Бөгелмә авазы

Үзең языл һәм якыннарыңа да яздыр

1 сентябрьдән почта элемтәсе бүлекчәләрендә, редакцияләрдә 2017 елның беренче яртыеллыгы өчен матбугатка язылу башланды. "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте игълан иткән "Әти-әниеңне, якыннарыңны яздыр" акциясенә кушылып, әти-әниләргә, туганнарга күршедәге ялгыз өлкәннәргә җирле басмаларны бүләк итү мөмкинлеге тудырылды. 15 декабрь көнне узган Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәр Советларының берләштерелгән чираттагы сессиясе соңында...

1 сентябрьдән почта элемтәсе бүлекчәләрендә, редакцияләрдә 2017 елның беренче яртыеллыгы өчен матбугатка язылу башланды. "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте игълан иткән "Әти-әниеңне, якыннарыңны яздыр" акциясенә кушылып, әти-әниләргә, туганнарга күршедәге ялгыз өлкәннәргә җирле басмаларны бүләк итү мөмкинлеге тудырылды.

15 декабрь көнне узган Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәр Советларының берләштерелгән чираттагы сессиясе соңында Бөгелмә мунициапль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров предприятие-оешмалар җитәкчеләрен, авыл җирлекләре башлыкларын әлеге мөһим аккциядә актив катнашырга чакырды. "Өлкәннәребез район басмасын, аның килгәнен көтеп алып, гомер буе яратып укыйлар. Бүген дә алар үз иткән басмаларыннан аерылмасын өчен, хезмәт коллективларында аңлату эшләре алып барыгыз. Билгеле, яшьләр бүген интернет челтәренә өстенлек бирә, ләкин аларның да һәрберсенең әти-әнисе, туганнары, якыннары бар. Ел ахырына кадәр калган вакытны нәтиҗәле файдаланып, районыбызда чыгып килүче "Бөгелмә авазы" һәм "Бугульминская газета"га язылуны оештыра алырсыз дип ышанам", - диде ул залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: