Бөгелмә авазы

Аксакалның сүзе хак: Ач күзеңне – дөнья бу

Җитди халык кондукторлар: Елмаймыйлар, көлмиләр, "Рәхим итегез", - дигәннең Ни икәнен белмиләр. Әйткән сүзләре - аткан ук, "Булдырабыз!" дисәләр. Хәзер хәбәр язмыйм инде: Пенсияне кисәләр. Даруга бәяне хәзер Меңәр сумлап саныйлар. "Чирле чебеш", карт-корыны Дару сатып талыйлар. Ярдәм сорап килүләрдән Түрәләр бер котылыр. "Сугыш чоры балалары" Дип сөйләү онытылыр. Тегермәннең...

 

Җитди халык кондукторлар:

Елмаймыйлар, көлмиләр,

"Рәхим итегез", - дигәннең

Ни икәнен белмиләр.

 

Әйткән сүзләре - аткан ук,

"Булдырабыз!" дисәләр.

Хәзер хәбәр язмыйм инде:

Пенсияне кисәләр.

 

Даруга бәяне хәзер

Меңәр сумлап саныйлар.

"Чирле чебеш", карт-корыны

Дару сатып талыйлар.

 

Ярдәм сорап килүләрдән

Түрәләр бер котылыр.

"Сугыш чоры балалары"

Дип сөйләү онытылыр.

 

Тегермәннең куласасы

Бер әйләнә, бер баса.

Олы түрә урлаша да

Югарырак урнаша.

 

Өркәбез суга төшүдән,

Куркабыз ашка пешүдән.

Ашыкмасак, төшмәбез лә,

Өреп капсак пешмәбез дә.

 

Һәркемнең дә үзе белән

Күләгәсе янәшә.

Егет булмый, күләгәдән

Куркып-өркеп яшәсә.

 

Алыпсатар саналса да,

Хәзер ул да "урта бай".

Бер бәрәңге "авыр тартса",

Сата кисеп урталай.

 

Түрәләрне тиз күрәләр,

Гаеп табып, сүгәләр.

Чүпне чүплеккә салмыйлар,

Юл буена түгәләр.

 

Сайлау җитсә, "коткы" китә,

Ишәя партияләр.

Кәнәфи тәмен тойганнар

Янә битлек кияләр.

 

Төнге тынлык - серле тынлык.

Мәхәббәтләр яңара.

Кемдер үз насыйбын таба,

Ә кемнәрдер алдана.

 

Бер көнлек тә, гомерлек тә

Була ул сөйгән ярлар.

Бер-берсенең исемнәрен

Белмәгән парлар да бар.

 

Җиткән егеткә дәрәҗә -

Алып кайту.

Җиткән кызларны бизәми

Барып кайту.

 

Кара күзлек кияләр дә

Акны кара дияләр.

Меңнәр урлап туймаганнар

Миллионга "тияләр".

 

Күзе тонган комсызларның

Миллиардлары банкта.

"Җитәр!" - диеп, катгый сүзен

Әйтер әле халык та.

 

Программалары җитәрлек,

Зур проектлар бихисап.

Шунсы гаҗәп: урыныннан

Һич кузгалмый икътисад.

 

Барыбыз да зарланабыз:

"Юк, - дип, - укырдай китап".

Тукай бүләгенә чират

Торучылар бихисап.

 

Кибет киштәсендә муллык,

Күзләр камаша, күргәч.

Нәфес дигәнең басыла

Куллар кесәгә кергәч.

 

Карыйсың да сокланасың,

Кайчак гыйбрәт аласың:

Кемдер алып тәрбияли,

Кемдер ташлый баласын.

 

"Хурлык" тамгасы куйдылар

Китаплар якканнарга.

Ниндирәк ярлык тагарлар

Мәктәпләр япканнарга?

 

Ярап куя түрәләргә

"Киңәшчеләр" акылы.

Саллыларын киңәшләрнең

Өйдә бирә хатыны.

 

Кул кушырып утырмый ул,

Бүлмәдә "киләп сарый".

Җил-яңгыр тими үзенә,

Хуҗасына да ярый.

 

"Коррупция" сүзе тәмам

Туйдырды, "тешкә тия".

Кодрәтле, көчле илебез

Золымга ник баш ия?

 

Җәмгыять булып яшиләр

Кортлар, кырмыскалар да,

Ипотека дигәннәре,

Нишләптер, юк аларда.

 

Берсеннән берсе калышмый:

Эт чаба дип, бет чаба.

Салым арта, бәя "тешли",

Депутатлар кул чаба.

 

Туган телдә сөйләшмәсә,

Кемлеген була танып:

Ул инде бөтенләй манкорт,

Яисә надан халык.

 

Һәркем үзенчә моңлана,

Моң салына җырга да.

Җырдан-моңнан мәхрүмнәргә

Яшәү авыр дөньяда.

 

Кәефләр кырылганда да

Дару файда бирә ул.

Карчыгым "аспирин" каба,

Ә мин үзем - "валидол".

 

- Акцияләр бик ешбула,

Файдалымы сезнеңчә?

- Үтмәс товарны аткару

Әмәле ул безнеңчә.

 

Ярсыган чаклар да була,

Кайчакта күңел тула.

Сабырлыгыңны җуймасаң,

Хәвеф-хәтәрсез уза.

 

"Хат"ның "намә" чагы булган.

Меңәр чакрым йөргән хатлар.

Каурый белән язганда да

Хата ясамаган татар.

 

Тиен тулмаса мең сумга

Бурлык түгел икән ул.

Угрыларны дәртләндереп,

Язганнар шундый канун.

 

Алсулана офык, таң ата.

Уяна бакчалар, сандугач.

Нәүмизләнәм янә, моңаям,

Тагын бер сагышлы көн тугач.

 

Коррупциядә гаепләп,

Урыныннан кудылар.

Бергә урлашып шомарган

"Зам"ын шунда куйдылар.

 

Әйләндек без җанатарга,

"Хоккей" чире тиде дә.

Карчыгыма - җитмеш алты,

Үзем сиксән җидедә!

 

Әй "уйныйлар" вакыт белән,

Боргалап сәгать угын.

Үзгәртә алмыйлар мәгәр

Ай белән Кояш юлын.

 

Хәтер бер яңартыр әле

"Сугыш чоры балаларын".

Түз, Хөкүмәт, котыласың:

"Китеп бара" калганнары...

 

Инде ерак калсалдар да,

Күз алдымда бар да һаман.

Юктыр ла ул үткәннәргә

Сагышланып карамаган.

 

- Ник кыйммәт сатасың? - диеп,

Сораган идем.

- Бу сиңа күкәй түгел бит,

Йомырка" - диде.

 

Ялгызлыкның яманлыгын

Ялгызлар белә.

Язмасын яшәү бәндәгә

Берүзе генә.

 

Авыр сүз әйтүдән саклан,

Ягымлы бул, иркәлә.

Аның кулына калуың

Бик ихтимал иртәгә.

 

Урамда егылсаң,

Бюллетень бирерләр.

Өеңдә егылсаң,

"Дивана" диерләр.

 

Гел пыскып янулар булмый,

Кайчак дөрләп китәсең.

Дөрләп киткән чакларыңда

Бәхетле хис итәсең.

Ягсуп МОРТАЗИН,

Бөгелмә шәһәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: