Бөгелмә авазы

Чәчәргәме, чәчмәскәме?

Подстанция районында яшәүче Миңнәхмәт ага ВӘЛИӘХМӘТОВ, телефоннан шылтыратып, шундый сорау бирде: "Таныш-белешләрем арасында казып алынган бәрәңге кишәрлегенә, җирне йомшарта дип, көзгелеккә арыш, бодай, гәрчич чәчеп куючылар бар. Бу чыннан да файдалы гамәл микән?" Бу сорауны без Зеленая Роща авылында яшәүче танылган бакчачы-яшелчәче, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Франс Хәсән улы ХӘЛИЛОВка...

Подстанция районында яшәүче Миңнәхмәт ага ВӘЛИӘХМӘТОВ, телефоннан шылтыратып, шундый сорау бирде: "Таныш-белешләрем арасында казып алынган бәрәңге кишәрлегенә, җирне йомшарта дип, көзгелеккә арыш, бодай, гәрчич чәчеп куючылар бар. Бу чыннан да файдалы гамәл микән?"

Бу сорауны без Зеленая Роща авылында яшәүче танылган бакчачы-яшелчәче, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Франс Хәсән улы ХӘЛИЛОВка юлладык. Телефон аша ул безгә шундый җавап ирештерде: "Бәрәңге үскән җиргә көзгелеккә кайбер культураларны чәчүнең файдасы бар. Гәрчич, карабодай, вика, борчак, солы, мәсәлән. Алар әле озын көздә тишелеп үсеп, яшеллеге белән ашлама булып хезмәт итә ала; туфракның нинди булуына карап, аны төрле матдәләргә баета. Мәсәлән, борчак, вика кебек кузак­лылар азотка кытлык кичергән җирләр өчен кулай булыр. Гәрчич, өстәвенә, фитонцидлы үсемлек буларак, туфракны дезинфекцияләү чарасы да булып тора.

Ә инде арыш чәчәргә мин киңәш итмәс идем, чөнки ул көзге культура, алдагы елда аның тамырларыннан арыну бик кыен булыр. Бодай чәчәргә була, әмма солы нәтиҗәлерәк - аның яшел массасы күбрәк".

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: