Бөгелмә авазы

Үзәк мәйдан – шәһәребез йөрәге

Инде ике гасырдан артык мәйдан шәһәр халкын һәм кунакларны үзенә тартып тора. Хәзер актив рәвештә Бөгелмә үзәген реконструкцияләү бара. Тик бу эшләр теләгән кешеләргә мәйданда йөрергә дә, дуслар белән очрашырга да һәм фотога төшәргә дә һич комачауламый.

Бүгенге көндә

“Бөгелмә авазы” газетасы социаль челтәрләрдә язылучыларның үзәк мәйдандагы үзгәрешләргә мөнәсәбәтен ачыклады. Сорауларга җавап бирүчеләрнең яртысы диярлек реконструкция эшләрен уңай бәяли, яшәүчеләрне шәһәр үзәгенең яңа йөзе сөендерә. Күп кенә респондентлар, мәйдан яхшыра, матурлана, дип билгеләп үтте. Әмма катнашкан ке-шеләрнең өчтән бер өлеше объектны үзгәртеп коруны акчаларны максатсыз тоту дип саный. Тавыш бирүдә катнашучыларның тагын 12 проценты “башка нәрсә эшләргә мөмкин иде” дип җавап бирде. Җавап бирергә авырыксынган һәм реконструкцияләүгә битараф калган кешеләр бишәр процент тәшкил итә. Сорашып белешүдә катнашкан 145 кешенең берсе генә үзәк мәйданда барган төзелеш, чүп-чар, тавышның комачаулавы турында әйтте. 

Шәһәр үзәгенә Бөгел-мәнең өлкән яшьтәге ке-шеләре аеруча зур дулкынлану белән килә, чөнки ул алар өчен күп кенә истәлекләр белән бәйле.

– Хәтерлим әле, яшь чакта мәйданда зур кар тавы өеп, аны су белән шомартып, дусларыбыз белән аякта килеш бер-беребез артына басып яки катыргыларга утырып шуарга ярата идек, – дип сөйләде Зилә Хәлфина. – Кышкы каникулларда көннәр буе шунда югала идек. Әйтергә кирәк, кыш хәзерге кебек пычрак һәм яңгырлы түгел, ә чын кыш: кар көртләре һәм салкыннары белән иде. Табигать кануннары кушканча! Без ыштаннар бозга катканчы уйныйбыз. Тау башына йөз тапкыр менәргә дә иренми идек. Ә туңгач, пилмән яки “Кулинария” кибетенә җылынырга ке-рәбез. Сатучылар хәлне аңлап, ачуланмыйлар иде. 

Газета хезмәткәре Рәзилә Шакирова истәлекләре буенча, 60нчы елларда Ленин һәйкәле торган урында кызыл кирпечтән трибуна булган. 1 май һәм 7 ноябрьдә анда демонстрацияләр узган. Кешеләр транспарантлар, флаглар, шарлар тотып, колонналар белән узганнар. Совет җырларын җырлаганнар. Шәһәр җитәкчеләре басып торган трибунага җиткәч, барысы берьюлы “ура” кычкыра торган булганнар.

– Эш көннәрендә мәй-данда “СУ-2” районы аша йөри торган 7 һәм 8нче номерлы шәһәр автобуслары туктый иде. Хәтерлим, кыш көне без әти белән   бик озак автобус көттек, ә ул һаман килми дә килми. Мин бәләкәй идем, әтиемнең кара сатин белән тышланган тун итәге астына яшерендем, – дип искә ала Рәзилә Әлтафовна.

 

Үткәннәргә әйләнеп кайтыйк

Бөгелмәнең визит карточкасы булган төп тарихи биналарның берсе – сәүдәгәр Шакир Хәкимов йорты. Бина XIX гасыр башында ук төзелгән, әмма әлегә кадәр үзенең беренчел йөзен саклап калган. Түбәдәге шлем гөмбәзе һәм шпиле булган йорт проекты ул вакыттагы танылган архитектор Иван Гусаров тарафыннан милли-романтик юнәлешнең модерн стилендә эшләнгән. Бина беркайчан да торак йорт итеп кулланылмаган – бары тик коммерция биналары буларак кына. Кайчандыр беренче катта кибетләр урнашкан, икенчесендә – конторалар һәм клуб. 1912 елда анда Бөгелмәдә беренче синематограф ачыла. Бина совет чорында да үз юнәлешен саклап кала алган: биредә галантерея кибете һәм “Заря” кинотеатры эшләгән. Безнең заманда Хәким бай йортында, кибетләрдән тыш, шулай ук Татар мәдәният үзәге дә урнашкан.

Географик яктан шулай килеп чыккан ки, күп кенә сәүдә юллары Бөгелмә аша үткән. Шәһәрдә дә сәүдә бик кызу бара. 20нче гасыр башында 7 500 кешегә 65 сәүдәгәр һәм 90 сәүдә йорты булган. 19нчы гасырда үзәк мәйдан хәтта “Базарлы” дип тә аталган. Өйгә, ярминкәдә булып, шамакайлар карап кайту шәһәр һәм авыл халкы өчен зур вакыйга һәм чын бәйрәм саналган. Бөгелмәгә башка төбәкләрдән бик күп кешеләр җыелган.

Ярослав Гашек музее-ның экспозиция һәм күр-гәзмә эшчәнлеге буенча белгече Мария Савельева сөйләгәнчә, ярминкә көннәрендә шәһәрдә халык саны 4 тапкырга диярлек арткан. Бөгелмә ярминкәләре район һәм губернадан читтә дә дан казанган. Бирегә илнең барлык почмакларыннан: Казахстаннан, Уралдан, көньяктан һәм көнбатыш төбәкләрдән килгәннәр. Бер ел эчендә шәһәрдә унсигезәр ярминкә узган.  Монда үзләрен башкаларга да күрсәтә алганнар, шулай ук яшь кешеләргә дә “юллар ачылган”. Ул вакытта урамда танышу әдәпсезлек саналган. Ә монда, кем әйтмешли, товар – йөз белән. Шуңа күрә ярминкәләр күңел ачу һәм сату урыны гына түгел, ә никах контрактлары төзү урыны да саналган. Хәзерге Никахлашу сараеннан ерак түгел генә бер катлы таш бина урнашкан, тәрәзәләре һәм ишекләре күп булган бу ак корпус сәүдә өчен билгеләнгән. Тәрәзә аша товарны күрергә, теләсәң, эчкә керергә мөмкин.

Ул вакытта мәйданда Николай Чудотворец соборы урнашкан, аны, гадәттә, Никольский дип атаганнар. Бу рус-визан-тия стилендәге кирпеч гыйбадәтханә 1847–1866 елларда төзелгән. Өч яруслы манарадан торган дүрт баганалы, биш гөмбәзле корылма 1934 елда җимерелгән. Аны башта шартлатырга тырышып караганнар, ләкин барып чыкмаган. Собор табигый ак таштан булу сәбәпле, моны эшләү бик авыр булган. Аннары аны, трослар белән гөмбәзен эләктереп, тракторлар белән тарттырганнар, кул белән ваклап  җимергәннәр. Риваять-ләр буенча, төнлә килеп, чиркәү ташларын олау-олау төяп алып китүләрен күзәтергә мөмкин булган. Кешеләр, бу ташларны  йортка, мунчага, ягъни үз территорияңә алып кайтсаң, кайгыдан һәм бәхетсезлекләрдән сак- лый, дип санаганнар. Чир-кәү урынында хәзер үзәк мәйдан скверы урнашкан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: