Бөгелмә авазы

"Бөгелмә авазына" Язылмый калмагыз!

Яңа сезон башланырга Бер генә атна калды. Язылмаса, язылачак Әбунәче һәрхәлдә. Бөгелмә татар газеты Ул "Бөгелмә авазы". Хәбәрдарлык өзелмәсен, Ашык, артсын тиражы! Татарлыгың кимемәсен, Милләтеңне онытма! Китап, газеталар уку Иманыңны ныгыта. Газетабыз бу өлкәдә Изге эш алып бара. Искә төшерү өченгә Элеккеләрен кара. Аның тупланмаларыннан Китаплар бастырырлык. Берүк язылмый калмагыз,...

Яңа сезон башланырга

Бер генә атна калды.

Язылмаса, язылачак

Әбунәче һәрхәлдә.

Бөгелмә татар газеты

Ул "Бөгелмә авазы".

Хәбәрдарлык өзелмәсен,

Ашык, артсын тиражы!

Татарлыгың кимемәсен,

Милләтеңне онытма!

Китап, газеталар уку

Иманыңны ныгыта.

Газетабыз бу өлкәдә

Изге эш алып бара.

Искә төшерү өченгә

Элеккеләрен кара.

Аның тупланмаларыннан

Китаплар бастырырлык.

Берүк язылмый калмагыз,

Төрле сәбәпләр табып!

Мәхтүмә ГАЛЛӘМОВА,
педагогик хезмәт ветераны.

Бөгелмә шәһәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: