Бөгелмә авазы

22 июнь – Хәтер һәм матәм көне:Разведчиклар элекке була алмый...

Кайгылы көн - озак еллар үткәч тә кайгылы матәм көне ул. 2016 елның 22 июнендә илебез тарихында иң канкойгыч дәһшәтле сугыш башланганга 75 ел тула. Прогрессив кешелек дөньясы бу датаны мәңге онытмаячак, әйтеп бетергесез югалтулар бәрабәренә яуланган Җиңү көне дә хәтерләрдән җуелмаячак. Бу язмам Бөек Ватан сугышы ветераны, "СМЕРШ" ("Смерть...

 

Кайгылы көн - озак еллар үткәч тә кайгылы матәм көне ул. 2016 елның 22 июнендә илебез тарихында иң канкойгыч дәһшәтле сугыш башланганга 75 ел тула. Прогрессив кешелек дөньясы бу датаны мәңге онытмаячак, әйтеп бетергесез югалтулар бәрабәренә яуланган Җиңү көне дә хәтерләрдән җуелмаячак.

Бу язмам Бөек Ватан сугышы ветераны, "СМЕРШ" ("Смерть шпионам!) подразделениесе разведчигы, совет милициясе ветераны, отставкадагы капитан Валентина Андреевна Петровага багышлана. Ул хәзер арабызда юк инде. Аның турында хатирәләр белән кызы Людмила Андреевна Грич уртаклашты. Әнисенең Кызыл Армия һәм милиция сафларында ничек хезмәт иткәне дә, лаеклы ялга чыкканнан соң нинди җәмәгать эшләрен алып баруы турында да күп нәрсәләр сөйләде.

Валентина Андреевна 1920 елның 22 ноябрендә Тамбов өлкәсендәге Мичуринск шәһәрендә туа. Алты балалы гаиләдә баш бала була ул. Әтисе - тимер юлчы, әнисе өйдә тора, балалар тәрбияләүче хуҗабикә. Алар икесе дә чын коммунистлар була. Шундый ук идеяләр яшьтән үк Валентинаның да канына сеңеп үсә. Шундый бирелгәнлеге, партия идеалларына тугрылыгы өчен соңрак хәтта "50 лет пребывания в КПСС" бүләгенә ия була.

1940 елда Валентина ун сыйныфны тәмамлап, Ленинградка китә һәм диңгезчеләр әзерли торган училищега "Штурман дальнего плавания" белгечлеге буенча укырга керә. 1941 елда аны, башка курсантлар белән бергәләп, Ригага ике мачталы суднода практика үтәргә җибәрәләр. 1941 елның 22 июне көнне иртә белән камбузда (судно кухнясы) дежур торырга тиеш була ул, шуңа күрә ул көнне бик иртә тора. Шул көнне курсантлар иртәнге ашны ашарга утырулары була, кинәт сиреналар улый башлый, шомлы тавышлары белән гудоклар кушыла. Һәр тарафтан: "Сугыш! Сугыш!" - дигән кычкыру авазлары ишетелә. Молотов белән Риббентроп тарафыннан имзаланган ике яклы килешүгә чын күңелдән ышанып яшәгән халык фашистларның илбасарларча басып керүен күз алдына да китермәгән була, билгеле. Шул ук көнне булачак морякларны поезд белән кире Ленинградка озаталар. Гадәттә 6 сәгать кайта торган юлны алар бу юлы бомбалар астында 6 тәүлек кайталар.

Юлда кайтканда Валентина ике ирнең үз-үзләрен тотышында ниндидер үзенчәлек барлыгын искәрә. Берсе хәрби киемдә булган бу ирләр белән яшьләр үзара танышып, сөйләшеп китәләр. Ир кешеләр бер станциядә төшәчәкләрен әйтсәләр дә, һаман да алга таба баруларын дәвам итәләр. Үзләрен шактый сәер тоталар: тирә-юньдәгеләргә ничектер сагаеп кына карыйлар, кеше сүзенә бик катышмаска тырышалар, һәрбер станциядә поезддан төшәләр дә, кузгалыр алдыннан гына тагын кереп утыралар. Шулай берничә тәүлек вакыт узгач, әлеге поезд узган һәрбер станциянең немецлар тарафыннан юк ителә барганлыгы турында хәбәрләр ишетелә. Нигәдер барысында да әлеге ике ирнең бу эшкә катнашы юкмы икән дигән шик туа. Поездда НКВД хезмәткәрләре күренүгә, Валентина бу шикне сөйләп бирә. Мәгълүматны тикшереп карагач, чыннан да, теге икәүнең совет тылына "командировка"га килгән немец диверсантлары булу ачыклана.

Ленинградтан "өлгереп җитмәгән" морякларны өйләренә кайтарып җибәрәләр. Мичуринскига кайткач, Валентина шунда ук шәфкать туташлары әзерли торган тизләтелгән курсларга укырга керә һәм аны тәмамлагач, госпитальгә эшкә җибәрелә. Беркадәр вакыттан соң Валя Петрованы, ә ул комсомол оешмасы секретаре да була, шәһәр партия комитетына чакырып алалар һәм эчке дошманнарга: бандитларга, каракларга, спекулянтларга каршы "сугышырга" чакыралар. 1942 елда башка берничә кыз белән аны Тамбовка, шәһәр милициясенең җинаятьчеләрне эзләү бүлегенә җибәрәләр. Озак хезмәт итми ул анда. Фронтка ашкына торган кыз, Сердловск НКВД мәктәбенә курсантлар җыюларын ишеткәч, укуга китү өчен юллама алуга ирешә. Бик тырышып укый, имтиханнарын "отлично"га гына бирә. Аннары берничә иптәше белән аларны "СМЕРШ"ның Мәскәү подразделениесенә билгелиләр.

СМЕРШ"ның төп идарәсе НКВДның аерым бүлек идарәсендә оештырылып һәм Оборона наркоматы карамагына тапшырылган була. "СМЕРШ" сугышчылары Кызыл Армия сафларындагы чит илләр разведчикларына, сатлыкҗаннарга, дезертирларга, корткычларга каршы көрәш алып баралар һәм әсирлектә, дошман чолганышында булып кайтканнарны тикшерәләр.

Шул ук елның җәендә Валентинаны Смоленск ягына фронтка җибәрәләр. "СМЕРШ" вәкиле булуы турында күп сөйләргә яратмаган ул, биографиясенең ул битләрендә билгеле мәгълүматка караганда, билгеле булмаган нәрсәләр күбрәк. Шулай да Валентина Андреевна үзенең элемтәчесе Вера турында еш искә ала торган булган. Сугыштан соң алар очрашып, контрразведкада эшләгән чорларын искә, сөйләшеп тә утырганнары булган әле аларның.

Җиңү яуланып, бер ел вакыт узгач, Валентина җитәкчелегендәге 16 хезмәткәрдән торган "СМЕРШ" бригадасын Германиядәге Совет гаскәрләренә җибәрәләр. Өч ел хезмәт иткәч, ул туган илгә әйләнеп кайта.

Тыныч тормышта Чистай, Бөгелмә дәүләт куркынычсызлыгы комитетларында (КГБ) эшли, соңрак милиция погоннары "тагып карарга" була. Ошап китә бу хезмәте - милиция капитаны дәрәҗәсенә кадәр үсә. Ә бит 50 - 60 нчы елларда милиция бүлеге начальниклары да капитан, яисә майордан ары күтәрелә алмыйлар иде.

Петрова җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченныеның тынгысыз тормышына бик тиз кереп "чума". Сугыштан соң илдә кораллы бандаларның ишәйгән вакыты була бу. Фронтовикларның иң яхшыларын сайлап, аларга каршы көрәшкә җибәрәләр. Валентина Петрова да шулар арасында була. Милиция начальнигы булып ул чорда тәҗрибәле фронтовик, шулай ук "смершевик" Шәйхи Хәйретдин улы Гамбәров җитәкчелек итә. Кеше талап, җан кыеп йөргән Куковякиннар бандасы гына да ни тора! "СМЕРШ"ның чыныккан кадрлары аларны да юк итә, җинаятьчеләр тиешле җәзасын ала: кемнедер атарга хөкем итәләр, кайсыларын гомерлеккә төрмәгә ябалар. Закон кырыс, әмма гадел.

Бөгелмә милициясендә Валентина Андреевна 20 елдан артык эшли. Бик күпләрне туры юлга чыгара, бик күпләрнең кыңгыр эшләрен фаш итә, лаеклы җәза алганнары да соңыннан аңа үч тотып йөрми, намус белән хезмәт итәләр.

Пенсиягә чыккач та Валентина Андреевна өйдә генә утырмый: башта - драма театры директоры урынбасары, аннары РЭТО заводында кадрлар бүлеге начальнигы була. Иҗади һәм актив тормыш белән яшәвенә тагын бер дәлил - АТХ-8, 1188 нче автоколоннага караган балалар бакчаларында берничә ел дәвамында Кыш бабай ролен дә башкара әле ул.

Кызы искә алуынча, С.М. Буденный турындагы шигырьләрне бик ярата торган булган Валентина Андреевна. Чын коммунист, совет иленең ихлас патриоты була, Ю. Гагаринга, советлар илендә бара торган төзелешләргә мөкиббән булып яши, ил казанышлары белән чын күңелдән горурлана, шатлана торган була. Озак еллар дәвамында "Ветеран" клубына җитәкчелек итә.

Валентина Андреевна Петрова 89 яшендә вафат була. Варисларына үзе турында иң яхшы хатирәләр генә калдыра ул. Ә тагын истәлеккә ил бүләкләре - "Ватан сугышы " ордены, "За победу над Германией", "Ветеран труда", "50 лет пребывания в КПСС" медальләре кала. Валентина Андреевнаның портреты Бөгелмә эчке эшләр бүлегенең Сугышчан дан музеена да куелган. Гомер буе хәвеф-хәтәр эчендә кайнап яшәгән, шундый шартларда хезмәт итүне намус эше дип санаган яхшы күңелле гадел кешенең, сугыш һәм хезмәт ветеранының яшәү рәвеше, аның турындагы якты хатирәләр яшьләргә үрнәк булып тора.

Владимир ПАРШИН,

Бөгелмә эчке эшләр бүлеге ветеранар советы рәисе,

Отставкадагы милиция подполковнигы.

Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: