Бөгелмә авазы

"Бөгелмә авазы" газетасының тугры дусты Ягсуп Мортазин иҗаты

Куанычым да, юанычым да Килүеңне көтеп алам, Иң якыным син һаман. Битләреңне биткә куям, Дәртләнәм, илһамланам. Күңелләрне баетасың, Ирештереп хәбәрләр. Туган төбәк тормышыннан Син бит һәрчак хәбәрдар. Күңелемнең иң түрендә Урыны "Моңсар"ларның. Иҗат юлын яктыртучы Маягы бит син аның. Һзрдаим белеп торганга Каләмдәшләрнең хәлен, Рухланып иҗат итәләр, Тоялар яшәү ямен....

Куанычым да, юанычым да

Килүеңне көтеп алам,

Иң якыным син һаман.

Битләреңне биткә куям,

Дәртләнәм, илһамланам.

Күңелләрне баетасың,

Ирештереп хәбәрләр.

Туган төбәк тормышыннан

Син бит һәрчак хәбәрдар.

Күңелемнең иң түрендә

Урыны "Моңсар"ларның.

Иҗат юлын яктыртучы

Маягы бит син аның.

Һзрдаим белеп торганга

Каләмдәшләрнең хәлен,

Рухланып иҗат итәләр,

Тоялар яшәү ямен.

Милләт өчен җан атасың,

Калкан - телем сагында.

Горурлыгың сүрелмәсен,

Даның артсын тагын да.

Матур булсын, күркәм булсын

Гамәлеңнең азагы.

Куанычым, юанычым -

Син, "Бөгелмә авазы"!

Ягсуп МОРТАЗИН.

Бөгелмә шәһәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: