Бөгелмә авазы

Алда җиңүлəр көтə!

Менə безнең чаңгычылар да, мəктəп укучыларының Бөтенроссия спартакиадасы кысаларында, республика ярышларында чыгыш ясау дəрəҗəсенə ирештелəр. Түбəн Каманың Красный Ключ бистəсендəге "Алмаш" спорт комплексының чаңгы юлында зона этапларында җиңү яулаган 12 команда очрашты. Чаңгы ярышлары ике көн дəвам итте. Көрəш искиткеч киеренке булды. Һəр секунд, чаңгыда йөрү техникасын белү, җиһазларны əзерлəү,...

Менə безнең чаңгычылар да, мəктəп укучыларының Бөтенроссия спартакиадасы кысаларында, республика ярышларында чыгыш ясау дəрəҗəсенə ирештелəр. Түбəн Каманың Красный Ключ бистəсендəге "Алмаш" спорт комплексының чаңгы юлында зона этапларында җиңү яулаган 12 команда очрашты. Чаңгы ярышлары ике көн дəвам итте. Көрəш искиткеч киеренке булды. Һəр секунд, чаңгыда йөрү техникасын белү, җиһазларны əзерлəү, тренерларның карарлары һəм, əлбəттə,ярышларда катнашучыларның хис-тойгылары - менə нəрсəлəр хəл итте ярышларның нəтиҗəсен. Яхшылардан яхшылар - алдан фараз ителгəн Түбəн Кама, Сарман, Балтач командалары - хаклы рəвештə беренче өч урынны бүлештелəр. Безнең команда, кызганычка, алардан калыша төште, əмма мактаулы дүртенче урынга лаек булды! Чыннан да, ярышларның республика дəрəҗəсендə алып барылуын, көчлелəрдəн-көчлелəр генə чыгыш ясавын истə тотканда, бу - зур җиңү. Безнекелəр сынатмады. Казан, Кайбыч командаларын да уздылар. Бигрəк тə кызларның уңышлы чыгышын билгелəп үтү кирəк - эстафетада алар өченче урынны яулады. Кирилл Потапов исə спринта республикада 6 нчы урынны алды! Ярышларда катнашкан барлык чаңгычыларыбызга: А. Боталов, Н. Васильев, В. Маликов, Д. Мерзляков, К. Потапов, В. Баранова, Д.Гатауллина, М. Мазлова, А. Низамова, Р. Сəүбəновага да зур рəхмəт белдерəбез. Алар Бөгелмə районы исеменнəн чыгыш ясадылар һəм сынатмадылар,ə Подгорный мəктəбе данын республика күлəмендə күтəрделəр. Без күнегүлəрне дəвам итəбез, килəчəктə җиңүлəр көтəсенə ышанабыз. Барысы да алда əле!

Андрей АНДРЕЕВ,

Подгорный мəктəбе

физкультура укытучысы.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: