Бөгелмә авазы

“Безнең күңел мәңге калган туган авылда”

Гүзәл җирем - туган авылым Заманнарны кичкән, давылны. Матурланып үсә бүген дә, Бәхет нуры балкый күгендә. Кәрәкәшлем минем, Кәрәкәшлем, Киләчәгең якты бүгеннән, - дип язган филология фәннәре докторы, профессор, язучы Әнвәр Мәгъдәнур улы Шәрипов. Әнвәр абый белән без Чаллы дәүләт педагогия институтында танышкан идек. Барлык студентлар да Әнвәр абыйның лекцияләренә...

Гүзәл җирем - туган авылым
Заманнарны кичкән, давылны.
Матурланып үсә бүген дә,
Бәхет нуры балкый күгендә.
Кәрәкәшлем минем, Кәрәкәшлем,
Киләчәгең якты бүгеннән,
- дип язган филология фәннәре докторы, профессор, язучы Әнвәр Мәгъдәнур улы Шәрипов. Әнвәр абый белән без Чаллы дәүләт педагогия институтында танышкан идек. Барлык студентлар да Әнвәр абыйның лекцияләренә бик теләп йөрделәр. Хәтта тәнәфескә дә чыкмыйча, аны тыңлап утыра идек. Инде баксаң, институтны тәмамлавыма да 8 ел була икән. Ә яраткан укытучылар бик сагындыра. Кайвакыт: "Эх! Бер генә сәгать лекцияләрен тыңлыйсы иде!" - дигән чаклар да була. Сыерчык-лы язгы көннәрнең берсендә Әнвәр абый белән Ходай Тәгалә мине Ютазы районы Кәрәкәшле мәктәбендә семинарда очраштырды. "...Безнең күңел мәңге калган туган авылда" дип аталган төбәкара фәнни-гамәли укытучылар конференциясенә туган авылына кайткан иде ул. Бу семинар якташ язучыларыбыз иҗатына багышланды. Конференциядә Әлмәт, Ютазы, Бөгелмә, Урыссу укытучылары катнашты. Минем коллегаларым Римма Җәүдәт кызы Хәбибуллина - Сәлах Шәрипов иҗатын, Гөлназ Ләес кызы Гыйләҗева "Моңсарымда - моңнарым" темасын яктырттылар, ә мин исә үземнең якташ шагыйрем турында чыгыш ясап, Дипломнар белән бүләкләндек. Кәрәкәшле - татар дөньясына бик күп талантлар биргән як. Бу авылны кече академия дип тә атыйлар. Чөнки биредән Сирин Батыршин, Гәүһәр Туганай, Әнвәр Шәрипов, Мирфатыйх ага Зәкиев, Фәһимә Хисамова, Мөкатдис Газизов, Илбарис Надыйров, Нил Габбасов, Сәгадәт Ибраһимов кебек фән өлкәсендәге казанышлары белән зур хөрмәт казанган галим-профессорлар үсеп чыккан. Конференциядә Кәрәкәшле шагыйрьләренең иҗатлары белән якыннанрак таныштык. Әнвәр абыйның матур шигырьләрен, җырларын тыңлап хозурландык. Минем үземә Сәлимә Шәмсетдин кызы Шәрәфиева исемендәге Кәрәкәшле туган якны өйрәнү музеена "Чал тарихлы авылым" дип аталган экскурсия бик ошады. Шундый искиткеч музей һәм авыл тарихы белән таныштыруы өчен музей директоры Гөлнара Хәмидуллинага зур рәхмәт әйтеп, зур "биш"ле билгесе куяр идем.
Туган як ул гүзәл табигате белән генә түгел, ә якты күңелле кешеләре, кабатланмас талантлары белән дә матур икән шул. Талант ияләре, җырчымы ул, шагыйрьме, язучымы, галимме - кем генә булса да, туган якның горурлыгы. Семинарда утырган вакытта күңелем белән туган авылыма кайтып килдем: әтиемнең киңәшләрен тыңлап, әниемнең мәтрүшкәле чәйләрен эчтем. Әнә бит туган авылы ничек кирәк кешегә. Ерак араларны якын итеп туган авылына Әнвәр абый да кайткан. Әнвәр абый белән бергәләшеп фотога төштек, аннары чәйләр эчтек һәм, хәерле юллар, исәнлектә-иминлектә очрашулар теләп, саубуллаштык. Шундый онытылмас очрашу оештырган өчен Кәрәкәшле төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Зөлфия Шәрәфиевага, укытучылар коллективына, методист Светлана Хәбибуллинага зур рәхмәт белдерәсе килә.

Рәсемдә: Римма Хәбибуллина, Гөлназ Билалова, Әнвәр Шәрипов, Гөлназ Гыйләҗева һәм Кәрәкәшледән Шамил абый Нигъмәтуллин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: