Бөгелмә авазы

Без тарихта эзлебез...

Русия дәүләтенең башында да татар торган, үсеш тарихында да аның күтәрелүе, үсеше өчен күп тырышлык салган милләт тә, ил язмышының хәлиткеч мизгелләрендә таяныр көче дә татарлар булган.

Тарихи мәгълүматларга караганда, Россия  шәхесләре арасында Александр (Искәндәр) Невский исеме һәм язмышы белән әзме-күпме таныш булган кешеләр Киев Русеның ничек итеп Россиягә әверелүенең, рус халкы тарихының татардан башлануының инде расланган тарихи факт икәнен беләләр. Киев Русеннан башлап, Россиянең бүгенге территориясе киңлекләренә кадәр мең еллардан бирле дәвам иткән җәелү процессы да асылда төрки-татарлар исәбенә барган бит. Ә бит сораштыру-эзләнүләр үзәге үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре Россияне дәүләт буларак аякка бастыруда иң зур роль уйнаган шәхесләр исемлегендәге беренче унике кеше арасында чиста рус фамилияле бер генә кешедә юк (85 проценты – татарлар). Тарихчы карамзин да бит әнә: “Рус дәүләтен нигездә татар төзеп биргән”, – дип яза. Аның: “Без татарщины не было бы России,” – дигән сүзе дә бар әле.

Мин болар турында ник искә алдыммы? Соңгы вакытларда телебезгә дә, яшертен төстә булса да, милләткә каршы да эшләр алып барыла һәм бу сәясәт, минем белүемчә, әле дә дәвам итә. Ә ил каршындагы шундый олы хезмәтләре өчен татар хөрмәткә лаек түгелмени югыйсә?! Татар да, башка милләтләр дә һәркайсысы да аерым үз культурасын, телен, мәдәниятен, динен саклап яшәргә, рәхәтләнеп ана телендә аралашырга, милли гореф-гадәләрен саклап, традицияләрен үстереп яшәргә хаклы ләбаса. “Мин сезне кавем-кавем, кабиләләр, милләтләр итеп яралттым”, – диелә бит изге Китабыбыз Коръәндә дә. Һәм бу юкка түгел – кешеләр бер-берсен танысыннар, аралашсыннар, рухи яктан да, әхлак-әдәп ягыннан да берсен-берсе баетсыннар өчен шулай эшләнгән бит ул.

Әйе, тарихка төкереп карарга ярамый. Милләтләрне кысу, юккка чыгару сәясәтенең әле бер генә илне дә алга илткәне, файда китергәне юк. Шуңа да Россия җитәкчелегенең дә бу җәһәттән күзе ачылсын иде, акыллы кешеләр дөрес максатлар билгеләп, гадел эш алып барсын иде. Үзебезнең Татарстан җитәкчеләре дә милләтебезне, телебезне саклау мәсьәләсендә җитезрәк эшләсен, активрак булсын иде. Мисал өчен, чын татар тарихы язылды, әмма бу хакыйкый дөрес мәгълүмат чыганагы халыклар арасында бик аз таратыла. Чын татар зыялыларын әзерләүгә дә игътибар бирелә дип авыз тутырып әйтеп булмый. Дәшми, эшләми, чара күрми генә агым уңаена йөзеп кенә без үзебезне саклап кала алмабыз, һәммәбездән дә бу юнәлештә җиң сызганып эшләү сорала, җитәкчеләрдән – бигрәк тә. Чөнки дәүләт көйләвеннән башка тел-милләтне саклау проблемасын хәл итү бик авыр, хәтта тиешенчә мөмкин түгел дияр идем.  

Гыйлемруй БАЙБЕКОВА (ВӘЛИЕВА),

педагогик хезмәт ветераны.

Бөгелмә шәһәре.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: