Берләшергә кирәк, егетләр!

Петербург шәһәрендәге теракт нәтиҗәсендә һәлак булган корбаннар истәлегенә багышлыйм. Көнбатышта туплар тынганына Җитмеш еллар узды байтактан. Күңел тыныч түгел, явыз аваз Яңгырар соң килеп кай яктан? Тарих белә - күптән җир йөзендә Иң көчлеләр бары без идек. Сынатмадык утлы яу кырында, Фашист өерләрен без җиңдек. Оясында явыз дошманнарны Дөмектереп кайткан...
Петербург шәһәрендәге теракт нәтиҗәсендә
һәлак булган корбаннар истәлегенә багышлыйм.
Көнбатышта туплар тынганына
Җитмеш еллар узды байтактан.
Күңел тыныч түгел, явыз аваз
Яңгырар соң килеп кай яктан?
Тарих белә - күптән җир йөзендә
Иң көчлеләр бары без идек.
Сынатмадык утлы яу кырында,
Фашист өерләрен без җиңдек.
Оясында явыз дошманнарны
Дөмектереп кайткан без идек.
Ялкын бөрки тирә-ягыбызда.
Ник үзгәрде бездә кешелек?
Җир шарында, иң беренче булып,
Без иңләдек галәм киңлеген.
Тыныч булмаганга тормышыбыз,
Һәркемнең борчыла күңеле.
Карыймын да кайчак дөнясына,
Төрле уйлар килә күңелгә.
Кайнар каны тама сабыйларның,
Ана яше җиргә түгелә...
Тик җиңеп булыр бу афәтне,
Җыелышып бергә кузгалсак.
Иркен сулап куяр дөньялар да,
Канлы кулны бераз кыскартсак...
Үзгәрә бит тормыш җир йөзендә
Онытмагыз берүк сез аны:
Көтелмәгән җирдән янгын чыга,
Кара төтен баса дөньяны.
Нур сипкәндә кояш, өмет белән
Телибез бит күкнең аязын.
Көч азмыни безнең, бергәләшеп,
Туктатырга шартлау авазын?!
Ни булса да, "дөнья тыныч" дибез -
Күңелләрдә сүнми өметләр.
Кайда безнең хәзер Газинурдай,
Муса кебек батыр егетләр?!
Кан коела җирдә, гөнаһсыз кан.
Булмыйк, әйдә, куркак-җебекләр.
Киләчәктә илне саклар өчен
Берләшергә кирәк, егетләр!
Газинур ӘХМӘТҖАНОВ,
Теләче - Бөгелмә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 гыйнвар 2021 - 18:03«Своя колея 2021» проекты 23 гыйнварда ук ОТР каналында, Театр, Navigator Records каналында, «Синема» кинотеатрында күрсәтеләчәк «Своя колея 2021» проекты 23 гыйнварда 18.00 сәгатьтә (Түбән Камада бу НТР-Татарстан каналы - 24, НТР ВКОНТАКТЕ төркемендә, мэриянең рәсми сайтында һәм шулай ук ВКда), шулай ук ОТР каналында, Театр, Navigator Records каналында, «Синема» кинотеатрында күрсәтеләчәк.6700
-
23 гыйнвар 2021 - 17:31"Блокада икмәге" Бөтенроссия акциясе кысаларында Батырлык дәресләре Россия Хәрби дан көне алдыннан, «Блокада икмәге» Бөтенроссия акциясе кысаларында, 18-21 гыйнвар көннәрендә Бөгелмә волонтерлары «Блокадный Ленинград. Город непокоренных» батырлык дәресләре оештырдылар.6300
-
23 гыйнвар 2021 - 16:12Тагын ике бөгелмәленең тәүлек эчендә COVID-19 диагнозын расладылар Бүгенге көндә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 15 365 очрагы ачыкланган.7100
-
23 гыйнвар 2021 - 15:27Бөгелмәдә Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елын үткәрү турында «Бөгелмә һөнәрче» традицион һөнәрләр фестивале елның күренекле вакыйгасы булачак, ул өченче тапкыр Бөгелмәдә август аенда узачак һәм 2021 елда Төбәкара фестиваль булачак.6600
-
23 гыйнвар 2021 - 14:39Татарстан урманнарында «каракорт» үрмәкүчләре очрый башлаган Былтыйр республикада ике кешене шундый үрмәкүч тешләгән.5600
-
21 гыйнвар 2021 - 10:09Бөгелмәгә эшлекле визит белән ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов килде.
-
18 гыйнвар 2021 - 10:05“Бөгелмә-Сервис” ҖЧҖ директоры шәһәрдә юлларның ничек чистартылуы турында сөйләде
-
13 гыйнвар 2021 - 15:22Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе директоры җылыту өчен түләүләрне үстерү мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирде
-
23 гыйнвар 2021 - 11:24Сугыш хәрәкәтләре ветераннары Хәтер аллеясында өмә үткәрделәрСоңгы көннәрдә безнең төбәктә бик карлы булды.13900
-
22 гыйнвар 2021 - 11:16Бөгелмә полиция хезмәткәрләре һәм эчке эшләр бүлеге каршындагы иҗтимагый совет әгъзалары «Студентлар десанты» акциясе үткәрделәр Бөтенроссия акциясендә «Бөгелмә аграр көллияте» студентлары катнашты.31500
-
22 гыйнвар 2021 - 17:36Бөгелмә районы яшьләре өчен спорт эстафетасы үткәрелде Прогресс балалар бакчасында балалар арасында “Спорт иленә сәяхәт” дигән чара узды.14900
-
23 гыйнвар 2021 - 11:24Сугыш хәрәкәтләре ветераннары Хәтер аллеясында өмә үткәрделәр Соңгы көннәрдә безнең төбәктә бик карлы булды.13900
-
22 гыйнвар 2021 - 19:48Сәидә Мөхәммәтҗанова Мәҗит Гафури сүзләренә язылган җыр башкарып, Гран-при алган Шагыйрьнең «Бер гашыйкның сүзләре» шигыренә көйне Башкортстан татары, музыкант Радмир Шәйхетдинов иҗат иткән.13300
-
22 гыйнвар 2021 - 09:32«Матур» датада Бөгелмәдә җиде пар өйләнеште Туй теләсә кайсы пар өчен бик мөһим көн, аларның һәрвакыт бу матур тантаналы көнне вак-төягенә кадәр алдан уйлап куясылары килә. Һәм датаны сайлау да искәрмә түгел.12100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика