Бөгелмә авазы

Үз тарихыңны язар вакыт

13 апрель көнне Казанда "Без булдырабыз! Без бергә! Мы можем! Мы вместе!" Республика иҗтимагый форумы булып узды. Бу көнне "Без Президент белән" исемендәге инициативалы яшьләр оешмасы хәрәкәте Татарстанда яшәүчеләрне бергә берләштерде. 40 оешма кергән әлеге яшьләр хәрәкәтенең төп максаты булып, Татарстан халкын, Президент программаларын һәм инициативаларын хуплап, конкрет гамәлләрне тормышка...

13 апрель көнне Казанда "Без булдырабыз! Без бергә! Мы можем! Мы вместе!" Республика иҗтимагый форумы булып узды. Бу көнне "Без Президент белән" исемендәге инициативалы яшьләр оешмасы хәрәкәте Татарстанда яшәүчеләрне бергә берләштерде. 40 оешма кергән әлеге яшьләр хәрәкәтенең төп максаты булып, Татарстан халкын, Президент программаларын һәм инициативаларын хуплап, конкрет гамәлләрне тормышка ашыруга чакыру тора.

 

 

Форумда Татарстанның бөтен районнарыннан 300гә якын кеше кат-нашты. Шуларның тугызы бөгелмәләр булып, алар форумның "Иҗтимагый тирәлекне үстерү", "Стратегия 2030", "Татарстан: Эшлә. Укы. Бүлеш. Үзгәр" мәйданчыкларында катнашкан. Алар арасында җәмгыятебезнең төрле тармакларында киңкырлы эшчәнлек алып баручы актив затлар: эзләнү отряды җитәкчесе Николай Братухин, Татарстанда инвестицияләр һәм инновация мөмкинлекләре үсешен өйрәнүче фән докторы Любовь Гусарова, шушы ук юнәлештә фәнни эш алып баручы Надежда Жилина, студентларның фәнни оешма рәисе Дмитрий Ерохов, волонтёрлар лидеры Марина Журавлёва, иреклеләр үсеше координация үзәгеннән Наталья Кулагина, "АМО РТ" бүлеге рәисе Наталья Чернова һәм тагын ике делегат бар иде. Без аларның соңгы икесе белән күреп сөйләштек. Елена Плеско белән Валентина Парамонова форумда "Россия пенсионерлары Союзы" делегатлары буларак катнашкан. Мине: "Форумда алган мәгълүматны ничек шәһәр күләменә чыгарыйк дип, киңәшләшеп утыра идек әле", - дип, шатланып каршы алдылар. Һәм шунда ук, бер-берсен уздырып, тәэсирләре белән уртаклаштылар.
 
Яшьләр һәрчак алда
Елена ПЛЕСКО, Бөгелмә педагогия көллияте директоры:
- Форумнан канатланып кайттым. Аннан алган тәэсирләрне сөйләп бетерерлек түгел. Педагогия көллиятендә укып белем алучы студентлар хәзер үз проектларын яклап, грант ота алачак. Моны форумда бәйнә-бәйнә сөйләделәр, аңлаттылар. Без һәркөнне нинди дә булса чара уздырабыз бит: мәрхәмәтлелек акциясе дисеңме, ятим балаларга ярдәм итү, шәһәрне яшелләндерүдә катнашу дисеңме һ.б. Хәзер бөтенесе - безнең кулда. Тирә-як тормышыбызны ямьләүгә үз өлешебезне кертү белән бергә, акча да эшләп була бит. Ә бу студентларны илһамландырачак. Көллиятебездә ике проект инде тормышка ашты. Педагогия көллияте территориясендә балалар мәйданчыгы ясаган идек. Анда күрше-тирә йортларда яшәүче балалар, "Ялкын приюты"нда тәрбияләнүчеләр килеп уйный. Ә студентлар исә алар белән инглиз, рус, татар телләрендә төрле чаралар уздыра. Шулай ук студент кызларны, практика кысаларында, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, "Истәлек китабы" ясау проектына җәлеп иттек. Монда мәктәптә укучылар, гаилә архивларын карап, сугыш елларындагы вакыйгаларны яза. Шушы проектлар белән грант отуга өметләнәбез. Аны URBI.tatar.ru cайтына җибәрергә кирәк. Ә грант отып, акчалы булсак, бу проектларыбыз шәһәрне гөлбакча итүдә зур ярдәм булачак бит. Мәсәлән, шул ук балалар мәйданчыгын һәр ишегалдында оештыру мөмкин. Без моңа шат кына.
 
Киләчәккә - өметләр белән
Валентина ПАРАМОНОВА, Бөгелмә механика заводы ветераннар советы президиумы әгъзасы:
- Мин пенсия яшендә инде, шуңа карамастан, форумнан яшәреп, дәртләнеп, зур өметләр белән кайттым дип әйтәм. Андагы "Без Президент белән" яшьләр хәрәкәте мине студент вакытка кайтарды дисәм, ялгышмам. Форумнан соң күңе-лем җырлый... Мин Бөгелмә механика заводы ветераннары белән тыгыз элемтәдә торам, араларында кул эше осталары: бәйләүче, тегүче, сәйләннән чәчәкләр ясаучылар бар. Шуларны грант отарга өндәмәкче булам. Диванда утырып кына тормыш бармый бит ул. Идеяләрне гамәлгә ашырыр вакыт җитте, дип әйтәм мин. Бар әйберне үз кулыңа алсаң гына, үзең теләгән тормышны төзеп була бит. Яшьләр безне шулай яшәргә өнди. Нигә әле үзебезне сынап карамаска? Һавадан нәрсәдер килеп төшәр дә, тормыш яхшыга үзгәрер дип көтеп утырырга кирәкми. "Тылсымчы" килеп, шәһәрне дә чүптән чистартмаячак, агач та утыртмаячак. Яз җитте, димәк, уянырга вакыт! Барысы да - безнең кулда! Бергә чакта илне алга җибәрүне дә булдыра алабыз! Чөнки без Президент белән фикердәш һәм аңа теләктәш.
 
Тулырак "Атна вакыйгалары"нда укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: