Бөгелмә авазы

Законлы ташлама, социаль гарантия, адреслы ярдәм...

Хөрмәтле укучыларыбыз, Халыкара өлкәннәр ункөнлеге алдыннан Бөгелмә социаль яклау оешмалары нинди әзерлек эшләре алып барды икән? Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы Бөгелмә муниципаль районы социаль яклау бүлеге начальнигы Илмира Рәфыйк кызы ӘХМӘТОВАның узган дүшәмбе киңәшмәсенең берсендә ясаган һәм сезнең игътибарга кыскартып тәкъдим ителә торган чыгышында...

Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.
 
Халыкны социаль яклау хезмәтенең стратегик максаты - дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган социаль ярдәмгә мохтаҗ гражданнарның тормыш хәлен һәм сыйфатын яхшырту. Бөгелмә районы территориясендә яшәүчеләрнең 53,5 проценты (ел башына булган мәгълүматлар буенча 108 608 кеше яши) өстәмә керем рәвешендә төрле льготалардан, социаль гарантияләрдән файдалана.
Төрле категория гражданнарга социаль ярдәм күрсәтүне тәэмин итү йөзеннән, агымдагы елның беренче яртысында федераль һәм республика бюджетларыннан 220 миллион 711 мең 736 сум акча бүленде (58 411 531 сум һәм 162 300 204 сум). Шул исәптән ветераннарга, инвалидларга, чернобыльчеләргә 41 311 181 сум субсидия, реабилитацияләнгәннәр-гә шәһәрара транспортта йөрү өчен 12 068 сум бирелде.
Агымдагы елның 1 сентябренә булган мәгълүматларга караганда, Бөгелмә муниципаль районында пенсионерлар саны 31 663 кеше, шуларның 26 337се - яше җитеп, 5 766 кеше инвалидлык буенча пенсия ала. 90 яшьтән олыраклар саны - 314 кеше. 1 559 пенсионерның пенсиясе яшәү минимумыннан кимрәк. Бөек Ватан сугышы ветераннары - 1 932 кеше, аларның 223е - инвалид.
Бөгелмә муниципаль районында уртача пенсия күләме 11 733 сум тәшкил итә. Өлкән яшьтәгеләргә һәм карт кешеләргә тормышта булышлык итүче социаль оешмаларның берничәсе белән танышып үтик. "Радуга" комплекслы үзәге өлкән яшьтәгеләргә, инвалидларга, балалы гаиләләргә һәм авыр тормыш шартларына дучар ителгән аерым кешеләргә социаль хезмәт күрсәтә. Быел 6 айда әлеге оешма тарафыннан 3 961 кешегә хезмәт күрсәтелгән, шуларның 504е - өлкән яшьтәге ялгыз кеше, 608е - пенсионер. 8 сугыш инвалидына, 13 ветеранга, кереме яшәү минимумы күрсәткеченнән түбән булган 32 кешегә ул хезмәтләр түләүсез күрсәтелә. Дәүләт йөкләве нигезендә бүлек тәкъдим итә торган гарантияле хезмәтләрнең төре 37гә җитә.
Социаль хезмәтләр күрсәтелә торган кешеләр арасында өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар 25,4 процент тәшкил итә. Үз-үзен карап яши алырга сәләтле булган инвалидлар һәм өлкәннәр белән үзәкнең социаль-тернәкләндерү бүлеге шөгыльләнә. Бүгенге көндә биредә 608 кешегә 8 964 төрле хезмәт күрсәтелгән. Ел ахырына кадәр тернәкләндерү чаралары күрелгән, дәва алган кешеләр саны 908гә җитәчәк.
Шунысын әйтеп китү урынлы булыр, агымдагы елның беренче яртысында БМР социаль яклау оешмаларында барлыгы 61 830 кеше (халыкның 57 проценты) адреслы социаль ярдәм алган, консультациядә булган, социаль тернәкләндерү һәм адаптация курслары узган. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан ветераннарны "паспортлаштыру" аларның социаль ярдәмгә ни дәрәҗәдә мохтаҗ булуын, торак шартларын, медицина ярдәменә булган ихтыяҗын өйрәнергә һәм адреслы ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирде: өйләренә барып ярдәм күрсәтелде, 140 ветеранның йорт яны участоклары эшкәртелде, 104 кешенең өе чистартылды, җыештырылды, 212 ветеранга кирәк җирдә озатып йөрү хезмәте күрсәтелде, 1 983 кешегә котлау открыткалары, бүләкләр тапшырылды.
Бөек Ватан сугышы ветераннары-ның торак шартларын яхшырту Бөгелмә муниципаль районы җитәкчелеге эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе
булып тора. РФ Президентының мәгълүм Указы гамәлгә кергәннән алып, 223 ветеран федераль бюджет исәбенә тораклы булды (249 394 179 сумлык), 2015 елда 24 ветеран торак белән тәэмин ителде (28 384 128 сумлык), тагын 18 ветеранның торак шартларын яхшыртасы бар. "Уңайлы мохит" программасы кысаларында да эш алып барыла. Монда инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү, шулай ук федераль исемлеккә кергән хезмәтләр күрсәтү, протез-ортопедия әйберләре, шифаханә-курортта дәвалану өчен юлламалар бирү һ.б. күздә тотыла. Быел беренче 6 айда 64 инвалидка курортта дәвалану мөмкинлеге тудырылган (51е - пенсия яшендә); 531 инвалид техник тернәкләндерү чарасы алган (436сы - пенсия яшендә).
Шунысы игътибарга лаек, барлык халыкның өчтән берен пенсия яшендәге кешеләр тәшкил иткән безнең Бөгелмә муниципаль районында Халыкара өлкәннәр көнен ел саен бәйрәм буларак зурлап билгеләп үтү бик мөһим. Еллык эшләргә йомгак ясау, җәмәгатьчелектә уңай караш тудыру җәһәтеннән дә әле-ге чараларның әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Бу - шәһәр һәм район хакимияте тарафыннан алып барыла торган социаль сәясәтнең мөһим өлеше. Шәһәр һәм районда үткәрелә торган барлык чаралар да алдан ук район башлыгы тарафыннан раслана.
Өлкәннәр көне алдыннан безнең социаль яклау учреждениеләре бик зур әзерлек эшләре алып бара. Эшләүдән туктаган, гамәлдән чыгарылган
предприятиеләр пенсионерлары турында мәгълүматлар базасы тулыландырыла. Бүгенге көндә социаль яклау оешмаларында шундый 3 375 кеше теркәлгән. Алар өчен бәйрәм чаралары шәһәр мәгариф оешмаларында узачак. Ә инде эшләп торган оешмалар һәм предприятиеләрнең барысында да үз ветераннары хөрмәтенә чәй табыннары әзерләнәчәк, яисә башка төрле чаралар оештырылачак.
"Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә концерт программасы, балалар хезмәтләреннән күргәзмә әзерлиләр. Яшәү урыннары булмаган, тормышта кыен хәлгә тарыганнар өчен эшли торган "Маяк" социаль үзәгендә Ветераннар клубы әгъзалары белән әңгәмә, Укучылар сараенда концерт карау, шәһәр үзәк китапханәсендә очрашулар оештыру планлаштырыла.
"Ялкын" приютында социаль-тернәкләндерү бүлегендә ял итүчеләр өчен концерт әзерлиләр, "Әбиемнең җылы куллары" темасына иҗади күргәзмә эшләячәк. Өйгә барып социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, уку йортларындагы волонтёрлар белән бергәләп, ялгыз кешеләрнең өйләрен җыештыру, эшләрен эшләү, тәрәзәләрен җылыту, яшелчә-мазар кайтарып бирү һәм башка төрле эшләрдә ярдәм итәчәкләр. Андыйларның һәркайсына котлау сүзләре, изге теләкләр белән әзерләнгән открыткалар, кул эшләре әйберләре кебек күңел җылысы бирердәй игътибар чаралары күрсәтү дә күздә тотыла. "Туган як" акциясе кысаларында, белгечләр һәм ветераннар советы әгъзалары читтә интернатларда яшәүче бөгелмәләр янында булып кайталар. 90 яшьлек юбиляр-ветераннарны тәбрикләү юнәлешендәге эшләр дәвам итә. Агымдагы елның беренче яртысында шундый 95 чара үтте, октябрь аенда тагын 8 кешене котларга җыенабыз.
Шәһәр-районның 100дән артык предприятие-оешмасы, учреждениеләре, авыл җирлекләре пенсионерлар өчен бәйрәм чаралары оештыруны планлаштыралар. Аларда шәһәр һәм район Советлары депутатлары, башкарма комитетлар, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы президиумы әгъзалары катнашачак. Үзәк мәйданда арзанрак бәягә продуктлар сату ярминкәләре башланып китте инде. Анда "Яшь гвардия" вәкилләре традиция буенча өлкәннәргә ярдәм итәләр. Ә инде 1 - 10 октябрь көннәрендә мунчалар, чәчтарашлар, киемнәр тегү һәм ремонтлау ательесы, химчистка, аяк киеме тегү-ремонтлау мастерскойлары, күп еллык традиция буенча, өлкәннәргә ташламалы хезмәт күрсәтәчәк.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: