Бөгелмә авазы

Бөгелмә Россия Җинаятьчеләрне эзләү хезмәтенең 100 еллыгын каршылый

Зур җинаятьләрне ачуда, аеруча куркыныч җинаятьчеләрне эзләүдә күрсәткән зирәклеге, катлаулы оператив эшләрне башкарып чыкканы өчен Н. Басос Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелегеннән Рәхмәт хатына лаек була.

Бу язма узган гасырның 20 – 40нчы елларында  эшләгән җинаятьчеләрне эзләү бүлеге ветераны Николай Григорьевич Басоска багышлана.

Николай Григорьевич Басос 1893 ел 15 декабрендә Чернигов өлкәсенең Новгород-Северск районындагы Шелтаки авылында туа. Запорожье казаклары нәселеннән булса кирәк, әмма бу хакта мәгълүматыбыз төгәл түгел.

1909 елдан башлап алар гаиләсе Бөгелмә өязенең Микулино авылында яши. Әтисе – Григорий Павлович Басос (1870 – 1932), әнисе – Матрёна Миновна (Менчук) Басос (1873 – 1932). Николай 16 яшеннән башлап, алпавытларда батрак була.

1914 елда хәрби хезмәткә китә. 1921 елда демобилизацияләнгәч, Эшче-Крестьяннар Кызыл Армиясеннән (Көньяк фронт) милиция органнарына эшкә керә һәм анда 25 ел хезмәт итеп, рядовой милиционердан җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.  Аңа “дробовик”тан атып, сул кулын яралыйлар. Ярасы гаять куркыныч һәм җитди  була, хәтта берара аның кул чугын кисеп ташларга да уйлыйлар. Әмма Бөгелмә хирургы Земляницын аның чәрдәкләнгән уч сөякләрен “җыя” һәм хәтта дүрт бармакны да саклап кала ала. Бу – үзе бер могҗиза. Шул хәлендә, инвалид булуына карамастан, Николай Григорьевич бүлек белән җитәкчелек итүеннән туктамый.

Зур җинаятьләрне ачуда, аеруча куркыныч җинаятьчеләрне эзләүдә күрсәткән зирәклеге, катлаулы оператив эшләрне башкарып чыкканы өчен Н. Басос Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелегеннән Рәхмәт хатына лаек була, аңа бер айлык оклад күләмендә премия бирелә һәм, өстәп, костюм тегәрлек материал белән бүләкләнә. 1940 елда ТАССР Югары Советының Мактау грамотасына ия була.

1943 елда Н.Г. Басосны Казанга алалар. Ул диверсантлар, бандитлар һәм советларга каршы эшчәнлек алып бара торган башка төрле элементларга каршы көрәш бүлегенә җитәкчелек итә башлый. Сул кулы тагын яралана, бу юлы инде беләге зыян күрә. Ун көн госпитальдә ятып чыккач, ялга өенә кайта һәм аннан Казанга кире трофей самолёт – “Дуглас”та очып китә.

1944 елда Николай Григорьевич Басос – Ленин ордены, 1945 елда “Германияне җиңгән өчен” медале һәм тагын Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.  

1946 елда ул, милция майоры дәрәҗәсендә, сәламәтлегенә бәйле рәвештә отставкага чыга. Әмма тынгысыз ир-егет эшсез утырмый.  Бөгелмә ит комбинатында юрист булып эшли, бакчачылык, умартачылык белән дә шөгыльләнә.

Николай Григорьевич партия исәбендә эчке эшләр бүлегендә тора. Аннары аны Бөгелмә шәраб заводына күчерәләр. Анда инде алар, хатыны белән бергә, принципиаль, сүздә дә, эштә дә чын һәм тугры коммунист буларак, партия учётында ахырга кадәр торалар.

Николай Григорьевич 1983 елның 23 июнендә вафат була һәм Бөгелмә шәһәре зиратында җирләнә.  

Аларның улы – Юрий Николаевич Басос – озак вакытлар буе Бөгелмәнең 9нчы урта мәктәбендә “автоэш” фәнен укытты. Минем үземә дә шул мәктәптә уку насыйп булды, Юрий Николаевичның безне – малай-шалайларны мотороллерда йөрергә өйрәткәнен әле дә яхшы хәтерлим. Хәзер ул вафат инде. 

Бу язмамны әзерләгәндә, материал туплаганда мин, Николай Григорьевичның элемтәләрен ачыклау ниятеннән, аның хәзерге көндә “ТатаНИПИнефть” институтында фәнни хезмәткәр булып эшләүче оныгы Георгий Юрьевич Басос белән берничә тапкыр очраштым.  Әңгәмәләр вакытында ул үз династияләре, сирәк очрый торган фамилияләренең тарихы турында сөйләде, бабасының бүләкләрен күрсәтте, гаилә фотосурәтләрен бүләк итте. Мин дә, үз чиратымда, аңа  берничә фотография һәм Николай Григорьевичнең язма хатирәләренең фотокүчермәләрен тапшырдым. Моннан тыш, язмам каһарманының оныгына бабасының каберен төзекләндерү эшендә ярдәм тәкъдим ителде. Уголовный розыскның 100 еллык юбилее уңаеннан бүлекнең яшь хезмәткәрләре белән бергәләп, аның каберен зыярәт итәргә ниятләп торабыз.

 

Ә хәзер җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы, совет милициясе майоры Николай Григорьевич Басосның оператив эшчәнлегек тормышыннан кайбер эпизодларны искә төшереп үтик.

 

Җинаятьчеләрне яраткан кеше бар микән ул? Ә менә криминаль “һөнәр ияләре” арасында кешеләр аеруча күрә алмый торганнары бар иде. Сүз ат караклары турында бара. Ат караклары халыкның нәфрәтен хаклы рәвештә яуладылар. Чөнки крестьянның бердәнбер атын урлаучылар еш кына аның үзен генә түгел, ә бөтен гаиләсен ач үлемгә дучар итәләр иде бит. Эш шунда, ул ерак заманнарда – авыл хуҗалыгы техникасы дигән нәрсә хәтта уйда да булмаган чорда – ат крестьян хуҗалыгының нигезен, төп көчен тәшкил иткән. Дүрт аяклы малкай – эш аты – җир сөрүче дә, чәчүче дә, уңышны ташучы да, шәһәргә азык-төлек, кирәк-ярак алырга бару транспорты булып та хезмәт иткән.  Шуңа да тота калсалар, ат каракларын халык бердәм хөкем иткән, кызганып тормаган. Рәсми органнар хөкем итеп, аны тиешле җирләргә озатканны көтеп тормастан, крестьяннар үзләре хөкем карары чыгарып, үзләре аны җиренә җиткергәннәр дә.

Бу процесс гадәттә болай башкарылган. Авыл җыенында эшнең бар якларын да җентекләп өйрәнгәннәр, төрле якларның фикерләрен тыңлаганнар, аннары ат карагын үлемгә хөкем иткәннәр. Җәза бирүне озакка сузмаганнар, хөкем карары, кагыйдә буларак, шул көнне үк гамәлгә ашырыла да торган булган. Монда инде авылдагы ир-атларның барысы да җәлеп ителгән. Һәр кешенең канлы эшкә “кулы тисен”, берәү дә властьтагыларга барып сөйләп йөрерлек булмасын өчен шулай эшләгәннәр.

Кайвакытларда  тотылган ат карагына “мәрхәмәт” күрсәтә торган булганнар – профилактика өчен уң кул бармакларын балта белән чабып өзгәннәр. Ә менә шундый “билгесе” булган кеше кабат ат урлап тотылса, аңа инде рәхим-шәфкать күрсәтелмәгән, аны һичшиксез үлем көткән.

Үз чиратында ат караклары да чарасын күргәннәр – җинаятьчел төркемнәргә берләшеп, тыгыз элемтәләр булдырганнар, һәркемнең ролен төгәл бүлеп, эш иткәннәр. Яхшы эшләгәннәр, үз жаргоннарында сөйләшкәннәр, бик шомартылган конспирация алымнары булган. Хәтта үзләренең сак-каравыл хезмәтен дә оештырганнар. Ат караклары арасында урланганны сатып алучы “ат барышниклары” белән бәйле чегәннәр дә күп булган. Әлбәттә, атлар аерым исәптә торган, һәркайсысының аерым билгеләре, яше, мөмкинлекләре күрсәтелгән  “паспорт”лары тутырылган.

Бүгенге көндә шундый үрнәктә атларны түгел, ә машиналарны урлыйлар. Хәзерге заман “скамеешниклары” (ат каракларын блат жаргонында әнә шулай атаганнар) өчен бу әллә ни куркыныч шөгыль түгел. Чөнки машина урлаучыны толта калган очракта да, ярсыган халык кулына эләгеп, “самосуд” хөкеме белән гомер кыелу түгел, ә закон нигезендә җәза билгеләнү, күп дигәндә берничә ел төрмә көтә. Хәер, кайвакытта урлашкан җирендә эләккәннәрне кыйнап ташлау очраклары хәзер дә булмый түгел анысы...

Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге майоры Н. Басос үзенең хатирәләрендә язганча, 1923 еллардан башлап, Бөгелмә кантоны һәм Самара губернасының Богырыслан өязе территориясендә крестьяннарның бөтен тынгылыгын алган ат каракларының оешкан төркеме эш иткән. Бөгелмә караклары урлаган атларын 100 – 150 километр ары куып китеп, ялган ат паспортлары белән Богырыслан, яисә башка өяз территориясендә сатканнар. Богырысланнар да шундый ук тәртиптә эш иткән.

1925 елның август аенда Бөгелмә кантонында дүрт ат карагы тотыла. Алар барысы да хәзерге Лениногорск районы Куакбаш авылында яшәүчеләр була. Биш баш атны алалар алардан. Тоткарланучылар арасында “Фатташка” кушаматлы Фатыйх Шәйдуллин дигән кеше дә була. Менә аның өенә тентү белән милиционерлар килеп керә. Ә ул авыз ерып тора:

– Кер, әйдә, участковый, кунак булырсың. Тентү? Тенте, атны тапсаң – төрмәгә озатырсың, тапмасаң – чыгып китәрсең...

Чираттагы тапкыр кергәннәренең берсендә милиционерлар кайдандыр өстән ат кешнәгән тавыш ишетәләр. Баскыч буйлап амбар түбәсенә күтәрелсәләр, урланган атны шунда бәйләп куйганнар икән. Печән чемченеп тора малкай. Хәйләкәр карак чардактан ат эзләргә берәүнең дә башы җитмәсенә тәмам ышанган булган.

Тикшерү материалларын Николай Григорьевичка тапшыралар. Ул исә берничә версия өстендә эшли, Тикшерүне бик тәртип белән, белеп һәм гаять актив һөҗүмчән алым белән алып бара ул. Коточкыч зур күләмдә оператив-тикшерү эшләре үткәрелә. 150 километр узып, Богырысланга барулар, кыңгыр эштә шикләнгәннәрне конвой астында Бөгелмәгә алып кайтулар, урланган атларны табып кайтарулар...

Нәтиҗәдә 37 ат карагы кулга алына, эшләре судка тапшырыла. Моңа кадәр яшеренеп яткан тагын 10 җинаятьчене тоталар. Тикшерү барышында ат транспортын исәптә тоту, әйләнеш  тәртибе өчен җаваплы булган хәрби комиссариат, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, авыл Советлары секретарьларының җинаятьчел бәйләнешләре  ачыклана. Ул вазифаи затлар, күпмедер түләү бәрабәренә, ялган белешмәләр биреп, шул рәвешле, авыр җинаятьләр эшләнүенә булышлык иткәннәр...

 

Участок милиционеры (ул вакытта участковыйларны “участок надзирателе” дип йөрткәннәр) Сергей Никитович Пронин тикшерүдәге эшләрнең берсе буенча 1930 елның 12 октябрендә ат белән Зәй-Салояз авылына китә. Милиция хезмәткәрләренең үзәгенә үткән нәрсә ул чорда ат караклары белән көмешкәчеләр генә булмаган икән әле. Юл буйларында руханилар киемнәренә төренгән, әмма хәрбиләрчә төз сынлы дин әһелләре дә еш очрый торган булган ул заманда. Төрле дини оешмалар һәм төркемнәр битлеге астында контрреволюцион оешма үзенә “оя корган”. Бик тә куркыныч, хәвефле вакытлар: ут төртүләр, терлекләрне суеп чыгып китүләр, үтерешләр әледән-әле булып торган.

Шундый бандаларның берсе Бадыкшин төркеме була. Сергей Пронин да, бирем белән чыгып киткәндә, ул авылда нинди куркынычлар сагалап торганлыгы турында уйлап та карамагандыр, билгеле. Авылга милиционер килгәнлеген белеп алган җинаятьче, өендә баррикада корып, утлы коралдан ата башлый. Патроннары беткәнлеген аңлагач, Бадыкшин тиз генә пәке белән үзенең бугазыннан чалып җибәрә. Ул арада оперативниклар белән вакыйга урынына килеп җиткән УГРО начальнигы Н. Басос, атыш тынып торган мизгелдән файдаланып, йортка бәреп керә.

Бадыкшинның җәрәхәте гомерне кисәрлек булмый, аны ОГПУга озаталар. Бадыкшин һәм аның кулаклар бандасы суд каршына баса. Аларны иң югары  җәзага – атарга хөкем итәләр. Зур банданың җинаятьчел эшләре ачылу, кан коючыларның кулга алынуы, хөкем ителүе турындагы хәбәр тирә-як авылларга да тарала...

 

Авыр җинаятҗләре өчен хөкем ителгән башкисәрләр – Краснов белән аның ир туганы төрмәдән качалар. Үзләре генә дә түгел, төркемләп һәм ярыйсы ук коралланып. 1934 елның көзендә алалрны Бөгелмәдә тоткарлыйлар. Соңыннан ачыклануынча, бу төркемдәгеләр Бөгелмәдә гомер итүче раскулачить ителгән элементлар белән тыгыз элемтәдә булганнар икән. Аларның бер өлешенең үз йортлары булган, бер ишесе аерым фатирларга кереп яшәгән. Оператив-тикшерү чаралары вакытында кыңгыр эшләр белән шөгыльләнүче зур гына төркем әгъзаларының кайбер притоннарының адреслары да ачыклана һәм андыйлар өстеннән күзәтү алып барыла.

Җинаятьчеләр, төркем-төркем булып, авылларга баралар, иң яхшы атларны урлыйлар, бигрәк тә яхшы токымлы тайларны алып китәргә тырышалар, аларны чаналарга җигеп, колхоз келәт-амбарларында булган милек – байлык-малларны талап төйиләр. Авыл кибетләрен баскан чаклары да күп булган. Үзләреннән соң һәрчак  “Был ветер. Ищи ветра”, яисә “Колхозныкын алу гөнаһ түгел” дигән эчтәлектәге язу калдыралар. Ә инде талау-урлашу вакытында сизенә калсалар, күргәннәрне атып киткәннәр.

Милиция тырышлыгы белән күрелгән оператив-эзләү чараларының нәтиҗәсе буларак, чама белән бер ай эчендә генә дә ун кеше тоткарлана, урланган атлар, таланган милек-мөлкәт кире кайтарыла. Тоткарланганнарның барысы да раскулачить ителгән, Совет властена үчле кешеләр булып чыга. Әмма үзләренең барысында да авыл Советларыннан ялган белешмәләре була.

Әлеге банда буенча тикшерү эшләре дүрт ай алып барыла. Барысы 30 җинаятьче кулга алына.

Эш ТАССР Югары Судында карала. Аеруча авыр җинаять кылуда гаепләнүчеләрнең бер өлешен атарга хөкем итәләр... 

 

Ул елларда, Николай Григорьевич Басос җитәкчелегендә, төрле категорияле дистәләгән җинаятьләр ачыла, җинаятьчеләр юк ителә, кулга алына. Шундыйлардан: Нурлат районында партия өлкә комитеты инструкторын үтергән Иван Конов бандасын юк итү; Яңа Чыршылы волостендагы Северовка авылында авыл Советы председателе Сергеевны үтерүгә бәйле җинаятьне ачу; ОБХСС линиясе буенча фаш ителгән, башкарылган эшләр һәм башкалар, һәм башкалар...

 

Эчке эшләр органнарында – милициядә эшләгән вакытында Николай Григорьевич Басос, “белеме юк” дигәнне бетерү максатыннан, мәктәптә укуын дәвам итәргә тырышып карый. Әмма көнен дә, төнен дә төрле җинаятьчел вакыйгалар булып тору сәбәпле, еш кына куптарылып чыгып китәргә туры килгәнлектән, укудан бик еш аерылып торырга мәҗбүр булып, аңа ниятен ахыргача башкарып чыгу насыйп та булмый.

Сүземне төгәлләп, җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә бүген хезмәт итүчеләргә заманында Бөгелмә уголовный розыск начальнигы Гиколай Григорьевич Басос эшләгән кебек, үз-үзләрен аямыйча, фидакарьләрчә хезмәт итүләрен телим.

Владимир ПАРШИН,

Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге ветераннар советы рәисе, 

отставкадагы милиция подполковнигы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: