Бөгелмә авазы

Бөгелмәгә шагыйрә килде

Мəктəбебездə танылган шəхеслəр белəн кызыклы очрашулар даими булып тора. Менə əле күптəн түгел генə тагын шундый чара узды бездə. Əлеге очрашуга зур дулкынлану белəн əзерлəндек, чөнки кичəгə Казаннан кунак булып танылган балалар шагыйре, "Шəһри Казан" газетасы журналисты Йолдыз Əдип кызы Шəрəпова килəсен белдек. Очрашу бəйрəм рухында узды: анда укучыларыбыз төрле...

Мəктəбебездə танылган шəхеслəр белəн кызыклы очрашулар даими булып тора. Менə əле күптəн түгел генə тагын шундый чара узды бездə.

Əлеге очрашуга зур дулкынлану белəн əзерлəндек, чөнки кичəгə Казаннан кунак булып танылган балалар шагыйре, "Шəһри Казан" газетасы журналисты Йолдыз Əдип кызы Шəрəпова килəсен белдек. Очрашу бəйрəм рухында узды: анда укучыларыбыз төрле теллəрдə шигырьлəр сөйлəделəр, җырлар җырладылар, биюлəр башкардылар. Татар, рус, азəрбайҗан, мордва, чуваш, төрек, грузин теллəрендəге чыгышлар һəркемнең күңеленə хуш килде. Бер-беребезне аңлау, тыңлый белү кебек сыйфатлар, балаларыбызның чыгышларны җылы кабул итə белүлəре безне бигрəк тə куандырды. Төрле миллəт балаларының үз ана теллəрендə матур, аһəңле итеп, "Əни", "Əти" дип əйтүлəре, туган телнең, туган җирнең газиз һəм бик тə кадерле икəнен аңлаулары, үзлəренең гореф-гадəтлəрен саклаулары шатландырды. Туган телен - ата-бабалары телен тирəн белгəн кеше генə башка теллəрне хөрмəт итəргə сəлəтле була. Укучыларыбыз бəйрəмдə нəкъ шуны күрсəтə алдылар. Əлеге бəйрəмгə 5 "А" сыйныфы укучылары яңалык та алып килде. Алар "Калач", "Теремкəй", "Шалкан" əкиятлəрен сəхнəлəштереп күрсəттелəр. Укытучы-остазлары Эльвира Ситдыйкова, Румия Хафизова җитəкчелегедə оештырылган əлеге курчак театры кунагыбыз Йолдыз апага һəм укучыларга бик ошады. Рус телле балаларның саф татарча чыгыш ясауларына Йолдыз апа Шəрəпова югары бəя бирде. Укучыларыбыз бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена аның балалар өчен язган əсəрлəрен сəхнəлəштерəчəклəре турында да əйттелəр. Бəйрəмдə шагыйрəбез рус һəм татар теллəрендə язылган шигырьлəрен укыды. Берничə яңа китабын мəктəп китапханəсенə дə бүлəк итте. Бəйрəмебезне яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның "Туган тел" җырын бергəлəп җырлап тəмамладык.

Эльвира СИТДЫЙКОВА,

6 нчы мəктəпнең татар теле

һəм əдəбияты укытучысы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: