Бельгия–Бразилия матчы вакытында «Казан-Арена» стадионы янындагы юллар ябыла

Матчка килүче тамашачыларның билеты һәм җанатар паспорты булырга тиеш.
Бүген, 6 июльдә, футбол буенча Дөнья чемпионатының чирек финал матчы Бразилия һәм Бельгия җыелмалары арасында була. 17.00 сәгатьтән «Казан-Арена» стадионы янында машиналар хәрәкәте ябыла. Бу хакта Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге режим төнге бергә кадәр гамәлдә булачак.
Тамашачылар стадионга уен башланырга өч сәгать алдан, 18.00 сәгатьтә үк керә ала. Оештыручылар матчка иртәрәк килергә киңәш итә. Җанатарларны контроль-үткәрү пунктларында җентекләп тикшерәчәкләр.
Уенны тамаша кылу өчен үзең белән билет һәм җанатар паспорты булырга тиеш. Матч узган көнне стадионда билет сатып алып булмый. Казанда билет сату үзәге Кремль яр буе, 5нче йорт адресы буенча урнашкан.
Бүгенге Дөнья чемпионатының чирек финал матчы Татарстан башкаласында мундиальнең соңгы уены булачак. Бразилия һәм Бельгия җыелма командалары финалга чыгу өчен көч сынашачак. Уен Мәскәү вакыты белән 21.00 сәгатьтә башлана.
Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 ноябрь 2021 - 09:33«СалаваTik»лар "Чыршы" җырын башкарды Яңа җырны Youtube каналында тыңлап була.1588400
-
10 ноябрь 2021 - 10:31«Яңарыш» үзәге тернәкләнүчеләренә электр токының каян алынуы турында сөйләделәр Мавыктыргыч сәяхәт практик эш белән тәмамланды: балалар келәмгә чумарга, скатерьны йомшартырга булышты.1682600
-
9 ноябрь 2021 - 17:52Бөгелмә районында «Ватан данына» дигән мәгълүмат сәгате узды Прогресс клубы хезмәткәрләре Рус һәм татар халкының милли киемнәре турында сөйләделәр.450400
-
9 ноябрь 2021 - 14:22Бөгелмәдә юлларны һәм тротуарларны бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртү бара Эшләрне «Бөгелмә-Сервис» подрядчы оешмасы башкара.459300
-
28 июнь 2021 - 15:19Бөгелмәдә тимер юл кичүләрендә куркынычсызлык көне узды
-
28 июнь 2021 - 10:15Бөгелмәлеләргә "Нива" ачкычы тапшырылды"
-
28 июнь 2021 - 10:15Бөгелмәле "Нива" бүләк иткән өчен рәхмәт белдерде
-
10 ноябрь 2021 - 12:06Армия кыр кухнясы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә эшлиячәкЯрминкә 8.00 сәгатьтә башлана.2440700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика