Бөгелмә авазы

Алтын җирдән табыла

Халкым, узган гасырның 40 нчы елыннан башлап, ерак бабаларыбыздан мирас булып калган игенчелек хезмәте белән бертигез дәрәҗәдә нефть чыгару эше белән дә шөгыльләнә башлады. Баштарак экологиябезгә зур зыян килә дигән тискәре фикерләр булса да, нефтьчеләребезнең тырыш хезмәте, фидакарьлеге белән яңа ысуллар, технологияләр уйлап табылды. Хәзер инде нефтьне тирә-як мохиткә зарар...

Халкым, узган гасырның 40 нчы елыннан башлап, ерак бабаларыбыздан мирас булып калган игенчелек хезмәте белән бертигез дәрәҗәдә нефть чыгару эше белән дә шөгыльләнә башлады. Баштарак экологиябезгә зур зыян килә дигән тискәре фикерләр булса да, нефтьчеләребезнең тырыш хезмәте, фидакарьлеге белән яңа ысуллар, технологияләр уйлап табылды. Хәзер инде нефтьне тирә-як мохиткә зарар китерми генә чыгару эше җайга салынды. Соңгы елларда нефть табучылар тарафыннан тормышыбызны ямьгә күмәрдәй зур эшләр башкарыла. Һәркемнең хәтерендәдер, нефть һәм газ чыгару идарәләре бу эшне, иң беренче итеп, авыллар янындагы чишмәләрне төзекләндерүдән башлап җибәргән иде. Инешләрне карап, суын чистартып бару белән бергә, чишмәләрне матурлап, төрле исемнәр биреп, һәрберсен сәнгать әсәренә әверелдерделәр, аларга килү юлларын төзекләндереп, халкыбыз күңеленә хуш килердәй итеп эшләгәннәр иде.

Авылларга зәңгәр ягулык кертү, мәчетләр салдыру, иске биналарны төзекләндерү, яңаларын төзетү - болар барысы да нефтьчеләр көче белән халык өчен башкарылган игелекле эшләр. Алар үзләренең искиткеч тырышлыклары белән илебезнең җылылык-энергетика комплексын формалаштыруга һәм илнең энергетика потенциалын ныгытуга үзләренең чиксез зур өлешләрен кертәләр. Белгәнемчә, менә инде җиде ел рәттән йөзәр миллион тонна нефть чыгарыла һәм Татарстанның нефть компаниясе әле һаман да Россия нефть табучылары арасында беренчелекне кулыннан төшерми. Шушы кара алтын аша без бөтен дөньяга танылдык.

Нефтьчеләрнең авыр һәм җаваплы хезмәте турында мин абыемнан (рәсемдә) ишетеп беләм. Ул "Лениногорскнефть" идарәсендә 5 нче разрядлы нефть һәм газ чыгару операторы булып эшли. Аның эше авыр гына түгел, куркыныч та әле. Чөнки аңа һәр көн саен газ иснәргә туры килә һәм бу кеше организмы өчен бик зарарлы. Саклану чаралары бар, әлбәттә, ләкин өзеклекләр дә булып тора, приборлар сафтан чыга, качалкалар ватыла, нефть ятмаларының суланган булуы да эшенә кайвакыт бик комачаулык итә. Шулай булса да, ул үз эшен бик яратып башкара, аның турында миңа да бик күп сөйли, аңлата.

Абыемның эше кызыклы да, мактаулы да, ул төрле һөнәри бәйгеләрдә катнаша һәм һәрвакыт призлы урыннар ала. Үз белемен үстерү өстендә дә даими эшли, квалификацион категориясен күтәрү курсларында укып, яңа технологияләр үзләштерә, яңа чыккан техник приборларны өйрәнә. Хезмәттәшләре аны мактыйлар, иң җаваплы эшләр башкарырга кирәк булганда, нефть кудыру насосларына куркыныч янаганда, аны чакырталар, киңәш сорыйлар. Кайвакыт эшендә кунып калырга да туры килә. Хезмәт тәҗрибәсе зур һәм нәтиҗәле булганга, яшьләргә үзен үрнәк итеп күрсәтәләр. Ул һәркемгә кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша, төпле киңәшләрен бирә, тәфсилләп аңлата, өйрәтә. Кыскача гына итеп әйткәндә, үз эшенең остасы, килгән һәр яшь белгечнең остазы ул.

2010 елның сентябрь аенда зур вакыйга булды - нефтьчеләр өч миллиард тонна кара алтын чыгаруга ирештеләр. Бу - бик зур нәтиҗә, меңләгән кешеләрнең, эшчеләрнең хезмәт казанышы. Хәзер безнең Татарстаныбыз нефть запасы белән Канада, АКШ һәм Венесуэла белән тиң.

Җирнең җиде катын

Тишеп, кара алтын

Табарга да безгә, табарга.

Бәхетне иш итеп,

Мәңге яз хис итеп,

Янарга да безгә, янарга!

- дип җырлап эшли безнең кадерле нефтьчеләребез. Шулай булмаса, без мондый матур, заманча җиһазландырылган мәктәпләрдә укый, шундый мәһабәт спорт сарайларында шөгыльләнә, төзек юллардан йөри алыр идекмени?! Рәхмәт сезгә, илгә ямь бирүчеләр!

Алинә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА, 3 мәктәпнең 9 "А" сыйныфы укучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: