Бөгелмә авазы

Без – мәгърифәтчеләр

Шушы көннәрдә шәһәребезнең Укытучылар йортында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан карт-карчыкларны бер мизгелгә генә булса да сөендереп ала торган бәйрәмгә дәштеләр.

Башта ошбу мәдәни учакка йөрүче үзешчәннәр безгә бик күркәм концерт номерлары күрсәттеләр, җырладылар-биеделәр. Раиса Павловага бик зур рәхмәт инде, безне - "Мәгърифәт"челәрне мондый чаралардан калдырганы юк, хөрмәт белән каршы ала, бәйрәм уздыру өчен урын бирә. Күптән түгел генә бу ихтирамлы затка 75 яшь тулды. Шул уңайдан клубка йөрүче барлык өлкәннәр исеменнән Раиса ханымны юбилее белән котлыйбыз, саулык-сәламәтлек телибез.

Концерттан соң клуб әгъзалары җыелышып, чәй табыны артында Өлкәннәр һәм Укытучылар көннәрен билгеләп уздык, бер-беребезне тәбрикләдек, үткәннәрне искә төшердек. Олы яшьтәгеләрнең кайберләре инде фатирларыннан да чыгып йөри алмыйлар бит, әнә шундыйлар янына барып, хәл-әхвәлләрен дә белешәләр клуб активистлары.

Реклама

Аллаһка шөкер, бүгенге көндә хөкүмәтебез олыларны хөрмәт итә, зурлый. "Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне" диелә бит халык мәкалендә. Менә шулай, бүген безне хөрмәтләгән җитәкчеләребез ки-ләчәктә үзләре дә кадер-хөрмәттә булсыннар. Шәһәр-район ветераннар советы җитәкчелегенә (җитәкчесе - Камил Солтанов), үзебезнең клуб активистларына зур рәхмәтләремне җиткерәсе килә.

"Мәгърифәт" клубында без дини чараларны да, истәлекле көннәрне дә бертигез билгеләп үтәбез. Күмәкләшеп татар җыр-ларын җырлыйбыз, мөнәҗәтләр тыңлыйбыз. Клубыбыз әгъзалары Хөсәен Әбунәгыймовның гармунда уйнавын, ә аның җәмәгате Асия ханымның мөнәҗәтләр әйтүен бик яратабыз.
Клубыбыз яшь пенсионерлар хисабына тулылана, яшәрә бара. Соңгы җыелышыбызда "Мәгърифәт"нең оештыручысы, аны дистә еллар дәвамында җитәкләп алып барган хаҗиябез Хафизә Сәетова үзенә алмашка клубны әйдәү өчен яңа кандидатура - үзе дә яшь чагында балалар укыткан, өч дистә ел инде яраткан газетабыз "Бөгелмә авазы"нда эшләүче Әлфия Мостафинаны тәкъдим иткәч, барыбыз да хуплап каршы алдык. Иншаллаһ, гомерле булыр игелекле гамәлләр кылып эш итүче, изге юлдан атлаучы клубыбыз.
Гыйльмеруй БАЙБЕКОВА,
хезмәт ветераны.
Бөгелмә шәһәре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: