Бөгелмә авазы

Бездән – сезләргә!

Апрель башы Җиләк-җимеш питомнигы бистәсендә яшәүчеләр өчен чын бәйрәм алып килде - Наратлы авылы мәдәният йорты үзешчәннәре биредә зур тамаша күрсәтте. Наратлы элек-электән җырчылары һәм чуваш халкының милли йолаларын матур итеп күрсәтә белүе белән дан тота. Елена Егорова җитәкчелегендәге Навыл мәдәният йорты елның-елында Татарстанда һәм Башкортстанда уза торган күп фестивальләрдә...

Апрель башы Җиләк-җимеш питомнигы бистәсендә яшәүчеләр өчен чын бәйрәм алып килде - Наратлы авылы мәдәният йорты үзешчәннәре биредә зур тамаша күрсәтте.

Наратлы элек-электән җырчылары һәм чуваш халкының милли йолаларын матур итеп күрсәтә белүе белән дан тота. Елена Егорова җитәкчелегендәге Навыл мәдәният йорты елның-елында Татарстанда һәм Башкортстанда уза торган күп фестивальләрдә катнаша. Әле менә март аенда гына да "шузем" фольклор ансамбле Казанда булып, Татарстанның танылган унике коллективы арасында мактаулы икенче урынны яулап кайтты. Коллектив артистларының балалары да әти-әниләреннән калышмый. Бездә күрсәтелгән концертта, мәсәлән, 11 яшьлек Мария Черникова рус, чуваш, татар, мордва телләрендә җырлар башкарып, барыбызны таң калдырды. Юкка гына Бәләбәйдә узган "Сильбийская радуга" фестиваленнән II дәрәҗә лауреат исеме алып кайтмаган шул ул! Роман Мөхәммәтшин, Виктория Самбарская да аннан калышмадылар: эстрада җырларын, бал биюләрен алар искиткеч итеп башкардылар. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Елена Мөхәммәтшина да чуваш шлягерларын һәм совет заманыннан ук күңелләргә якын булып калган мәңге популяр җырларны башкарып, бар тамашачыны әсир итте. Алинә Хәкимованың да чуваш җырларын оста башкаруы берәүне дә битараф калдырмады.

Тамашачылар, артистлар концерт программасын төгәлләгәч тә, бик озак аларны җибәрми тордылар. Бу аңлашыла - бистәбездә чуваш, мордва милләтеннән булган шактый кеше яши, мондый югары зәвыклы концерт һәркем өчен тансык иде шул. Ахырдан шушы юлларның авторы артистларга үзе язган шигырьне укып, уңышлы чыгыш ясаулары белән ихлас котлады, аннары авылдашлары Эльвира Мостафина һәм депутат Сергей Дмитриев әзерләгән татлы бүләкләрне тапшырды.

Әнисә ГАНФӘРИТОВА,

"Җиләк-җимеш питомнигы" бистәсе клубы мөдире.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: