Бөгелмә авазы

Без язабыз тарихны

Бүгенге көндә гамәлдә булган Конституциягә 20 ел да 9 ай вакыт үтеп китте. 20 еллыгын билгеләп үткән чорда телевизордан күрсәткән тапшыруда яңа Конституцияне язуда катнашкан С. Шахрай да бар иде. Ул күп кешеләрнең сорауларына җавап бирде анда. Аның әйтүе буенча, яңа Конституция Россияне дәүләт итеп саклап калдырды, халыкларга күп ирек,...

Фәез ГАТАУЛЛИН,
хезмәт ветераны.
Бөгелмә шәһәре.
Чынында, бу Конституция халыкның аяк-кулларын богаулады, А. Чубайс ишеләр "приватизация" исеме астында бар булган байлыгыбызны казнага якын кешеләргә таратты. Шулай итеп, илдә олигархлар пәйда булды. Алар бөтен мал-мөлкәтне үз кулларына сыдырып алып бетерделәр. Бар табигый байлыклар алар кулына күчте. "Приватизация" дигәннәре "прихватизация"гә әверелде дә куйды. Шушы гамәлне законлаштыру өчен ашыгыч төстә кирәк булды бу Конституция дигәннәре. Шуның нәтиҗәсендә бүген бөтен табигый байлыкларыбыз - олигархлар кулында.
Ул гына да түгел, озакламый гимнны да, дәүләт флагын да, гербны да алыштырдылар. Нинди генә музыка уйнатып карамадылар, ошамады. Музыкасын А.В. Александров язган гимнны уйнаганда, телисеңме-юкмы, күздән яшьләр тама иде. Халыкның газап чиккәнен, шатлыгын, Бөек Җиңү бәхетен тоеп, сөенеп яшәвен күрсәтеп, киләчәгебезнең якты булачагына өметләр биреп, җирне тетрәтеп яңгырады ул гимн. Бу гына да түгел, Җиңү флагын күмеп куйдылар "кара чырай"лар. Ә бит кызыл флаг - азатлык өчен көрәштә, Бөек Ватан сугышында кан түгеп алган Бөек Җиңү билгесе.
Гербка да ике башлы ерткыч кошны "менгереп" утырттылар. Табигатьтә ике башлы кош юк бит. Ике башын ике якка каратып, суга әлсерәп, кем ашарга бирер икән дип карап торган кебек тоела ул безгә. Элекке гербның мәгънәсе бик тирән иде шул: урак белән чүкеч эшче белән крестьянның бердәмлеген аңлатты, өстә йолдыз, димәк, казанышларыбызны сакларга бөек армиябез бар, кояш нурлары астында тук башаклар. Әйләнәсендә бик дөрес сүзләр язылган иде: "Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!" Менә күрәсезме, бернинди миф та юк, барысы дөрес, чынбарлыкны чагылдыра.
Кыскасы, бу Конституция белән Россия 1999 елга кадәр упкынга тәгәрәде.
В.В. Путин сәяси сәхнәдә 1999 - 2000 елларда күренде. Ул Б. Ельцин заманында Премьер-министр, аннары Президент булды. Менә ул намусын югалт-маган, олигархларны үз урыннарына утыртты. Кайберләре илдән качты, берничәсен кайда кирәк, шунда тыгып куйдылар, чөнки алар халык байлыгын тартып алып бетергәч, властька омтылдылар. Россиянең дәүләт булып калуында Путинның өлеше гаять зур. Безнең бурыч бүген - Президент белән бергә киләсе тормышка юл алу.
Күреп-ишетеп торасыз, безнең Татарстанда да хәлләр яхшыра бара бит. Җитәкчеләребез дә тирән белемле, халык белән киңәшләшеп эшли. Шулай булгач, алдыбызда яктылык күренде - Россиянең дә, Татарстаныбызның да киләчәге өметле.
Аз гына үзем турында да әйтеп үтим әле. 74 яшьлек хезмәт ветераны мин. Сугыштан соңгы авыр елларда 12 яшемнән "тормыш арбасы"на җигелеп, эшли башладым. Бөек Ватан сугышында әтиемне, туганнарымны югалттым. Әти-не ак финнар белән сугышка алдылар,
аннары олы сугыш башланды, ике мәр-тәбә яралана, госпитальдә дәваланып чыга да тагын яу кырына ашыга ул. Соңгы тапкыр Ташкентта ята. "Гарифулла, сиңа өйгә кайтырга кирәк", - диләр аңа, ул: "Фашист башкалага үрмәли, ә мин әле кулда автомат тота алам, фашистларны җиңгәнчегә кадәр сугышачакмын!" - дип җавап бирә. Болар турында безгә Гатаулла бабай сөйләде. Миңа ул чакта 8 яшь, абыйга 10 яшь иде.
Әтинең энесе Ибраһим абый да сугыш кырында батырларча һәлак була. Җәсәден пионерлар 1984 елда таптылар. Аның исеме Белград шәһәренең үзәк урамындагы мәйданда Хәтер тактасына язылган. Әнинең энесе Хәмит абый да сугыштан кайтмады, яу кырында ятып калды. Менә шуларны уйлаганда җан әрни, күңел сыкрана үзебезнең кызыл флаг өчен.
Йомгаклап, шуны әйтәсем килә: тарихны Шахрай кебекләр түгел, халык үзе яза. Безнең әтиләр, абыйлар үз вакытында Мәскәүне, илебезне фашистларга бирмәс өчен кан койды, гомерләрен бирде. Алар безнең өчен дәүләтне сак-лап калдылар. Кем хаклы икәнен исә тарих үзе күрсәтер.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: