Бөгелмә авазы

Татарның бөек кызы

Агымдагы елның 18 августында татар миллә­те­нең легендар кызы - һава лачыны Мәгубә Сыртланованың тууына 100 ел тулды.

Әлфинә КӘРИМОВА.
Бөгелмә шәһәре.

Мәгубә Хөсәен кызы Сыртланова 1912 елда Башкортстанның Бәләбәй каласында туып үсә. Бу кыз яшьтән үк авиациягә тартыла. Шушы омтылышы аны авиация белән бәйле оешмаларга алып килә дә инде.

1932 ел­да комсомол юлламасы бе­лән Балашов шәһәрендәге очучылар мәк­тәбенә укырга керә, аэроклубка йөри, Тбилисидагы планер мәктәбен тәмамлый.

…1942 елның көзеннән Бөек Ватан сугышының ахырына кадәр кыю татар кызы фронтта була. Бары хатын-кызлардан гына торган 46 нчы төнге гвардия авиация полкының эскадрилья командиры урынбасары Мәгубә Сыртланова һавага беренче булып һәрвакыт үзе күтәрелә. Әлеге кыю кызлар оча торган "ПО-2" самолетлары немец фашистлары өчен, чын мәгънәсендә, хәтәр көч булганнар. Мәгубә эскадрильясе Төньяк Кавказ, Тамань ярымутравы, Белоруссия, Кырым, Польша һәм Көнчыгыш Пруссия территорияләрендә барган канкойгыч сугышларда катнаша.

М.Сыртланова шул узган сугыш елларында барлыгы 780 (!) сугышчан очыш ясый, дошман өстенә 140 тонна бомба ташлый.

Ул Бөек Җиңү көне - 9 Майны Берлин янындагы Брун шәһәрендә каршылый. 1947 елга кадәр Мәгубә Сыртланова СССР Гражданнар һава флотында хезмәт итә. Шуннан соң Казанга күченеп кайта.

1946 елның 15 маенда гвардия өлкән лейтенанты Мәгубә Сыртлановага сугышта күрсәткән батырлыгы өчен СССР Югары Советы Указы белән Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Ленин ордены һәм Алтын Йолдыз белән бүләкләнә. Болардан тыш ул - ике Сугышчан Кызыл Байрак (1943 һәм 1945 елларда), II дәрәҗә Ватан сугышы (1944 елда), Кызыл Йолдыз (1944 елда) орденнары һәм күпсанлы медальләр кавалеры да.

Мәгубә Хөсәен кызы 1971 елның 1 октябрендә вафат булды. Ул зур хөрмәт белән Казандагы татар зиратында җирләнгән. Башкалабыздагы бер урам һәм 52 нче гимназия Мәгубә Сыртланова исемен йөртә. Мәктәп ишегалдында батыр татар кызына һәйкәл куелган.

Шулай ук Бәләбәйдәге бер мәктәптә аның музее ачылган.

Каһарманнар үлемсез, алар һәрвакыт истә.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: