Бөгелмә авазы

Безне сулы итте

Шмидт урамында яшәүчеләр исеменнән безне күптән борчыган проблема - су белән тәэмин итүдә булышканы өчен Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Әсгать улы Касыймовка зур рәхмәт сүзләре әйтәбез.

Күп еллар дәвамында без торак йортларда су булмаудан интектек, ә бу четерекле мәсьәләне чишү үзебезнең кулдан гына килерлек түгел иде. Ярдәм итүләрен сорап, төрле инстанцияләр-гә мөрәҗәгать итеп карасак та, төпле җавап ала алмадык. Ә бит теләк булганда ярдәм итә алмастай эш түгел икәнен дә белә идек, югыйсә. Шулай итеп, озак еллар бу проблема белән япа-ялгыз калдык.

Реклама

Менә, ниһаять, быел халык гозеренә битараф булмаган шәһәр һәм район башлыгы Илдус Әсгатович ярдәме белән краннарыбыздан чиста су килә башлады.
Илдус Әсгатович, сезгә барлык башлангычларыгызда уңышлар гына юлдаш булсын.

Хөрмәт һәм чиксез рәхмәт хисләре белән,
Шмидт урамында яшәүче Шәймәрдановлар, Идрисовлар, Саттаровлар, Зыязетдиновлар һ.б. (барлыгы 14 имза).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: