Бөгелмә авазы

Үз илемдә – үз җирем

Үткән атнаның шимбәсендә хакимият бинасында инфраструктура үсеше буенча районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вахит Гарәфетдинов тантаналы шартларда күп балалы гаиләләргә түләүсез җир кишәрлекләренә сертификат тапшырды. Бу көнне 19 гаилә "өлешләренә тигән көмешләрен" - гаилә участокларын үз күзләре белән барып күрә алды.

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор фотосы.

Күп балалы гаиләләрне җир белән тәэмин итү РФ Президенты инициативасын тормышка ашыру кысаларында башкарыла, аның нигезендә 2011 елның июнь аенда "Торак төзелешен үстерүгә ярдәм күрсәтү" Федераль Законына һәм РФ Җир кодексына тиешле үзгәртүләр кертелде. 2011 елның ноябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "ТР Җир кодексына үзгәртүләр кертү турында"гы Законга кул куйды, ә декабрь аенда башкалабыз башкарма комитетының тиешле карары чыкты.

Гамәлдәге закон ниге-зендә, Бөгелмә муниципаль районында да күп балалы гаиләләргә җир кишәр-лекләре бирү буенча күләмле эш алып барылды. Бөгелмә шәһәре территориясендә тиешле дәрәҗәдә җир учас-токлары җитәрлек булмау сәбәпле, кишәрлекләрне авыл җирлекләреннән бирергә дигән карар кабул ителде. Шулай итеп, кайбер авыл хуҗалыгы җирләрен торак пункт категориясенә күчерүдә зур эшләр башкарыла. Якында гына кирәкле инженерлык һәм социаль инфраструктурасы булган җирләр - торак йортлар, дача төзү, шәхси ярдәмче хуҗалык кору, җиләк-җимеш, яшелчә үстерү өчен менә дигән мөмкинлек. Киләчәктә бу эш тагын да киңрәк масштабларда дәвам итәр дип көте-лә. Бүгенге көндә бу җирләргә инженерлык инфраструктурасы проекты да - эшләнү этабында. "Җир участогы бүлеп бирү әле ул сез биредә юлсыз, газсыз, электр энергиясез, сусыз каласыз дигән сүз түгел. Бу юнәлештә дә эш алып барыла", - диде В.Гарәфетдинов үз чыгышында.

Билгеле инде, күктән төшкән бу бүләккә гаилә әгъзалары чиксез шатланды. "Башта мин җир кишәрлеге алу бик авыр булыр дип уйлаган идем. Чөнки, гадәттә, мондый чаралар көннәр буена чиратта торып, шактый кабинет ишек төпләрен таптау һәм чиксез вакыт сарыф итүне таләп итә. Без агымдагы елның 28 гыйнварында гариза язып тапшырдык та, бүген инде документлар кулыбызда", - дип, бу эшкә җаваплы җитәкчеләргә рәхмәтләрен җиткерде Татьяна Саломатова.

Бүгенге көндә районда бушлай җир алу өчен 2011 елда өч һәм аннан да артык баласы булган 237 гаиләдән гариза кергән. Гаиләгә моның өчен берничә генә докумет тапшыру зарур. Бу - барлык балаларның да туу (уллыкка, кызлыкка алыну) турындагы таныклык күчермәсе, ата-ананың паспорт күчермәсе, тору урыны һәм гаилә составы турында белешмә.

Документлар тапшырган-нан соң, күп балалы ата-аналар үз җир кишәрлекләрен барып карадылар, инде шәхси милекләренә әй-ләнәчәк җирләргә горур басып, җан сихәте алдылар. "Әле бу җирне нинди максатларда кулланачагыбызны төгәл белмибез. Ләкин беренче вакытта тимер вагон куеп торырга уйлыйбыз. Димәк, җәй көне саф һавага чыгып, ял итәргә, яшелчә, җиләк-җимеш үстерергә менә дигән мөмкинлек", - дип, шатлыгын уртаклашты өч бала анасы Оксана Билалова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: