Бөгелмә авазы

2 тиенлек бурыч

Шулай күнегелгән, гаиләбезнең беркайчан да коммуналь хезмәтләр өчен бурычлы булганы юк. Айныкын айга түләп барам. Бер кызык хәл сөйлим әле үзегезгә.

Мөбәширә ШӘРӘФЕТДИНОВА,
мәгариф ветераны.
Бөгелмә шәһәре.

Август ае өчен электр энергиясенә түләү ки­тер­деләр. Беләсезме түләү кә­газендә күпме сумма язылган? 0,02 сум! 2 тиен була инде. Хәзер бит андый акча да юк, ап-ак кәгазьне әрәм итеп (хәзер бер бит документ күчермәсен бастырган өчен генә дә 2-3 сум алалар, ләбаса), басып ятканнар бит әле. Сентябрь һәм октябрь айларында да килде шушындый ук кәгазьләр. Аптырап, түләргә булдым инде, чөнки, почтадагы бер хезмәткәр әйткәндәй, ул 2 тиен, пени өсти-өсти, 200 сумга җитәргә мөмкин бит. Яңадан белдем, мондый 1, 2, 3 тиен бурычлары булган кешеләр бер без генә түгел икән, байтак кешегә китергәннәр булып чыкты аны.

Шулай итеп, Аждаһа елына, туры мәгънәсендә, бер тиен дә бурычсыз ке­рәбез, Аллага шөкер.

Ә теге август ае өчен "бурыч кәгазе"н кызык өчен сезгә дә җибәрәм.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: