Бөгелмә авазы

Бала сәламәтлеге – әти-әни кулында

Бөгелмә үзәк район хастаханәсе травматологы журналистлар белән очрашты. Бу очрашуга шәһәребездә кечкенә баланың дүртенче кат тәрәзәсеннән егылып төшү очрагы этәргеч биргән (газетабызның узган санында бу хакта хәбәр иткән идек). Җәйнең ямьле көннәрендә халыкның иң кызыксынучан өлеше (балалар диюем) еш кына, олылар тарафыннан игътибар җитмәү сәбәпле, караучысыз калалар. Ә бу исә...

Бөгелмә үзәк район хастаханәсе травматологы журналистлар белән очрашты. Бу очрашуга шәһәребездә кечкенә баланың дүртенче кат тәрәзәсеннән егылып төшү очрагы этәргеч биргән (газетабызның узган санында бу хакта хәбәр иткән идек). Җәйнең ямьле көннәрендә халыкның иң кызыксынучан өлеше (балалар диюем) еш кына, олылар тарафыннан игътибар җитмәү сәбәпле, караучысыз калалар. Ә бу исә аларның егылу, бәрелү кебек һәм башка бәхетсезлек очракларына тарып, имгәнүенә китерә. Мәктәп сыйныф диварлары арасыннан иреккә чыккан укучы балалар урамда чабышуны, велосипедта, роликларда йөрүне, әлбәттә, тансыклаган. Хәрәкәтчән уеннар кызык алар өчен. Шул ук вакытта уяулык та җитеп бетми. Ямьле көндә бер-берсе белән очрашып, гәп куерткан әти-әниләр дә еш кына балаларын күз уңыннан ычкындырып җибәрәләр. Үзенә үзе "хуҗа" булып алган бала еш кына бәлагә тарый да инде...

Балаларны бәла-казадан ничек саклап калырга? Бу хакта журналистларга Бөгелмәнең баш травматологы Арслан Хәбибуллин сөйләде.

- Өлкәннәр балаларга карата игътибарлырак булсалар, күп кенә имгәнүләр бөтенләй булмас иде, - дип саный белгеч. Аның моңа иманы камил. Ә бит Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, имгәнү, физик зыян күрүләрнең 25 проценты бала яшендәгеләр "өлешенә" эләгә. Өч яшьтән олырак балалар арасындагы үлем-китемнәрнең төп сәбәбе дә имгәнүләргә туры килә.

Җәйге чорда балаларга медицина ярдәме күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итүләр бермә-бер арта - хастаханәнең пациентларны кабул итү бүлеге - приемный покойда әйтәләр моны. Ә травматология бүлеге мөдире Арслан Гомәрович исә балалар арасында актив, хәрәкәтчән спорт уеннары уйнаганда имгәнүләрнең беренче урында торуын әйтә. Кагыйдә буларак, велосипедта, роликларда йөргәндә килеп чыга бу хәлләр. Икенче урында исә бәрелүләр, сыдырылулар, сөяк сынулар - болары инде ишегалларындагы мәйданнарда чатыр чапканда килеп чыга торган казалар нәтиҗәсе. Әти-әнисе бер генә минутка башын читкә борган арада таучыкка менеп киткән, "дөнья күрәм" дип, өй түбәләренә менеп баскан, гараж түбәсеннән чапкан, атынгычта "кояш" ясарга омтылган балалар...

- Хәтта поликлиникага килгән чакта да балаларның әти-әни игътибарыннан читтә калуын күрергә була, - ди балалар хастаханәсе баш табибы вазифаларын башкаручы Владислав Бондаренко. - Олылар үзара сүзгә мавыгып киткән арада бала урындыктан егылып төшә, өстәл почмагына бәрелә, берәр нәрсәгә абынып егыла...

Биек җирдән егылып төшүләре дә шушы категория имгәнүләргә керә. Балкон ишеге, тәрәзә ачык булган бүлмәдә баланың үзен генә калдырырга һич ярамый. Бала тәрәзә төбенә менеп басып, урамны күзәтү гадәтенә дә күнегергә тиеш түгел. Чебен-черкидән саклый торган челтәр бала өчен саклану чарасы түгел ул. Урамны, үткән-сүткәннәрне, кошларны күзәтәсе килгән чакта карап утыру өчен ишегалдында утыргычлар бар. Тәрәзәне ача торган гади тоткычлар урынына да блокираторлар куярга кирәк. Болар хакында тәрәзәләр ясый торган "Окнариум" фирмасы директоры Илдар Шәрәфетдинов сөйләде:

- Бүгенге көндә куркынычсызлыкны тәэмин итүнең заманча чараларын белергә, шулар белән коралланырга кирәк. Блокираторлар (ә алар бала уенчыкларына караганда кыйммәтрәк димәс идем) ишек-тәрәзәне ачудан бик ышанычлы саклый, - диде ул.

- Сабый туар дип көткәндә, әти-әниләр биләүләр, күлмәк-ыштаннар гына түгел, ә электр розеткаларын томалау җайланмаларын, очлы почмакларга бәрелмәслек итеп, көйләү, тәрәзә ачуны чикләү чараларын да алып, әзерләп куярга тиешләр. Бик актуаль нәрсә бу, - ди Владислав Бондаренко.

Чыгыш ясаучыларның сүзләренә өстәп, Арслан Хәбибуллин шулай да балаларның имгәнүенә, ә кайвакытта хәтта үлеменә китерә торган бәла-казаларга еш кына әти-әнинең ваемсызлыгы сәбәп булганлыгына басым ясап, кабатлап әйтте. Әти-әни һәрчак уяу һәм баласы янәшәсендә булырга тиеш! Иң кыйммәтле нәрсә - баланың исәнлеге һәм сәламәтлеге күп очракта әти-әни кулында ләбаса.

Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА,

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: