Бөгелмә авазы

“Фаҗигагә юл куелмасын иде”

"Бөгелмә авазы"ның 22 август санында шушы баш астында басылып чыккан мәкаләдә (авторы - Ш.Әхмәтгәрәева) сүз шәһәребез урамнарындагы карт тупылларны кисү, гомумән, урам һәм паркларда чисталык булдыру турында барды. Язма янындагы фотода күрсәтелгән карт тупылның (ул 14 Шәһит белән Совет урамнары чатындагы шәхси йортка терәлеп үсеп утыра) тирә-юньдәгеләргә куркыныч тудыруы турында...

"Бөгелмә авазы"ның 22 август санында шушы баш астында басылып чыккан мәкаләдә (авторы - Ш.Әхмәтгәрәева) сүз шәһәребез урамнарындагы карт тупылларны кисү, гомумән, урам һәм паркларда чисталык булдыру турында барды. Язма янындагы фотода күрсәтелгән карт тупылның (ул 14 Шәһит белән Совет урамнары чатындагы шәхси йортка терәлеп үсеп утыра) тирә-юньдәгеләргә куркыныч тудыруы турында да әйтелде.

Реклама

Бөгелмә муниципаль районының "Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты" директоры Виктор Пивсаев бу сорауга менә ничек җавап бирә:
"Горзеленстрой" белгечләре тарафыннан ел саен шәһәр урамнарындагы агачларны тикшерү уздырыла. Авыру, яисә экология ягыннан куркыныч тудыруы ачыкланган очракта, график нигезендә, андый агачлар кисеп алына. Агымдагы елда 14 Шәһит белән Совет урамнарындагы агачларның ябалдашын тәртипкә китерү, авыруларын кисү оештырылды. Алга таба да бу эш дәвам иттереләчәк".

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: