик", - дип бәйләнәләр.
Һай, наяннар, беләләр шул бабакайларының аларны орышмавын. Ә Харис картның, чыннан да, кашлары куе, күпереп үсеп, күзләренә төшеп торалар шул. Яшьрәк чакта үзенең дә әллә ничә мәртәбә Хариска әйтеп караганы булдыбулуын бу кашлар турында. Тик хәләле уенын-чынын бергә кушып: "Юк, җанаш, тимибез аларга. Кашларның һәр бөртегендә фәрештәләр утыра бит минем. Ул төкләрне киссәк - алар яңадан кайда кунаклар?" - дип әйтеп көлдерә торган иде. Ияләнде инде аларга Газизә. Бу тормышта шактый күп нәрсәгә ияләнергә туры килде шул аңа.
Әнә, каршы як урамда, кыйгач кына, аларның зур, пыяла тәрәзәле йортлары балкып тора. Чү, ялгыш әйттем, безнеке түгел шул инде ул хәзер. Өй артындагы атлар араны да буш... Бияләр кешнәгәне, колыннарның уйнаклап чабуы, көр, ялтыравык яллы елкыларның көчле тояклары белән карлы җирне төеп-төеп алулары, хәләле Харисның эшчеләр белән малтуар арасында мәш килеп йөрүләре... Бар да артта калды. Гадел кеше дә инде карты: "Йортка эшләшергә килгән кешенең аркасындагы тире кипкәнче аңа эш хакын түләргә кирәк", - дия иде ул. Ир балалар булмады шул гаиләдә. Шунлыктан йорттагы, хуҗалыктагы, басудагы эшләрдә булышырга хуҗа кеше эшчеләр яллый иде. Шактый еллар Харис янында Шаһит атлар карашты. Ул аның бик ышанычлы эшчесе булды.
Ике кыз бала үсте гаиләдә. Миңнегаян белән Миңзифа. Миңнегаянны кияүгә бирдек. Кызы Миңҗиһан тугач, ире вафат булды да ул яныбызга кайтты. Бераз вакыт үтүгә, аны хатыны үлеп, ике ир баласы белән тол калган Габдуллага димләделәр. Әтисе белән уйлаштык-уйлаштык та, кияүне ике ир баласы белән йортка кертергә булдык. Ни дисәң дә - өч ир-ат берьюлы килеп керә бит гаиләгә! Яңа ояда тагын бер-бер артлы кызлар аваз салдылар: Мөгаллимә, Мөхтәрәмә, Гөлҗиһан...
Миңзифа... Менә аның өчен йөрәгем һаман әрни. Хариска күрсәтмәскә тырышып, күпме күз яшьләре түктем бу кыз балам өчен! Кичерерме икән ул безне? Без бит аны яшьлек мәхәббәтеннән, сөйгәненнән аерып кияүгә бирдек. Бик авыр тормышта, көнлекче булып эшләп гомер итүче егеткә бирәсебез килмәде шул алма кебек кызыбызны. Ай-ваена карамыйча, бәхетле булсын дип, үзебез кебек хәлле кешеләр гаиләсенә төшердек кызыбызны. Беренче мәлләрдә: "Хәлең ничек, балам?" - диюгә, ул чөеп бәйләгән яулык очлары белән битен каплап, янымнан йөгереп чыгып китәр иде. Кире кергәч тә әле аның матур күзләрен каймалаган куе керфекләре авыр яшь тамчыларын тотып тора алмыйча, алар аның сула төшкән бит алмалары буйлап сүзсез генә тәгәриләр иде. Шунда мин, аның белән кушылып еламас өчен, башымны читкә борып: "Раббым, сабырлык бир балама, кичерсен безне, гаилә бәхетен татып яшәсен", - дип, күп мәртәбәләр кабатлый идем. Кыз балакаем күңелендә нинди уйлар янды да, нинди уйлар бөтерелде икән? Беркөнне мин аның шыпырт кына җырлаганын ишеттем:
...Төн җитүгә, үзем генә калгач,
Салкын мендәремә тигәч башкаем,
Яратудан түккән сагыну яшем
Җан эреткеч тансык, татлы да соң!
Татлы да соң яратуым яше,
Тиң булмаган ярым хатирәсе,
Тилереп яратуны, илереп-эреп
Елауны кем татыган - минем чаклы?!
...Вакыт үтә торды. Кызым да бераз тынычлана төште сыман. Буйсынды бугай язмышына. Бу ояда да уллар, кызлар дөньяга аваз сала башладылар.
Берничә елдан дөньяның асты өскә әйләнде. Кулак дигән кара тамга тагып, бар мөлкәтебез тартып алынды. Йортыбыздан да куып чыгардылар. Тарткалашмады Харис мал-мөлкәт өчен: "Баш исән булсын, җанаш. Илдә калырга тырышырга кирәк", - диде ул. Алданрак сөрелгәннәрдән дә уңай тәҗрибә туплап өлгергән булган бугай инде ул. Ни генә булмасын - безне Себергә сөрмичә, авылда калдырдылар. "Комгансыз" урамдагы бик авырлык белән тормыш алып баручы бер гаиләне безнең йортка төшереп утырттылар, ә безгә ныграк төртсәң җимерелергә торган, карындык тәрәзәле алар йортын бирделәр. Озак юанмадык без ул хәрабә йортта. Төп урамнан, үз йортыбыз тирәсеннәнрәк бер кечкенә генә йорт юнәтә алды хәләлем (хуҗалары Кызыл Чишмәгә күченгәннәр иде). Менә шушы йортта 11 җан гомер кичерәбез. Атларның барысын да тартып алдылар. Балаларны ачтан үтермәскә диептер инде, бер сыерыбызны калдырдылар. Шуның белән юанабыз. Таланган вакытта ничек итсәм иттем - ыспай кара киез итегемне, Харис Ырынбур ярминкәсеннән алып кайткан мамык шәлемне, сарык йоны түшәп сырылган җиңел, җылы сырмамны яшереп калдыра алдым. Менә бүген шуларны курыкмыйча киеп, Кызыл Чишмәдәге ахирәтләремне кунакка дәшеп кайтыйм әле. Бәлки, күңелем ярсулары да бераз басылыр...
Шулай уйлана-уйлана, горур башын югары тотып, татар хатын-кызларына гына хас матурлыгын, сөйкемлелеген әле дә югалтмаган Газизә авыл башына якынлашты.
- Карасана, мин сәфәргә кузгалгач кына җәяүле буран чыгып тора түгелме соң? Кызулатырга кирәк адымнарны. Менә инде Махиян коесына да җиттем. Буран һаман көчәйгәннән-көчәя бара. Инде юл читенә кадалган таяклар да көч-хәл белән генә шәйләнә. Ярый әле җил арттан, Якый тавы имәннәренең дә ышыгы бар. Кара инде, хәерсезне, буран һаман көчәя бара. Инде бар дөнья ак боламыкка әверелде. Куркыныч бит, Ходаем... Ни хәлләр итәргә соң?! Ярдәмеңнән ташлама мине, Раббым! Хозыр Ильясны чыгар юлларыма... - Ә буран һаман саен ныграк дулый, әллә нинди куркыныч тавышлар чыгарып улый...
Башта кызу-кызу гына атларга тырышсам да, бара торгач нык арытты, аркам тирләп чыкты, маңгай юешләнде, аяклар авырайды. Шулай бер кызулап, бер гел әкренәеп буран белән көрәшә-көрәшә бара торгач, байтак юл үтелде бугай. Мин урманны узып, яланга чыкканымны аңладым. Әйе-әйе, күп калырга тиеш түгел хәзер Кызыл Чишмәгә җитәргә! Яланда буран гел бәйдән ычкынган. Кар буранының болай ук котыруын шушы яшемә җитеп күргәнем юк бугай. Ай-һай, юктыр. Югыйсә, хәтерләр
идем.
Тиздән барып җитәргә тиешмен дигән өмет хәлсезләнеп беткән аякларыма көч биргәндәй булды. Итек кунычыннан әрсез кар бураны күптән инде ак тула оеклы аякларыма да тулган иде, ләкин әлегә мин аларның өшүен тоймадым. Ята-тәгәри буран белән көрәшеп, янә байтак кына юл үттем шикелле. Күлмәк итәкләре юешләнеп, катып, аяк атларга шактый комачаулый башладылар. Миңа күптән куркыныч иде инде. Колакларым зыңлый, баш чатнап авырта башлады, ләкин күзләремне ничек кенә текәп карасам да, йорт-җир әсәре һаман күренмәде. Кинәт каты искән җил мине, бөтереп алып, ниндидер ныгытмага китереп орды. И-ий, бәхеткәйләрем бар икән! Бу бит читән, димәк, мин йортларның бакча артларына килеп җиткәнмен. Ике куллап кардан тырпаеп торган читән казыгына ябыштым. Бераз хәл алгандай иткәч, боз булып каткан бияләемне салып, битемне сыпырырга уйладым. Шулчак җил бияләемне эләктереп тә алып китте. Мин аны куып тотмакчы булып, казыкка ябышкан икенче кулымны ычкындырдым һәм яңадан инде аны таба алмадым...
Менә бервакыт үз күзләремә үзем ышанмый туктап калдым: алда өйләр пәйда булды. Морҗаларыннан төтен чыгып тора! Ләкин атлаган саен аягым тирән карга бата. Үзем барам да барам, ә юлым һич кыскармый. Юл читендәге ике тәрәзәле кечерәк кенә өй миңа якынаерга уйлап та карамый. Мин инде өшегән кулларым белән битемне каплап, башымны иеп, еш-еш сулап, беркая да карамыйча атларга азапланам. Тагын аз гына, тагын аз гына. Чүт-чүт кенә...
Менә кинәт, үзем дә сизми калдым, ниндидер чокыргамы, канаугамы тәгәрәп төштем. Шунда ук бөтен тәнемә таралган рәхәтлектән изрәп-эреп киттем. Карасана, монда бураннан да ышыкланып була түгелме соң? Юк, юк. Алай уйларга ярамый. Хәрәкәтләнергә кирәк, алайса гел дә тора алмам... Хәз-зер, хәз-зер, әз генә, печтек кенә ятам да... И-ий, рәхәт... Теге шыксыз, карлы-буранлы, салкын җил дә тынга капланмый... Рәхә-ә-әт...
Бураннан соң чалт аяз, салкын таң атты. Харис бабайның күңеле урынында түгел иде. Ул колхозга биргән иң көчле атын җигеп, киявен утыртып, Кызыл Чишмәгә юл тотты. Көч-хәл белән менеп җитәләр алар авылга. Урам-тыкрыкларны, авылның түбән очындагы йортларны тоташтан кар басып киткән. Өйдәгесе өйдән чыга алмыйча, чыкканы керә алмыйча калган дигәндәй, интеккәннәр. Югары очтагыларның эше ничектер җайлырак, авырлык белән булса да, ишек-капкалары ачыла, маллары тук. Буран басылуга, көрәк тотып, олысы-кечесе түбән очка ябырылган. Кар астыннан бары тик түбәләре генә күренеп торган өйләргә юл ярып, капка һәм ишек тирәләрен әрчеп мәш килеп яткан халыктан Газизә турында сорашалар. Ләкин юк, аны монда күрүче булмаган.
Булмаган, димәк, ул буранда адашкан...
Кодашка төшеп, югалган хатынны эзләшергә ярдәм сорыйлар. Ике авылдан да халык дәррәү кузгала. Зур сыйныфларда укучы мәктәп балалары да кушыла эзләүчеләргә. Кызыл Чишмәнең ындыр артындагы читәннәр ышыгында Газизәнең бияләйләре табыла. Аның шунда таптанып торган эзләрен дә буран бөтенләй үк каплап бетерә алмаган була әле. Шуннан соң басу буйлап сибелеп, Кодашка табан борылалар. Бурсык тавы итәгендә бер укучы бала карда ниндидер кечкенә генә чүпрәкнең җилфердәвенә игътибар итә. Барсалар - бу Газизәнең шәл очы була. Әйтерсең лә: "Мин монда, тапмый китмәгез, зинһар!" - дип хәбәр салып торган. Чокып алалар бичаракайны. Ат чанасына салып алып кайталар аны авылга. Өшегән тәнен җылытырга теләгәндәй, ул аякларын бөкләп, кулларын култык астына тыгып, бөгәрләнеп яткан була...
"Әҗәленә кадәр 40 көн алдан адәм баласы үзгә бер халәттә булыр, җанына тынгылык тапмас, әллә нишләр, я булмаса, тере мәет булып йөрер икән", - дигәнне ишеткәнем бар.
Бактың исә, Газизәне әҗәле ахирәтләрен бәйрәмгә дәшәргә түгел, ә үзе белән хушлашырга, аны соңгы юлга озатышырга чакырып, шушы афәтле соңгы сәфәренә этәргән икән. Кайда сагалаган бит әҗәле Газизәне?! Гомеркәйләрен үз нигезендә, якыннары эргәсендә өзмичә, күңелен алгысытып, кышкы салкында сәфәргә чыгарып, күз ачкысыз буранда адаштырып, өшетеп-туңдырып, үкенечле итеп алган Газраил хатынкайның җанын. Кемгә ничек язган инде, беребез дә белмибез шул...
Адәм баласы үзенең киләчәгеннән бихәбәр...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: