Бөгелмә авазы

Габдулла Тукайның тууына – 130 ел: Шагыйрьнең мәхәббәте һәм илһамчысы

Шушы елның 26 апрелендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел була. Тукай турында күпме генә язсалар да, барыбер әле аның хакында язасы әйберләр күп дип уйлыйм мин. Бу урында Тукайның мәхәббәте һәм илһамчысы булган Зәйтүнә Мәүледова турында бераз мәгълүмат бирүне кирәк дип табам. Шагыйрьнең кыска гына яшәү тормышында...

Шушы елның 26 апрелендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел була. Тукай турында күпме генә язсалар да, барыбер әле аның хакында язасы әйберләр күп дип уйлыйм мин. Бу урында Тукайның мәхәббәте һәм илһамчысы булган Зәйтүнә Мәүледова турында бераз мәгълүмат бирүне кирәк дип табам. Шагыйрьнең кыска гына яшәү тормышында һәм иҗатында нинди роль уйнаган соң бу гүзәлкәй?

1908 елның май урталары. Зәйтүнә Мәүледова әниләре белән Казанга күченеп килә. Заманы өчен шактый культуралы гаиләдә тәрбиялә6неп үскән кыз Тукай шигырьләрен яратып укыган. "Әйдәгез, кызлар, күптән инде күрсәтегез дип йөдәткән Тукай белән таныштырам үзегезне", - дип, Фатыйх Әмирханның энесе Ибраһим Зәйтүнәне иптәш кызлары белән "Әл-Ислах" редакциясенә алып килә. "Тукай күрешкәндә безгә бер генә караш ташлады, аннары кулларыбызга текәлеп кенә: "Исән-сау йөрисезме?" - дип куйды. Мин аннан күзләремне ала алмадым", - дип язып куя көндәлегенә Зәйтүнә әлеге очрашудан соң. Соңрак алар әдәби мәҗлесләрдә очрашалар. Әмма Казандагы тормыш авырлыгыннан Зәйтүнәнең әти-әнисе кабат Чистайга кайтып китәргә мәҗбүр булалар. Зәйтүнә иптәш кызы белән Габдулла Тукай янына саубуллашырга килә. "Тукай чыкты, - дип яза ул көндәлегенә. - Бергәләп урамга чыктык. Чистайга бөтенләйгә китәчәгебезне әйттем үзенә. "Бик жәл", - диде ул башын иеп". Кызлар шагыйрьгә хат язып торырга сүз бирәләр. "Мин сезне озатырга пристаньгә төшәрмен, шунда адресны бирермен", - ди Габдулла. Ләкин ул төшми.

Бераздан аның "Кызык гыйшык" дигән шигыре басылып чыга.

...Мин сөям, хәтта ки гакълымнан шашам,

Сөйгәнемнән шүрәле төсле качам,

"Белми китте, күп шөкер", - дип шатланам...

Бер хәбәр бар; ул хәзер киткән бугай,

Шәһренә күптән барып җиткән бугай...

Ә Зәйтүнә ул чакта Габдулла Тукайның үзенә яшерен мәхәббәт тотуын белми дә әле.

1910 елның җәендә күренекле артист Габдулла Кариев труппасы Чистайга килә. Кариев Зәйтүнә туташны эзләп таба, аңа Тукайның контрамаркалар бирергә кушуын әйтә, кызны "Яшь хатын" драмасында катнашырга күндерә. "Тукайның сезнең хакта язган әсәрләрен күргәнегез бармы?" - дип сорый Кариев һәм Тукай җыентыгын ача да, "...гә ("Мәслихәт"), ...гә ("Очраган юлда") һ.б. "Шүрәле" имзасы белән басылган шигырьләрен күрсәтә. Истәлек авторлары һәм әдәбият белгечләре бу шигырьләрнең Зәйтүнә Мәүледовага багышланган булуын әйтәләр.

Шушы очрашуында Габдулла Кариев "Һәдияне һәдия" дип язып, Тукайның үзенә биргән фоторәсемен бүләк итә.

Зәйтүнә Буби мәдрәсәсендә зирәклеге һәм тырышлыгы аркасында өч еллык программаны бер елда үзләштереп, шаһәдәтнамә алып, янә Чистайга кайта. Апрельдә Казаннан "Тукай вафат" дигән коточкыч хәбәр килеп ирешә.

"1913 елның Тукайның вафатын ишеткәч, бик еладым, бик борчылдым. Әни мине Гөлсем апага ияртеп, профессорларга күренергә Казанга җибәрде. Килгәч тә иң элек зиратка чаптым. Аның кабере янында Коръән укып, бик озак елап утырдым", - дип язып куйган Зәйтүнә көндәлегенә.

Берничә елдан Зәйтүнәгә ишан шәех Зәйнулла хәзрәтнең улы Кадыйр гашыйк була. Ишан яшьләрне туй сәяхәтенә хаҗга Гарәбстанга җибәрә. Алар кайтыр вакыт җиткәндә генә беренче бөтендөнья сугышы башлана. Төркия аша кайтырга кирәк булганлыктан, Рәсүлевлар бүленеп кала, әсир булып исәпләнәләр. Солых төзелүен көткәндә дә Зәйтүнә вакытын бушка сарыф итми - атаклы Айя-Суфия мәчете янында укый башлый һәм көндәлек алып бара. "1915 елда улым туды. Кендек әбисе Рәсиха абыстай", - дип яза ул. Ә ишан хәзрәт оныгының туу датасын "1916 ел" дип теркәгән.

Татар әдәбиятында билгеле эз калдырачак күренекле язучы, галим, киләчәктә "Язгы авазлар", "Ике буйдак" һәм "Сынау" романнары өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булачак әдип Атилла Расих була ул. Аның тууына да 100 ел тулган икән бит инде.

Әлфинә КӘРИМОВА,

педагогик хезмәт ветераны.

Бөгелмә шәһәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: