Бөгелмә авазы

Булмас димә! Ташка әверелгән Зоя!

Әлхәмдүлилләһ, бу феномен турында бәлки өлкән буын кешеләре әле дә хәтерлидер. Бик еракта калган 1956 елның салкын кышы. Христиан халкы Раштуа бәйрәмен көтә. Зоя исемле кыз үзенең дусларын чакырып, туган көнен үткәрергә җыена. Кызның йөргән егете Николай ни сәбәпледер туган көнгә килә алмый. Яшьләр күңел ача: җырлыйлар, бииләр. Барысы да...

 

Әлхәмдүлилләһ, бу феномен турында бәлки өлкән буын кешеләре әле дә хәтерлидер.

Бик еракта калган 1956 елның салкын кышы. Христиан халкы Раштуа бәйрәмен көтә. Зоя исемле кыз үзенең дусларын чакырып, туган көнен үткәрергә җыена. Кызның йөргән егете Николай ни сәбәпледер туган көнгә килә алмый. Яшьләр күңел ача: җырлыйлар, бииләр. Барысы да парлы-парлы, тик Зояга, егете килмәгәч, кызык түгел. Ул шунда почмактагы иконаны - Николай Чудотворец рәсемен ала да, шуны кочаклап, бүлмә буйлап әйләнергә тотына.

Күңел ачу кызганнан-кыза бара. Шулчак, ни гаҗәп, тышта күк күкри, яшен уты ялтырый, каты җил чыгып, ишек-тәрәзәләр ачылып китә (ә урамда чатнама суык). Бүлмәдә исә чып-чын өермә куба. Кунаклар куркышып өйләренә йөгерәләр. Зоя иконаны кочаклаган килеш ялгызы бүлмә уртасында тораташтай катып кала. Күзләре ачык булса да, керфекләре дә селкенми.

Бераздан ашыгыч ярдәм машинасы килеп җитә. Кызның йөрәге тибүдән генә аның исән икәнлеге беленә, аны урыныннан да кузгата, урынга яткыра алмыйлар. Зоя көндезләрен тыныч кына басып торса, төнлә яман тавышлар чыгарып, кычкыра башлый.

Бу сәер хәл турындагы хәбәр Самара өлкәсенә, аннары телдән-телгә күчеп, бөтен илгә тарала. Авыллардан, районнардан халык ташкыны Самара ягына агыла. Беркемне дә Чкалов урамына үткәрмиләр, җыелган кешеләрне куып тарату эше атлы милициягә йөкләнә.

Озак та үтми, Куйбышевка Серафим исемле рухани килә. Зояны изге су белән бөркеп, дога кыла да: "Бөек Пасха килеп җитсен, Пасханы көтегез", - ди. Бу сүзләре өчен монахка партия җитәкчеләреннән нык кына эләгә. Аннан сорау алалар, халык алдына чыгып, монда бернинди дә могҗиза юк дип әйтүен таләп итәләр. Ул икейөзле була алмый - баш тарта.

Көннәр, айлар үтә. Халык Пасханы көтә. Ниһаять, иртәгә Пасха дигән көнне ак киемнәрдән бер карт килә дә милиционерлардан Зоя янына үтәргә рөхсәт сорый. Башта үткәрергә теләмәгән хокук сакчысы ахырдан картны өйгә кертә. Ул өйгә үтү белән Зоя янына килеп: "Ну нәрсә? - ди йомшак тавыш белән. - Озак басып торгач, арыгансыңдыр инде?" Картның бу сүзләрен сакта торучылар әлбәттә, ишетәләр. Күпме көтсәләр дә, карт ишектә һаман күренми. Кереп карасалар, Зоя янында беркем дә юк. Ә бит өйдә бернинди запас ишек тә, ачык тәрәзә дә юк. Шулчак кыз телгә килеп: "Ул менә бу почмакка кереп югалды", - ди.

Менә шулай итеп, 128 көн көн басып торганнан соң, Зоя элекке хәленә кайта. Тәннәре йомшара башлый, бите алсулана, матураеп китә кыз. "Ничә айлар буе ашамыйча, эчмичә ничек түздең?" - дигән сорауга ул: "Мине күгәрченнәр ашатты", - дип җавап биргән.

Барыбызга да билгеле булганча, Аллаһы Тәгаләнең кодрәте чиксез зур. Зояны нинди күгәрченнәр тукландырып торуы бер Хак Тәгаләгә генә билгеле, әлбәттә. Бу сәер хәлдән соң әлеге җирлектә иманга кайтучылар күбәйгән дигән хәбәрләр ишетелә.

Сүз соңында. Кызганыч, Зояның алдагы язмышы безгә билгеле түгел. Язылганнарга өстәп, шуны гына әйтәсе килә: 1956 ел Советлар илендә атеизмның иң таралган чоры, "психушка"ларның иң актив эшләгән вакыты иде…

Әбүзәр ШАКИРОВ.

Бөгелмә шәһәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: