Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең Үзәк китапханәсендә беренче электрон укучы билеты тапшырылды

Китап безнең җаныбызга иңгән, каныбызга сеңгән. Китапсыз күңел - буш күңел, китапсыз йорт - нурсыз йорт, китапсыз милләт - кыйбласыз милләт. Бәхетебезгә, без андыйлардан түгел! Әлегә… Без - китаплы халык. Безнекеләр гыйлемле булган, борын-борыннан китап укыган. Бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән кулъязма китаплар шул хакта сөйли. Китап дигән сихри дөнья...

Китап безнең җаныбызга иңгән, каныбызга сеңгән. Китапсыз күңел - буш күңел, китапсыз йорт - нурсыз йорт, китапсыз милләт - кыйбласыз милләт. Бәхетебезгә, без андыйлардан түгел! Әлегә…

Без - китаплы халык. Безнекеләр гыйлемле булган, борын-борыннан китап укыган. Бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән кулъязма китаплар шул хакта сөйли.

Китап дигән сихри дөнья белән танышу хәзер бермә-бер җиңеләячәк. Үзәк китапханәдә бердәм электрон укучы билетын алып була. Бу китап белән дуслыкны тагын да ныгытачак. Әлеге билет республика китапханәләренә ишек ача. Мәсәлән, электрон укучы билеты белән Бөгелмәдә алынган китапны Казанда тапшырып булачак.

Беренче электрон укучы билетына Ольга Капустина лаек булды. Ул Бөгелмәнең үзәк китапханәсенә 2003 елдан бирле йөри.

- Классиканы яратам. Соңгы вакытта Чыңгыз Абдулаев китапларын алам. Гомумән тормышымны китапсыз күзаллый алмыйм, -- ди Ольга Анатольевна.

«Китапханә - ул һәрберебез өчен әзерләнгән табын, анда һәркем үзенә кирәкле азыкны таба ала» , - дип яза бөек акыл иясе Аристотель. Мин бу сүзләр белән тулысынча килешәм. Мәктәп укучысымы син, студентмы, өлкән буын вәкилеме, һәр төркем өчен аерым бүлек булдырылган. Үзеңә кирәкле әдәбиятны табып укы гына!

Соңгы елларда җәмгыятьтә ике фикер каршылыгын очратырга була: берәүләр вакыт белән акрынлап китапханәләр юкка чыга дип исбатласа, икенчеләре киресен - китапханәләрнең яңа юнәлештә үсә баруын тәкрарлый. Электрон китапханәләр, электрон укучы билетлары моңа мисал булып тора. Бүгенге заман яшьләрен китапханәгә җәлеп итүнең төп юлы да нәкъ менә шундадыр, мөгаен.

Электрон укучы билетын алу өчен үзәк китапханәгә рәхим итегез, заман белән бергә атлагыз!

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: