Заводка эшче куллар кирәк

Төрле белгечлекләр буенча эш эзләүче 200ләп кеше 15 декабрь көнне Бөгелмә электр насослары заводына җыелды. Бу көнне "БЭНЗ" ачык акционерлык җәмгыяте, мәшгульлек үзәге белән берлектә һәм Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ярдәме белән, "Эш бирүче көне" үткәрде.
Рәзилә ШАКИРОВА.
А.Шакирова фотосы.
Завод җитештерә торган продукция күләме соңгы ике елда ике тапкырдан артып китте. 2012 елга бурыч - кимендә 1 миллиард 100 миллион сумлык продукция җитештерү. "Шуңа күрә дә безгә квалификацияле белгечләр, эшче куллар кирәк", - диде җәмгыятьнең эшләүче персонал белән идарә итү директоры Эльмир Гыйльманов очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Җыелган кешеләр алдында Бөгелмә мәшгульлек үзәге директоры Илһам Минһаҗев чыгыш ясады. Ул заводның кырыс көндәшлек шартларында да уңышлы гына эшләп килүен, яңа төр продукцияләр җитештерүне үзләштерүен, шул рәвешле шәһәр һәм район халкының социаль иминлеген тәэмин итүен дә билгеләп үтте.
Профком рәисе Сергей Сазонов коллективның профсоюз тормышы турында сөйләде, 2012 елга Коллектив килешүнең төп нигезләмәләре һәм предприятиенең социаль сәясәте белән таныштырды.
Очрашуга килүчеләр өчен "БЭНЗ" җитештерә торган продукция турында махсус күргәзмә һәм слайд-шоу оештырылган иде. Моннан тыш, алар үзләрен кызыксындырган сорауларга да белгечләрдән төпле җаваплар ишеттеләр.
Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының икътисад бүлеге начальнигы урынбасары Альбина Шаһиева әлеге чараның киң колач белән югары дәрәҗәдә оештырылганлыгын билгеләп үтте.
Эш урыннары ярминкәсе көнне электр насослары заводында 30га якын белгечлек буенча 60лап эш урыны тәкъдим ителде, эш эзләүче 200ләп кеше теркәлде. 28 кешене шул көнне үк бүлекчәләр җитәкчеләре белән әңгәмәгә чакырдылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 14:07101 яшьлек бөгелмәлене котладылар Александра Никифоровна «Германияне җиңгән өчен» медале, «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләнгән.2700
-
21 гыйнвар 2021 - 13:41ТР ЗАГС идарәсе: Татарстан туучылар саны буенча Идел буе федераль округында алда бара Республикада Идел буенда төбәгендә 1000 кешегә иң аз үлү теркәлүе.1100
-
21 гыйнвар 2021 - 13:03Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 85 яңа очрагы ачыкланган 30 кеше хастаханәгә озатылган, 55 кеше өендә дәвалана.3500
-
21 гыйнвар 2021 - 10:37ТР дәүләт хезмәтләре порталында коронавирустан прививкага язылу мөмкинлеге ачылды Вакцинациягә онлайн яшәү урыны буенча медицина учреждениеләренә генә теркәлергә мөмкин.4100
-
21 гыйнвар 2021 - 10:03Бөгелмәдә коронавирус, ОРВИ, пневмония белән авыручылар саны Яңа коронавирус инфекциясе белән зарарланган кешеләр хастаханәгә урнаштырылды, ә контактлы затларның билгеле бер даирәсе медицина күзәтүе астында тора.5500
-
21 гыйнвар 2021 - 10:09Бөгелмәгә эшлекле визит белән ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов килде.
-
18 гыйнвар 2021 - 10:05“Бөгелмә-Сервис” ҖЧҖ директоры шәһәрдә юлларның ничек чистартылуы турында сөйләде
-
13 гыйнвар 2021 - 15:22Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе директоры җылыту өчен түләүләрне үстерү мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирде
-
21 гыйнвар 2021 - 11:02Бөгелмәгә эшлекле визит белән ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов килдеЛенар Габдерахманов шәхсән 21нче “Энҗе” балалар бакчасы һәм 10нчы мәктәп янында эшләрнең үтәлешен тикшерде. Шулай ук Гоголь–Совет урамнары кисешкән чатны карады, биредә юл читләренә киртәләр куелып, светофор объекты урнаштырылган.4600
-
19 гыйнвар 2021 - 11:01Бөгелмәдә Татарстан Республикасында Туган тел һәм халык бердәмлеге елына багышланган картиналар күргәзмәсен ачтылар Картиналарны тәкъдир иткәннән соң, студентлар һәм педагоглар өчен Рөстәм Хәбировтан мастер-класс оештырылды.20400
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Бөгелмәле Радмир Әхмәтов «Ворлдскиллс» чемпионатының төбәк этабында өченче урынны алды Чара «Су технологияләре» компетенциясе буенча узды.13700
-
19 гыйнвар 2021 - 09:39Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле Бөгелмә районы халкына бик нык өшегәндә нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләде ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре белән очрашу Зеленая Роща китапханәсе ярдәмендә узды.11800
-
19 гыйнвар 2021 - 19:47“Бөгелмә Сервис” компаниясе тарафыннан шәһәрне кардан чистарту эшләре тәүлек әйләнәсе оештырылган Шәһәр мэры ишегалларындагы кар яву нәтиҗәләрен вакытында бетерергә, кирәк булганда, административ-техник инспекцияне җәлеп итәргә кушты.11800
-
19 гыйнвар 2021 - 13:23Бөгелмәдә эшмәкәрләр өчен бердәм Ачык ишекләр көне узачак Чаралар 20 гыйнварда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр алдан язылу буенча планлаштырылган.10800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика