Бөгелмә авазы

Зур тормышның беренче кыңгыравы

Узган шимбә көнне - 23 майда Бөгелмә муниципаль районы мәктәпләрендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды. Тантаналы чарада 1 нче, 9 нчы, 10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары катнашты. Район буенча 11 сыйныфны барлыгы 416 укучы, 9 сыйныфны 943 укучы тәмамлый. Шәһәребезнең Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе исә үзенең...

Узган шимбә көнне - 23 майда Бөгелмә муниципаль районы мәктәпләрендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды. Тантаналы чарада 1 нче, 9 нчы, 10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары катнашты. Район буенча 11 сыйныфны барлыгы 416 укучы, 9 сыйныфны 943 укучы тәмамлый. Шәһәребезнең Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе исә үзенең 12 кошчыгын зур очышка җибәрә.

8 кыз һәм 4 егет - шатлык та, киләчәккә өмет тә, шул ук вакытта әле билгесезлек катыш сагыш та тулы 12 пар күз... Залда утыручы әти-әниләренә, укытучыларына, мәктәп укучыларына төбәлеп, үзләре әзерләгән концерт программасын күрсәттеләр алар. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров исеменнән бәйрәм котлавын "Бөгелмә авазы" газетасы баш мөхәррире, Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитетының Бөгелмә бүлеге җитәкчесе Руслан Җәләев җиткерде. Ул укучыларга гимназиядә алган белемнәренә нигезләнеп, уку йортларына керүләрен, уңышлы укуларын һәм, кире туган шәһәргә әйләнеп кайтып, хезмәт итүләрен, илебезнең лаеклы гражданнары булуларын теләде. Бәйрәмнең мөхтәрәм кунагы булып җаваплылыгы чикләнгән "Балкыш" җәмгыяте директоры Хәмзә Мотыйгуллин килгән иде. Ул гимназия тарихында инде матур гадәткә әйләнгән "Ел укучысы" номинациясендә җиңү яулаган укучыны бүләкләде. Бу исемгә быел Карина Хаҗиева лаек булды. Гимназия директоры Фәнис Гайнуллин үзенең чыгышында 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучыларын дәүләт имтиханнарына кертелү турындагы боерык белән таныштырды. Һәм, традиция буенча, "Гимназия горурлыгы" дигән мактаулы исемгә лаек булган укучыны - Россиякүләм олимпиадада шәһәр, республика данын яклап, абсолют җиңүче булып кайткан чыгарылыш сыйныф укучысы Марат Сабуровны тәбрикләде, акчалата премиягә сертификат тапшырды. Кеше акчасын санау күркәм гадәтләрдән түгел, шулай да әйтми кала алмыйм, "Соңгы кыңгырау" тантанасы Марат Сабуровның кесәсен шактый калынайтты. Башка номинацияләрдә бүләкләү вакытында да аңа сәхнәгә күтәрелеп, мөгаллиме, мәктәп директоры Фәнис Камил улының кулын кысарга насыйп булды.

"Юлларыма маяк булып балкый тик сезнең исем", - дип җырлады 11 нче сыйныф укучылары залда утырган укытучылары турында. Сыйныф җитәкчесе Айгөл Вәлишина: "Укучыларымны тыныч күңел белән озатам, - ди. - Мин аларны 7 нче сыйныфтан үз канатыма алдым. Бик тату, бердәм сыйныф бу. Алга таба да шулай дус булырлар, тормышта үз юлларын дөрес сайларлар дип уйлыйм. Алар барысы да тормыш диңгезе дулкыннарын колачларлык егетләр, кызлар", - дип, Айгөл Миңневәкилевна үзенең алтын медальгә баручы укучыларын атады. Алар - Миләүшә Латыйфуллина, Мәрьям Мадумарова һәм Марат Сабуров. Башлангыч сыйныф укытучысы Резидә Җәләева да үз укучыларының кечкенәдән актив булуын әйтә: "Бергәләшеп экскурсияләргә чыгарга ярата иделәр, тырышлар, өй эшләре һәрвакыт эшләнгән булыр, спорт ярышларында гел беренче килерләр иде".
Ә гимназиядән беренче булып Бердәм дәүләт имтиханын тапшыручы егет - Фәнис Әхмәтдинов. Ул дүшәмбе көнне сайлаган фәне - географиядән сынау бирде. "Соңгы кыңгырау" көнне аннан: "Сиңа имтиханның икенче көнендә шылтыратып, хис-кичерешләреңне сорасам ярыймы соң?" - дигәч, ул: "Юк, сишәмбе берничек вакыт булмый, 28е бит рус теленнән имтихан, - дип, көндәлеген барлый башлады. - Сез миңа дүшәмбе төштән соң сәгать 3тә шылтыратыгыз," - диде. Менә сиңа, мин әйтәм, 21 нче гасыр укучысы, көне-сәгате планлаштырып куелган. Шулай итеп, төгәл 3тә шылтыраттым Фәнискә. "Башта бик нык дулкынландым. Һәр кешегә шулкадәр күп караш төбәлгән. Әүвәл полиция сагы аркылы узарга кирәк. Кулга бланк алып, аны тутыра башлагач, үземне кулга алдым. Ә имтихан ахырына инде тулысынча тынычланасың икән", - диде ул. Нәтиҗәләр 10 көннән билгеле булачак. Ә хәзер исә чыгарылыш сыйныф укучылары чираттагы имтиханга әзерләнәләр.
Уңышлар сезгә, яшьләр! Зур тормышның беренче кыңгырау чыңы күңелләрегездә якты киләчәккә ышаныч кабызсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: