Бөгелмә авазы

Бал – дару ул

"Бал төрле була" дигән мәкаләне укыгач, мин дә кулыма каләм алырга булдым әле. Әллә соң, мин әйтәм, Башкортстаннан бал кудыру өчен Татарстанга торба суздылар микән? Хәзер кемнәр генә сатмый ул балны. Безнең Кодаш авылына да китерәләр. Чегәннәр дә сатып йөри, югыйсә, бер дә ишеткәнем юк чегән халкының умарта тотканын. Әле...

"Бал төрле була" дигән мәкаләне укыгач, мин дә кулыма каләм алырга булдым әле. Әллә соң, мин әйтәм, Башкортстаннан бал кудыру өчен Татарстанга торба суздылар микән?

Хәзер кемнәр генә сатмый ул балны. Безнең Кодаш авылына да китерәләр. Чегәннәр дә сатып йөри, югыйсә, бер дә ишеткәнем юк чегән халкының умарта тотканын. Әле менә балны Кытайдан китереп тутырганнар дип тә ишеттем. Кытай булдыра ул, башкортныкын да ясар, татарныкын да. Һәрхәлдә, аның җүнле нәрсәсе юк. Хәтерлисез микән, 2010 елны Белоруссиядән безгә бәрәңге китереп тутырдылар. Шуннан соң бәрәңге сорты бозылды.

Октябрьскийда минем ерак туганнар бар. "Бө­гелмәгә йомыш белән килгән идек, балың бармы?" - дип сорыйлар. Үзе белән башкорт кешесен дә иярткән. "Соң, - мин әйтәм, - балның күлен йөзеп чыккансыз бит, нигә безгә килдегез?" Туганымның үзебезнең балны ашыйсы килгән икән. Башкорт та аңа кушылды: "Минем дә Татарстан балын ашыйсы килде". Рәхәтләнеп көлештек. Акча артыннан куу башкорт балын да, татарныкын да бердәй пычрата икән, ләбаса.

Күпчелек халык балны бит дару өчен ала, хәтта күзгә салалар аны. Менә бер белмәгән килеш Кытай балын салып кара әле син күзеңә. Нәрсә буласын бер Аллаһ кына белә.

Йомгаклап, шуны әйтәсем килә: балны бер бел­мәгән, таныш булмаган кешеләрдән алырга тырышмагыз. Умартачылардан алыгыз. Һәртөрле сертификатларына да ышанмагыз, паспорт хәтле паспорт ясаганны инде, башкасын әйтәсе дә юк.

Сүз соңында шуны да искәртәсем килә: быел бал былтыргыдан ике мәртәбә кимрәк булды.

Әхмәтҗан ХӘЙДӘРОВ.
Кодаш авылы.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: