Бөгелмә авазы

Адәмнәргә үрнәк булырлык (Булган хәл)

Аптека склады ишегалдына күптәннән инде бер ана эт ияләшкән иде. Ул үзенең сөйкемле булуы, акыллылы­гы, ягымлыгы белән бөтен эшчеләрнең мәхәббәтен яула­ды. Барысы да аны сыйпап-сөеп, берәр тәмле әйбер биреп үтәләр. Хәтта өйдән калган ашларына хәтле алып килеп, аны сыйлыйлар. Берзаман Дамка исемле бу эт байтак вакытлар күзгә ча­лынмыйча, югалып торды....

 

Аптека склады ишегалдына күптәннән инде бер ана эт ияләшкән иде. Ул үзенең сөйкемле булуы, акыллылы­гы, ягымлыгы белән бөтен эшчеләрнең мәхәббәтен яула­ды. Барысы да аны сыйпап-сөеп, берәр тәмле әйбер биреп үтәләр. Хәтта өйдән калган ашларына хәтле алып килеп, аны сыйлыйлар.

Берзаман Дамка исемле бу эт байтак вакытлар күзгә ча­лынмыйча, югалып торды. Эшчеләр аны юксынып: «Дам­ка кая икән? Күренми башлады», - дип, бер-берсеннән со­раштырып тордылар. Дамка һәр иртәдә күңелле чинап, аяк асларында бөтерелеп, исән-сау килдегезме дигәндәй, үзенчә сөенеп, барысын да каршы ала, өстәвенә, үзенең сакчы вазыйфасын да яхшы башкарып, бер генә ят кеше­не дә хәбәрсез кертмичә, үзен ишегалдының чын хуҗасы итеп тоеп яши иде. Мондый этнең кинәт юкка чыгуы ба­рыбыз өчен дә сизелерлек вакыйга булды.

Беркөнне төш вакытында Валера исемле шофер ашы­гып складка чабып керде:

- Дамка кайткан, ул ишегалдында, бәбәйләре белән!

Валераның шатлыгы эченә сыймаганлыгы күренеп тора, чөнки алар эт белән бигрәк тә якын дуслар иде. Дамка аны аеруча үз итә, кулларын, битләрен ялап ала, өргән тавышлар чыгарып, кырыенда бөтерелеп йөри тор­ган иде.

Склад эшчеләре дәррәү ишегалдына ташланды. Анда чыннан да Дамка утыра, янында туп кебек түгәрәк, йом­шак, матур олы күзле өч көчек гамьсез генә уйнап йөриләр. Өерелеп чыккан кешеләрне күргәч, алар тиз генә әниләре янына йөгерешеп килеп, бер рәткә тезелешеп утырдылар да искиткеч зур кызыксыну белән тирә-юньне күзәтә баш­ладылар, бер-ике тапкыр чинаган тавыш чыгарып, өреп куйгандай иттеләр. Бу тамашаны күреп, һәр кеше үзенчә сокланды. Эт гаиләсенә ашамлыклар яудыра башлады­лар. Һәрберсе бу самими җан ияләрен сыйлауга үз өлешен кертергә тырышты.

Дамка, ризык күп булса да, бер дә ябырылып, үзе генә ашарга керешмәде. Ул балаларының ризыкка ничек таш­ланып, үтәр-үтмәс тешләре белән әле бер, әле икенче ри­зык кисәкләрен тарткалауларын куанып карап утырды. Байтак вакыт узып, балалары ашап туеп, уйный башлагач кына үзе ризыкка килеп тотынды. Ул бик ачыккан иде. Үзе ашый, үзе балаларыннан бер мизгелгә дә күзен ал­мый. Валера бер көчекне сыйпап карамакчы иде дә, Дам­ка тешләрен ыржайтып, ырлый ук башлады.

- Юк, булмый икән, баласын күз карасы кебек саклый. Якын килергә дә ирек бирми, - диде егет.

Шулай итеп, Дамка тагын ишегалдының хуҗасына әйләнде. Ул көчекләрен ияртеп йөри, алар белән көне буена уй­ный, көчекләре дә күзгә күренеп, матур булып үсеп киләләр. Бу җан ияләренә барысы да яратып карыйлар, сокланалар. Инде икесенә хуҗа да табылып, билгеләп тә куйдылар.

Ике көчеге бер көнне юк булуны Дамка бик авыр кичер­де. Ул ишегалдындагы һәр карыш җирне бик җентекләп, кат-кат иснәп чыкты. Берничә тапкыр озын итеп улап алды. Ниһаять, көчеген ияртеп, оясы янына килеп ятты. Аның бу көнне янындагы баласы белән дә уйныйсы кил­ми иде. Югалган балаларын юксынуы күзләренә бәреп чыккан иде бахырның. Үз уйлары белән чиргә сабыш­ты эт. Соңгы баласы, анасының күңелен күтәрергә теләп, шаяртып-уйнап, әнисенең койрыгын җиңелчә генә тешләп ала, әле ике аягы белән кочаклый, я битен, я му­енын ялап юата. Тик Дамка аңа күз генә сала да уенына җавап бирми. Соңгы нарасыен күздән яздырмаска, аның янына беркемне дә китермәскә кирәк дигән карарга килә кебек ул.

Тәндәге җәрәхәт төзәлгән кебек, Дамканың күңел ярасы да әкренләп төзәлә барды. Ул яңадан көчеге белән уйный башлады, карап торсаң, ниләр генә кыланып бетмиләр! Тузик та шактый үсеп, анасыннан калышмыйча, янәшә утырып, ят кешегә өргән була, мин дә бар әле монда дигәндәй, үзен күрсәтергә тырыша.

Валераны алар бигрәк тә үз итә. Машинасы белән ки­леп туктауга, Дамка көчеге белән килеп тә җитә. Алар куанышып, машина тирәсендә чабыша башлыйлар.

Беркөн шулай Валера әкрен генә машинасын склад ишегенә таба чигергәндә, кинәт кенә машина артыннан этнең әче тавыш белән чинап җибәргәне ишетелде. Вале­ра шунда ук машинасын туктатып, алга алдыра, аннары үзе очып җиргә төшә. Ни күзе белән күрсен, арт санын­нан тәгәрмәч узган көчек ята! Ул бер-ике тапкыр тарты­лып, чинап ала да хәрәкәтсез кала... Баласы тавышына ча­бып килгән Дамка башта баласын иснәп карый, аннары аяклары белән төрткәләгәндәй итә. Валера ни үле, ни те­ре хәлдә катып кала. Менә Дамка чиный-чиный бер Ва­лера, бер сабые янына ташлана: «Нишләттегез аны?!» - дигәндәй, бәргәләнә. Ул арада җыелып өлгергән склад эшчеләре дә Дамканы бик кызгандылар.

- Валера, бу көчекне җирләргә кирәк, Болай итеп, көне буе анасын елатып булмый бит инде, - диештеләр.

Валера шулай итә дә. Тузикны бер тартмага салып, койманың тышкы ягындагы агач төбенә җирләп куя.

Дамка исә Валераның кая таба киткәнен шәйләп ала. Ул койма ярыгыннан чыгып, бик тиз генә Тузикның ка­берен эзләп таба һәм баласын чокып алып, авызына ка­бып, сөйрәп ишегалдына алып кайта да Валераның аяк астына китереп сала.

Моны күреп торган кешеләрнең күзләренә яшьләр ты­гыла. Этнең күзенә, йөзенә чыккан тирән кайгы чаткыла­ры Валераның аеруча үзәген өзә. Ул: «Кичер мине, Дам­ка!» - диюдән башка берни дә әйтә алмый. Аның көчек гәүдәсен үзе белән алып китеп, юлда берәр агач төбенә күмеп китүдән башка чарасы калмый.

Шәһәрне чыккач, беренче очраган чаукалыкта туктый ул. Юлдан ерак булмаган бер каен төбенә чокыр казып, көчекне шунда җирли.

Валераның капкадан чыгып китүен Дамка тагын искәреп калган икән. Ул, машина артыннан калышмый­ча, чаба да чаба. Әйтерсең: «Өлгерә алмасам, баламның кая киткәнен белми дә калам», - дигән уйны уйлаган. Ин­де арып, артта кала башлаган этнең хәленә кергәндәй, ма­шина туктап кала. Дамка Валераның кулындагы таныш тартманы да искәрә. Эт акылы бик сизгер булып чыга шул, ул утырып, бик озын итеп сузып улап ала да Валераның ни эшләгәнен күзәтә башлый. Аннары, Валера китеп бар­ганчы өлгерергә иде дигәндәй, шунда уктай атыла. Эшен төгәлләп, көрәгенә таянган хәлдә нидер пышылдап торган Валера көтмәгәндә атылып килеп җиткән Дамканы күреп:

- Тьфү, шайтанмы әллә син, күземә генә күренәсеңме? - дип куя. Ә Дамка чиный-чиный кечкенә кабер тирәли әйләнеп йөри башлый.

- Дамка, рәнҗемә инде, гафу ит. Сиңа бу кадәр кайгы салганым өчен кичер мине, - дип, егет машинасына та­ба юнәлә.

Дамка тагын әллә ни кадәр вакыт, әле тырмашып, әле чинап, кабер тирәсендә чуала. Кичкә таба тәмам хәлсезләнеп, ниһаять, кабер кырыена килеп утыра. Шул хәлдә ул төнне каршылый. Ул баласы күмелгән каберне таш­лап китә алмый.

Иртәнгә таба һава суына төшкән кебек була. Баш­ка вакытларда ул моны сизмәс тә иде, ә менә бу көнне нишләптер калтырана. Озак та үтми, бөтен тәнен көзән җыера башлый, ул яткан җиреннән тора да алмый. Менә аның башы баласының каберенә сузылып төшә. Тагын берничә минуттан гәүдәсе инде берни сизми башлый...

...Икенче көнне дә юлы төшеп, Валера шул чаукалык яныннан уза. Дамканың кичәге кыланышлары күз алдын­да торып, җанына тынычлык бирми аның. Менә ул тук­тап, машинасыннан төшә, авыр уйлар белән кабер янына килә һәм мондагы күренештән катып кала.

- Әй мескен, - ди ул эченнән генә. - Кайгысын күтәрә алмаган бит.

Егетнең күңелендә адәм балаларына үрнәк булырлык тугрылык күрсәткән бу җан иясенә мәхәббәте икеләтә ар­та. Күзләре ачык калып, үлгән килеш тә баласы каберенә карап ята бит, мескен...

Валера Дамканы баласы янына гүргә иңдереп, каберенә менә соңгы көрәк балчыгын сала...

Май, 2006 ел.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: