Бөгелмә авазы

“Алмакай”да – ат чабышы

Милләтебезнең бер үзенчәлеге булып торган атлар чабышының күп гасырларга киткән тарихы бар.

Милләтебезнең бер үзенчәлеге булып торган атлар чабышының күп гасырларга киткән тарихы бар. Күпмедер дәрәҗәдә онытылып, җуелып, инде бетүгә барган бу традицияне яңарту үрнәкләре күзәтелә – быел ул күрше Лениногорск районы территориясендәге Югары Каран авылында өченче тапкыр уздырылды.

Әлеге бәйге уза торган “Алмакай” ат утары хуҗасы Фәрит Мәсабих улы Нәбиуллин бабаларыбыздан калган мирасны барларга, йолаларны дәвам итәргә, аны яшь буынга да күрсәтергә, анда актив катнашырга кирәк дигән фикер белән янып йөри. Быел да менә ул оештырган бәйгегә чабышкылар кайлардан гына килмәгәннәр: Бөгелмә, Әлмәт, Саба, Биектау, Зәй, Баулы, Менделеевск, Әлки, Питрәч районнарыннан барлыгы 30дан артык ат катнашты анда.

3,5 чакрымга узышуда 2 яшькә кадәрге татар токымлы атлар арасында беренче булып, “Аргамак” кушаматлы аты белән Аделия Әхмәтвәлиева килде. 11нче сыйныф укучысы “Алмакай” атлары янына өч ел инде килеп йөри, өйрәнә икән. Татар атларының 7 чакрымга узышында да “Алмакай” вәкиле – Самат Нәбиуллин иярләгән ат килде. Ә тагын 10, 5 километрга узышлар булды, анысында төрле токым атлар катнашты.

Бәйге җиңүчеләренә бүләккә – тай, икенче урын алучыларга – бозау, өченче урын алганнарга сарыклар тапшырылды.

Бу бәйрәмдә катнашкан ТР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов та: “Биредән татар аты сатып алам, алдагы елга үзем дә ярышта катнашырга киләм”, – дип, канатланып китте. Ә Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәтен белдерде. Татарстан Аксакаллар Шурасы да матур бәйге көненә бүләкләр әзерләгән. Аларны Шура рәисе Рәүф Ибраһимов тапшырды.

Быел бәйге күпкырлы булуы, һәркем күңелен җәлеп итәрлек тамашалары, ярышларга байлыгы белән аерылып торды.

Сәхнәдән җыр-моң агылды; ямьле яшеллеккә күмелеп килгән тау итәге хозурлыгында шашлык, пылау исләре аңкып, борыннарны кытыклап торды, кунаклар бик рәхәтләнеп алар белән нигъмәтләнде, Башкортстан кунаклары кымыз белән сыйлады.

Төрле үсентеләр, чәчәк орлыклары, агач-куак үсентеләре сатып алырга, теләгән кешеләргә аларны үстерү буенча оста бакчачы Франс Хәсәнов киңәшләрен ишетергә була иде.

Татар Димскәеннән Роза Рәхмәтуллина киез келәмнәре белән шаккатырды. Алардан күңелгә нур, җанга сихәт, тәнгә шифа өстәлә.

Бу көнне шулай ук ат дагалау тәртибен күрергә, төрле мастер-классларда катнашырга, алардан тыш төрле уеннарда катнашырга мөмкин иде: башта Карабаштан каратэ белән шөгыльләнүчеләр үзләренең җитезлеген, чослыгын, елгырлыгын күрсәтте. Аннары түмәр яру, таш ыргыту, аркан элү, җәядән ук ату, бүрәнә ташу, йөк төялгән ат арбасын тартып бару кебек уеннар башланып китте. Быел беренче тапкыр “Кыз куу” йола-уены да күрсәтелде. Атта җилдереп киткән җайдак кызны шулай ук атта егет куып җитеп, аның кулыннан яулык алып, болгау бик күркәм һәм мавыктыргыч, матур күренеш иде.

Быел бәйрәмгә махсус карарга дип килүчеләр дә күп булды. Казан шәһәреннән, мәсәлән, КДУда 40 ел югары математика укыткан, 20 ел дәвамында репрессия корбаннары клубын җитәкләгән, инде 15 ел “Гөлҗамал” ансамбленә җитәкчелек итүче Фәрзәнә Кулеева – шундыйларның берсе. Ансамбль гармунчысы Әнвәр Гыйниятуллин уйнавына кушылып, ул бик моңлы итеп, татар халык җырларын җырлады. (Сүз уңаеннан. Фәрзәнә ханым “Алмакай”ның терлекчеләр йортына, Карабаштагы Һади Атласи исемендәге музей-китапханәгә үзенең “Әнием – нәселем йөзек кашы” дигән китабын бүләк итте). Аның инде онытылып беткән диярлек “Порт-Артур” җырын башкаруын Чиләбедән  кайткан якташыбыз Альберт Шәяхмитов махсус кинога да төшереп алды. Нияте бу чыгышны Карабаш тарихына багышлаган яңа фильмында куллану икән. Чөнки Карабаштагы исем-атамалар арасында “Порт-Артур” дигән җирлек атама да бар – менә бит, теләгән һәм тырышкан кешегә Аллаһы Тәгалә җаен тудырып, форсатын чыгарып тора.

“Алмакай”ның эшләре гөрләп барсын, анда милли йолаларга корылган шушындый бәйге-бәйрәмнәр дәвамлы булсын, ел да уздырылып торсын, яңа очрашулар насыйп булсын дигән теләктә калабыз.

Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ.

Рәсемнәрдә: бәйрәмнең күңелле мизгелләре.

Автор фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: