Бөгелмә авазы

Бик бәхетле идек тә...

Туган авылым, туган якларым, Тауларыңнан чыга кара алтын, Болыннарыңны бизи факеллар. Татарстан хәзинәсе диеп Аталырга синең хакың бар. Биек тау башыннан карасаң, түбәндә авыл җәелеп ята. Бу минем туган авылым - Татар Димскәе. Нинди матур табигатьле ул! Һәр урам яшел посадка кебек сузылып киткән. Төп урамга, биегәйтелеп, асфальт җәелгән. Тирә-якка...

Туган авылым, туган якларым,

Тауларыңнан чыга кара алтын,

Болыннарыңны бизи факеллар.

Татарстан хәзинәсе диеп

Аталырга синең хакың бар.

Биек тау башыннан карасаң, түбәндә авыл җәелеп ята. Бу минем туган авылым - Татар Димскәе. Нинди матур табигатьле ул! Һәр урам яшел посадка кебек сузылып киткән. Төп урамга, биегәйтелеп, асфальт җәелгән. Тирә-якка тармакланган урамнар яшел чирәм белән капланган. Авылны кыл икегә ярып, Каран елгасы ага. Ул - кечкенә инеш. Ләкин авыл халкының кош-кортлары көне буена шунда коена. Алар гына түгел, ыбыр-чыбыр бала-чага да шунда чыпырдашып ята. Авыл кырыеннан Димскәй елгасы ага. Елга тирәсен бөдрә тал куаклары каплап алган. Бик зур булмаса да, суы мул һәм чиста. Авыл халкының ял итү урыны ул. Елга аръягыннан болын башлана. Без нәкъ шул болында уйнап үсәбез. Беренче какысын, балтырганын шушында татып карыйбыз.

Болынны кичкәч, биек тау каршына килеп басасың. Ничек биек димисең аны: түбәсенә карасаң, эшләпәң төшеп китәр.

Тау башыннан катнаш урманнар күренә. Андагы агачлар төрен санап бетерерлек түгел. Җиләге, гөмбәсе, чикләвеге ишелеп тора. Җир җиләге, кура җиләк, балан, шомырт, бөрлегән кебек җиләкләрен әйтеп торасы да юк. Шундый байлыгы булган авыл халкы ничек бәхетле булмасын!

Әйе, сүз дә юк, бик бәхетле иде авылым халкы сулар һавабызны әйләнә-тирәбездә эшләп торган нефть суыргычлары чыгарып торган газ агуламаса. Иртәләрен, бигрәк тә язгы иртәләрдә, өйдән чыккач, салкынча һаваны күкрәк тутырып сулар өчен тирән итеп сулыш алмакчы буласың һәм кисәк кенә шул хәлдә туктап каласың. Чөнки һавадагы газ шулай буып ала. Әгәр газлы һаваны үпкәләргә җибәрергә өлгерәсең икән, эш харап: күз аллары караңгыланып, күңелләр болгана башлый хәтта. Шуңа мәктәптән кайткач та, урамга чыгарга атлыгып тормыйбыз.

Мине шул мәсьәлә борчый: әгәр мондый хәл һаман да шулай дәвам итсә, авылыбыз, авылдашларым белән нәрсә булыр? Күз алдына китерүе дә куркыныч. Бу бит гаҗәеп зур экологик проблема! Моны чишәргә кирәк һәм тиз арада! Бер ел вакыт аралыгында онкология дигән зәхмәт менә дигән авылдашларымны вакытсыз безнең арадан "теге" дөньяга алып китте. Бүгенгесе көндә бу чирдән җәфа чигүчеләр дә юк түгел. Ә бит дөньяга без - адәм балалары - сәламәт, бәхетле тормышта яшәр өчен яратылган! Әйе, әйе, нәкъ шулай! Бәхетле яшәр өчен! Шуңа күрә әйләнә-тирәбез, сулар һавабыз, эчәр суларыбызның чиста булуы - иң мөһим шартларның берсе. Югары урыннарда утыручы, нефть чыгару, эшкәртү өлкәсендә эшләүче абыйларга, апаларга мөрәҗәгать итәсем килә:

  • Зинһар өчен, ярдәм итегез! Безнең яшисе килә!!!

Флорида НӘБИУЛЛИНА, Татар Димскәе мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: