Бөгелмә авазы

“Бөгелмә авазы”на ачык хат”

Газетабызның 22 август санында Татар Димскәе авылында яшәүчеләрнең (барлыгы 20ләп имза) үтенече басылып чыккан иде. Анда сүз авыл уртасында буш торган колхоз идарәсе бинасы турында бара. "…Ремонтлап, медпунктны шунда күчерсеннәр иде, ичмасам, чөнки ФАП урнашкан агач йорт авылның аргы башында, язларын су басып китә торган урында, шуңа күрә череп беткән...

Реклама

Газетабызның 22 август санында Татар Димскәе авылында яшәүчеләрнең (барлыгы 20ләп имза) үтенече басылып чыккан иде. Анда сүз авыл уртасында буш торган колхоз идарәсе бинасы турында бара. "…Ремонтлап, медпунктны шунда күчерсеннәр иде, ичмасам, чөнки ФАП урнашкан агач йорт авылның аргы башында, язларын су басып китә торган урында, шуңа күрә череп беткән инде, - дип сорыйлар димскәйләр. - Безнең шушы зур үтенечебезне муниципаль район җитәкчелегенә җиткерсәгез иде". Хатка килгән рәсми җавапта түбәндәгеләр әйтелә:
"2010 елның 26 октябрендә "Бугульминская газета"да (321-325 нче саннар) Бөгелмә районының Татар Димскәе авылында Совет урамы 2а адресы буенча урнашкан авария хәлендәге бинаны (колхоз идарәсе бинасы) җир участогы белән бергә сату турында белдерү басылып чыкты. Бу җирне авария хәлендәге бинасы белән бергә ачык сатуда Сәгыйрә Исәнгали кызы Христич сатып алды. Ул анда капиталь ремонт ясап, яши башлады. С.Христич бинаны һәм җир участогын законлы юл белән сатып алды.
Менә шуларга нигезләнеп, әйтергә кирәк: элекке колхоз идарәсе бинасында ФАПны урнаштыру мөмкин түгел.

"Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты" директоры В.ПИВСАЕВ".

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: