Бөгелмә авазы

Үз һөнәренең остасы

Ул – “ТНГ-Групп” җәмгыятенең 65 еллык юбилеена багышланган бәйрәмдә – Нефтьчеләр көнендә намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен компания генераль директоры Ян Галим улы Шәриповның Мактау грамотасын кабул итеп алучы шәхес. Шул уңайдан танылган укытучы-логопедка, хезмәт юлы, уңыш серләре, саллы тәҗрибәсе белән уртаклашуын үтенеп, мөрәҗәгать тә иттек.

Сөйләмендә кимчелекләре булган балалар саны елдан-ел арта бара. Ә бит баланың сөйләме дөрес һәм бай булганда гына, ул уй-фикерләрен эзлекле итеп әйтә, иптәшләре һәм өлкәннәр белән иркен аралаша алачак.
Бала үзенең сөйләмендәге кимчелеген сизеп, кыенсына, аз аралашучанга әйләнә, үз-үзенә ышанмау хисләре кичерә башлый, кайбер очракта акыл үсешендә кимчелекләр тууга да сәбәп була. Мәктәпкә баргач та бу тойгылар балага программаны үзләштерергә комачаулык итә. Укытучы-логопед нәкъ менә әлеге кимчелекләрне бетерү һәм булдырмау өстендә эшли.

“ТНГ-Групп” җәмгыятендә гаиләләрнең социаль торышына зур игътибар бирелә. Шул исәптән геофизикларның балаларын яхшы шартларда тәрбияләү һәм укыту юнәлешендә дә саллы эш алып барыла – компаниянең үз карамагындагы 14нче “Торнакай” прогимназиясе уңышлы эшләп килә. Биредә яхшы тәрбия һәм белем бирү белән генә чикләнмиләр, ә сөйләмендә кимчелекләре ачыкланган һәрбер тәрбияләнүчене дөрес һәм матур итеп сөйләшергә дә өйрәтәләр. Прогимназиягә йөрүче бер генә бала да мәктәпкә сөйләм “кытыршылыклары” белән китми. Бу эштә аларга танылган педагоглар ярдәм итә. Шуларның берсе – үз һөнәренең остасы, танылган укытучы-логопед Анна Владимировна МАТВЕЕВА.

Ул – “ТНГ-Групп” җәмгыятенең 65 еллык юбилеена багышланган бәйрәмдә – Нефтьчеләр көнендә намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен компания генераль директоры Ян Галим улы Шәриповның Мактау грамотасын кабул итеп алучы шәхес. Шул уңайдан танылган укытучы-логопедка, хезмәт юлы, уңыш серләре, саллы тәҗрибәсе белән уртаклашуын үтенеп, мөрәҗәгать тә иттек.

– Анна Владимировна, үзегез турында сөйләп үтсәгез иде, кайда туып-үстегез, укыдыгыз?

– Мин Бөгелмә шәһәрендә туып-үстем. 6нчы урта мәктәпне уңышлы гына тәмамлаганнан соң, педагогия училищесында башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлеге алдым. Уку йорты юлламасы буенча, 5 нче урта мәктәптә 4 ел балалар укыттым. Соңрак А.М.Шолохов исемендәге Мәскәү дәүләт гуманитар университетына укырга кердем, укытучы-логопед белгечлеге алдым, югары уку йортын тәмамлаганнан соң, хезмәт юлым 14нче “Торнакай” прогимназиясендә башланып китте һәм 13нче ел инде биредә дәвам итә.

– Ни өчен логопед һөнәрен сайладыгыз?

– Дөресен генә әйткәндә, мин бу һөнәр турында “По семейным обстоятельствам” фильмын карап кына белә идем. Ә бу белгечлекне үзләштерергә этәргеч бирүче – иптәш кызым. Аның кызының сөйләмендә кимчелекләр күзәтелә иде. Дустым мине кибеттә очратты да бергәләшеп логопедлыкка укырга керергә тәкъдим ясады. Мин ризалаштым. Шулай итеп, мин әлеге һөнәргә бәйләндем һәм бер генә дә үкенгән чагым булмады. Бу һөнәргә укуның беренче елында ук, логопедия фәне керә башлагач, гашыйк булдым. Бик кызыклы, мәрхәмәтле һөнәр.

Прогимназия коллективы, тәрбияләнүчеләр, ата-аналар турында нәрсә әйтерсез?

– Бик иҗади, максатчан, хезмәт яратучы педагоглар янәшәсендә эшлим һәм моңа шатланып бетә алмыйм. Тәрбияләнүчеләребез дә тырышлар, максатчаннар. Сөйләмнәрендә бик зур кимчелекләр булган балалар белән дә бик яхшы нәтиҗәләргә ирешәбез. Монда ата-аналарның роле дә бик зур. Безнең прогимназиядә һәрбер әти-әни баласының белем дәрәҗәсенә, тәрбиясенә бик зур әһәмият, игътибар бирә. Җаваплы ата-аналар һәм аларның балалары белән бергәлектә эшләү рәхәт һәм укытучы өчен иң әһәмиятле элементларның берсе.

– Эшегездә нинди кыенлыклар белән очрашасыз һәм аларны ничек чишәсез?

– Сөйләмдәге кимчелекләр нәселдән килми. Аларның органик булмаган һәм органик төрләре бар. Органик булмаган төргә баланың өлкәннәрне кабатлавы керә. Бүгенге көндә балалар өлкәннәрдән сөйләм үрнәге ишетмиләр. Кызганычка каршы, замана әти-әниләренең күбесе вакытларын телефон, компьютер, планшетта үткәрәләр. Барлык проблемалар да шуннан башлана. Алар балалары белән аралашмыйлар. Сабыйлар дөрес, камил сөйләм үрнәген ишетмәү сәбәпле, кимчелекләр барлыкка килә. Органик төрдәге сөйләм кимчелекләре ананың йөклелек, бала табу чорын ничек үтүе, бу вакытта кичергән авырулар белән бәйле. Болар шулай ук барысы да бала сөйләмендә чагыла һәм аларны төзәтү шактый авыр. Мондый балалар белән гаять катлаулы эш алып бару таләп ителә. Аллага шөкер, проблемалары күзәтелгән һәрбер тәрбияләнүче белән эшлибез, әкрен-әкрен адымнар белән барып, бик яхшы нәтиҗәләргә ирешәбез. Менә шул мизгелдәге халәтне инде сөйләп тә, язып та бетерергә мөмкин түгел. Шуның өчен генә булса да, әлеге профессиядә булу – зур бәхет.

– Анна Владимировна, прогимназиядә сөйләм кимчелекләре күзәтелгән балалар күпме?

– Әлбәттә. Бүгенге җәмгыятьтә, гомумән, мондый балалар бик күп. Билгеле инде, шул исәптән безнең мәгариф учреждениесендә дә. Логопед төркеменә без барлык балаларны да ала алмыйбыз, Шуның өчен, эш вакытыннан тыш, ярдәм таләп ителә торган балалар белән өстәмә түгәрәкләрдә шөгыльләнәбез. Шул рәвешле, проблемалары булган бер генә тәрбияләнүчене дә читтә калдырмаска тырышабыз. Логопед төркемендә көн саен 14 бала, өстәмә түгәрәкләрдә атнага ике тапкыр 10шар кеше шөгыльләнә.

 – Һөнәрегездә иң мавыктыргычы, кызыклысы нәрсә?

– Иң кызыклысы эш нәтиҗәсен тою, күрү. Сөйләмендә бик катлаулы кимчелекләр күзәтелүче бала килеп, аның белән барлык киртәләрне үтеп, искиткеч нәтиҗәләргә ирешү блокаданы алу кебек тоела. Бу – искиткеч кичерешләр.

– Һөнәрегез иҗади сәләтләрне ачарга, үзеңне күрсәтергә ярдәм итәме?

– Әлбәттә. Мәсәлән быел “Ел тәрбиячесе–2018” муниципаль бәйгесендә катнашып, 2нче урын яуладым һәм конкурсның зона турында чыгыш ясау мөмкинлегенә ия булдым. Безнең шәһәрдә тәрбияче булып эшләүче искиткеч иҗади кешеләребез бар икән. Алар әзерләгән биремнәрне, чыгышларны, шөгыльләрне карап, шаккаттым. Мин исә, укытучы-логопед буларак, проппа карталары буенча чыгыш ясадым. Алар балаларны иҗади сөйләргә өйрәтүгә юнәлтелгән. Бу – бик кызыклы эш алымы, аны барлык логопедларга да тәкъдим итәр идем.

– Ата-аналар балаларының сөйләмендә теге яки мондый кимчелекләр булуын нинди билгеләр ярдәмендә белергә һәм кайчан белгечкә мөрәҗәгать итәргә тиешләр?

– Белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәклекнең беренче сәбәбе – баланың аваз әйтелешен бозуы. Икенче сәбәп – аның сүзнең авазлар структурасын боза башлавы. Кайвакыт әти-әниләр бу күренеш вакыт үтү белән үзе бетәр әле дип уйлыйлар. Ләкин ул үзе бетми. Киресенчә, мондый кимчелекләрне юкка чыгару өстендә эшләмәсәң, соңрак, мәктәптә, бик зур проблемалар барлыкка килергә мөмкин. Тагын бер борчылу сәбәбе – бала мөстәкыйль рәвештә җөмлә төзи яки аны кабатлый алмаса һәм 4–5 яшьтә бөтенләй сөйләшмәсә.

– Логопед белән ничә яшьтә шөгыльләнә башлау зарур?

– Нормада баланың сөйләме 5 яшьтә тулысынча формалашырга, барлык авазлар да куелырга тиеш. Бу вакытка туган телнең лексик-грамматик төзелешен һәм аваз структурасын яхшы белү зарур. Шуның өчен 5 яшьтә баланың сөйләмендә кимчелекләр сизелсә яки ул 3–4 яшьтә сөйләшмәсә, бу логопедка мөрәҗәгать итәргә җитди сәбәп. Күңелсез нәтиҗәләрдән саклану өчен барлык балачак авыруларын һәм проблемаларны балачакта чишәргә кирәк.

– Баланың дөрес сөйләмен формалаштыруда ата-аналар нинди роль уйный? Еш кына алар логопедка яздыралар да, барлык эш эшләнде дип уйлыйлар.

– Бары тик бердәм системада башкарылган эш кенә яхшы нәтиҗәләр бирә ала. Әгәр дә ул булмаса, баланың тулысынча савыгуын көтәсе дә юк. Бакчада тәрбияләнүче 15–30 минут шөгыльне генә күтәрә ала, бу – чагыштырмача катлаулы, бертөрле эш. Әгәр дә өйдә шөгыльләнмәсәң, әлеге дәресләр проблемаларны чишү өчен җитәрлек түгел. Әти-әниләр – беренче ярдәмчеләр. Минем ата-аналар барысы да ярдәмгә килә, чөнки, алдан әйтеп үтүемчә, һәркайсы баласының камилләшү дәрәҗәсенә зур әһәмият бирә. Киләчәктә дә алар белән аңлашып һәм бердәм булып эшләрбез дип уйлыйм.

– Әгәр дә бала өйдә дөрес сөйләшмәсә, аны һәрвакытта да дөресләргә кирәкме?

– Бу – мөһим шарт. Әгәр дә аны төзәтмәсәң, ул сүзләрне бозып сөйләвен дәвам итәчәк. Бары тик үзең яхшы үрнәк күрсәтеп, һәрвакытта бу өлкәне контрольдә тотсаң гына, нәтиҗә булачак.

– Укытучы-логопед нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

– Беренчедән, ул хезмәт сөючән, тырыш, сабыр булырга тиеш. Һәрвакытта да куелган максатка ирешү – мәҗбүри сыйфат. Нинди генә очрак булмасын, башны ияргә, бирешергә ярамый. Чөнки синең алда – кешенең сәламәтлеге һәм киләчәге. Шулай ук һәрвакытта укырга, белемне камилләштерергә һәм тәҗрибә тупларга кирәк.

– Сездә тәрбияләнгән һәм тәрбияләнүче балаларга ни теләр идегез? Аларны киләчәктә ничек күрәсез?

– Мин аларның һәрберсенең уңышлы кеше булуларын теләр идем. Депутат, артист, әти-әниләре эшли торган зур компания – “ТНГ-Групп” җәмгыятендә зур җитәкче яки инде гади эшче булсалар да, минем эшем аларга зур тормыш юлында ярдәм итсен, кирәк булсын иде.

– Шунысын да сорамыйча булдыра алмыйм, сездән кала, гаиләгездә тагын “ТНГ-Групп” җәмгыяте системасында эшләүчеләр бармы?

– Әйе, бар. Олы кызым Татьяна Санкт-Петербург тау университетын тәмамлап, бүгенге көндә “ТНГ-Групп” җәмгыятендә геолог булып эшли. Шулай ук бертуган апам Александра Владимировна һәм киявебез Олег Леонидович Семенов та биредә эшлиләр, икетуган апаларым – шулай ук әлеге өлкәне сайлаучылар.

– Анна Владимировна, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Катлаулы да, җаваплы да, шул ук вакытта рәхмәтле дә эшегездә бары тик уңышлар һәм иҗади камиллекләр телибез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: