Бөгелмә авазы

Беренче карлыгач булып

"Бөгелмә авазы" газетасының тираж мохтаҗлыгы - бүгенге көндә иң кыен сорауларның берсе. Һәркайсыбыздан игътибар һәм ашыгыч ярдәм сорый ул, чөнки нибары бер данә газетага язылып, бу мәсьәләне тулысынча хәл итәргә була. Газетага тугры калган әбунәчеләр арасында, иң өлкән яшьтәге мөхтәрәм укучыларыбыз белән беррәттән, туган тел укытучыларын күрергә гадәтләнсәк тә, бүген...

"Бөгелмә авазы" газетасының тираж мохтаҗлыгы - бүгенге көндә иң кыен сорауларның берсе. Һәркайсыбыздан игътибар һәм ашыгыч ярдәм сорый ул, чөнки нибары бер данә газетага язылып, бу мәсьәләне тулысынча хәл итәргә була.

Газетага тугры калган әбунәчеләр арасында, иң өлкән яшьтәге мөхтәрәм укучыларыбыз белән беррәттән, туган тел укытучыларын күрергә гадәтләнсәк тә, бүген тагын бер куәтле һәм егәрле катлам, күзгә күренеп, оешып килә. Хакыйкый, бу катлам саны ягыннан да, матди мөмкинчелеге ягыннан да газетага язылу мәсьәләсен хәл итәрлек. Аннары безнең җәмгыятьтә тормышны дөрес аңлаган, милли мохитне ихлас кадерләгән башка буын юктыр да. Әйе, сүз пенсия яшенә яңа җиткән һәм яңарак кына лаеклы ялга чыккан кешеләр турында бара.

Барыбызга да мәгълүм: яшь вакытта инсан фани дөнья байлыгына кызыгып, дөнья куып яшәсә дә, олыгайгач, ул тормышка яңача карый башлый һәм күп кенә нәрсәләрнең кадерен, әһәмиятен башкача күрә. Аның милли гаме һәм милләткә ихтирамы арта. Табигый, пенсия яшенә җиткән кеше инде бер көнлек байлык белән генә кызыксынудан туктап, гомерлек, хакыйкый, чын зиннәтләргә күңелен сала башлый. Шушы ягы белән матур да ич ул кояшның байый башлаган чагы!

Бит бездән соң да бу тормышта, бу шәһәрдә, бу районда ниндидер гүзәл нәрсәләр калырга тиеш. "Бөгелмә авазы" газетасы - безнең җирле мәдәниятебезнең йөзек кашы, нинди талантлы, олуг шәхесләр башлап-оештырып җибәргән, шушы мәгънәдә никадәр изге булган, газиз әманәт! Тугры дуслар кебек, күпме еллар бергә атладык без, инде бүген дә газетадан аерылу һич мөмкин түгел!

Чыннан да, әгәр картага күз салсак, без сөекле һәм матур туган телебез ярдәмендә Кызыл диңгездән алып, Тын океанның Татар култыгына хәтле бөтен Азияне камаган Төркия, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан һ.б. җирләрдә тылмачсыз аралаша алганны күрербез. Дөнья картасын бүген үк сатып алып, төрки халыклар яшәгән җирләрне яшелдән буяп куярга кирәк безгә. Аннары иң күренә торган урынга элеп куярга. Дөньяның бүленешен дөрес күзаллау ягыннан искиткеч шәп нәрсә бу!

Шушы яшел урыннарда безнең кардәшләребез, нәкъ безнең кебек үк, милли матбугатның таянычы булып торалар. Аларның ныклыгы безгә дә рух өсти. Без дә үз газетабызны, ай саен, ел саен, һәрдаим саклап калып, Бөгелмә ягын гел яшькелт төстә тотарбыз дип уйлыйбыз. Һәм хыялыбызда гына түгел, ә чын тормышта газетаны дистә еллар буена саклаган һәм арабыздан берәм-берәм китә барган даими әбунәчеләребезгә лаеклы алмаш булып яңа буынның, яңа дусларыбызның аяк басуын күрербез.

...Төптәнрәк уйланганда, бу чор миңа гаять мөһим борылыш чоры булып тоела, чөнки газетаның яңа әбунәчесе формалашып килә. Беренче карлыгач булып, яңа өйләргә очып керәчәк ул. Әлбәттә, моның өчен күп тырышырга кирәк!

Раилә ХАФИЗОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: