Бөгелмә авазы

660 еллык Мәхәббәтнамә

Татар халкының борынгы әдәби ядкарьләреннән булган үлемсез "Мәхәббәтнамә" поэмасының иҗат ителүенә 660 ел тулды. "Мәхәббәтнамә" ("Мәхәббәт китабы") - Алтын Урда чоры татар әдәбияты хәзинәләреннән безнең көннәргәчә килеп җиткән шигъри әсәрләрнең берсе. Аны төрки шагыйрь әл Хәрәзми иҗат иткән. Бу шагыйрьнең Алтын Урда ханы Җанибәк нәселеннән булган Мөхәммәдхуҗа бәк хозурында яшәп...

Татар халкының борынгы әдәби ядкарьләреннән булган үлемсез "Мәхәббәтнамә" поэмасының иҗат ителүенә 660 ел тулды.
"Мәхәббәтнамә" ("Мәхәббәт китабы") - Алтын Урда чоры татар әдәбияты хәзинәләреннән безнең көннәргәчә килеп җиткән шигъри әсәрләрнең берсе. Аны төрки шагыйрь әл Хәрәзми иҗат иткән. Бу шагыйрьнең Алтын Урда ханы Җанибәк нәселеннән булган Мөхәммәдхуҗа бәк хозурында яшәп алганлыгы һәм бәкнең үтенече белән аңарга багышлап, XIV гасырның 50 нче еллары башында әлеге әсәрне язганлыгы билгеле.
Поэма эчтәлегенең төп сюжет сызыгы гыйшык тоткан егетнең сөйгән кызына юллаган хатлары рәвешендә булып, алар Мөхәммәдхуҗа бәк адресына әйтелгән шигъри парчалар - мөстәкыйль яңгырашлы мәснәви, газәл жанрындагы шигырьләр белән аралашып бара. Әсәрнең теле Шәрекъ поэзиясенә һәм борынгы татар шигъриятенә хас тасвири сыйфатларга - традицион эпитетларга, чагыштыру-метафораларга бай булуы белән аерылып тора.
Поэманың иң борынгы кулъязма нөсхәләреннән 1432 һәм 1508 елгы күчермәләре хәзерге вакытта Лондондагы Британия музеенда саклана икән. Әсәрнең беренче гыйльми басмасы 1957 елда Неапольдә (Италия) дөнья күрә, аннары инде Мәскәү, Казан, Ташкент калаларында да аерым гыйльми басмалары нәшер ителә.
Сүз уңаеннан. Идел-Урал татарларының мәдәни үсешенә Алтын Урда чорында йогынты ясаган әсәрләр арасында, әл-Хәрәзмидән тыш, Сәйф Сараи ("Гөлестан бит-төрки"), Мәхмүд әсСараи әль-Болгари ("Нәхҗ әль-фәрадис"), Рабгузый ("Кыйссасел-әнбия", Мөхәммәдьяр ("Төхфәи мәрдан" һәм "Нуры-Содур") һ.б. авторлар да бар. Чыгышы белән Болгардан булган, Сарай-Бәркәдә эшләгән Мәхмүд бин Гали әсәре Нәхҗ әль-фәрадис ("Оҗмах бакчаларына ачык юл") 1357 елда язылган. Бүгенге көнгә кадәр сакланган 11 кулъязма күчермәсеннән 1360 елга караганы (иң борынгысы) Төркиядә саклана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: