Бөгелмә авазы

Алда – мөһим эш

Шушы җәйге кызу көннәрдә республикабызда эшләр гөрләп бара. Газетадан укып беләбез, кабул ителгән барлык программалар гамәлдә - парклар һәм скверлар реконструкцияләнә, күпфатирлы йортларда капиталь ремонт бара, яңа йортлар калка, юллар төзекләндерелә һ.б. Бу эшләрнең барысын да Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов үз контролендә тота.

Агымдагы елның сентябрендә узачак Президент сайлаулары бүгенге көндә иң мөһим эшләрнең берсе булып тора. Үз халкына чын йөрәктән хезмәт итүче күренекле шәхесебез Рөстәм әфәнде Миңнеханов моннан ары да халык ышанычын аклар дигән өмет белән яшибез. Һәркем үз эше, үз хезмәте белән мәшгуль булганда гына җәмгыятебездә тотрыклылык булачак, Аллаһ боерса.
Республика халкы үз күзләре белән күреп тора: Татарстанда Р. Миңнеханов җитәкчелегендә зур эшләр башкарыла. Республикабыз ил күләмендә генә түгел, ә дөнья күләмендә дә танылу алды. Ирешелгән уңышларыбыз да бар, сөбханалла, күз генә тимәсен. Яңадан-яңа предприятиеләр ачыла, димәк, халык өчен яңа эш урыннары булдырыла дигән сүз бит бу! Ял итү урыннары, спорт белән шөгыльләнергә универсаль спорт мәйданчыклары бар. Төрле мәдәни чаралар уздырыла, милләтара дуслыкны ныгыту өстендә күләмле эш алып барыла. Боларның барысына да Президентыбыз тырышлыгы белән ирешелә дисәк, бер дә ялгыш булмас, җәмәгать.
Президент сайлауларына ике айлап кына вакыт калып бара. Әлеге мөһим гамәлгә бөтен җитдилеге белән карап эш итик. Бердәм булыйк, бергә булыйк.
Әлфинә КӘРИМОВА,
педагогик хезмәт ветераны.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: