Бөгелмә авазы

Йөзек өстендәге каш сыман

Олуг галим, төрки телләр белгече Әхмәт Тимер (Мөхәммәтрәшит улы Яруллин) XXI гасырның иң югары татар гуманитар фәне таҗында кыйммәтле асылташ сыман балкый. Аның татар, рус, гарәп, фарсы, монгол, кытай, венгр, алман, инглиз, француз һәм төрек телләрендә язылган 250 гыйльми һәм тәрҗемә әсәренең нурлары, кояш сыман, татар тарихын һәм мәдәниятен яктырта....

Раилә ХАФИЗОВА.
Фазыл Вәлиәхмәт фотосы.

Әхмәт Тимер - татар милләтен дөньяга таныту өчен бөтен көчен куйган шәхес. Әмма Гамбург университетының профессоры, халыкара фәнни оешмаларның хакыйкый әгъзасы булып җитешкән, Төркиядә төрки мәдәниятне өйрәнү институтына нигез салган олуг галимнең мирасы әлегә аның үз халкына таныш түгел. Чөнки без аның алдында әле яше җитмәгән зиһенсез балалар сыман булып тоелабыз, ул камил белгән чит телләрне ишетеп тә белмибез, шуңа күрә олуг укытучыбыз язган китапларны тәрҗемә итәрлек хәлдә түгелбез. Әле аның исемен ишетү өчен генә дә безгә үзе үлгәннән соң ун ел вакыт кирәкте, хәзер без шуңа, ул безнең янга кайтты дип, нәни балаларча куанабыз, тик аның хезмәтләренә лаеклы бәя бирерлек галим әле арабызда тумаган.

3 һәм 4 декабрьдә без Әлмәт каласында Әхмәт ага Тимернең тууына 100 ел тулуга багышланган бик күр-кәм һәм кадерле мәҗлестә булып кайттык. Анда Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән килгән сөекле кан-кардәшләре-без белән кочаклашып күрештек. Чакрымнар аерса да, без бер җан, бер тән икән. Шунда үзебезнең горур тарихыбызны мөнбәргә басып сөйләдек. Сөйләшергә ике тәүлек вакыт, аралашырга Әлмәт нефть институтының шундый олы залы җитмәде. Фатыйх Кәриминең туган авылы Миңлебайга бардык, Бөгелмә шәһәрендәге Һади Атласи музеен яд иттек, Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернат һәм татар гимназиясе укучылары белән очраштык. Һади Атласи истәлегенә куелган такта эргәсенә чәчәкләр салдык. Безне һәркайда ихлас кунакчыллык белән каршы алдылар, фәнни-тикшеренү һәм аралашу өчен уңайлыклар тудырдылар. Кадерледән-кадерле туганнарыбыз бе-лән ниндидер олы милли туйда булган кебек тәэсир калды. Әхмәт аганың варисы һәм кызы Зәйнәп ханым Бахшаишны (рәсемдә) шулкадәр яраттык, аның нәзакәтлегенә, акылына сокландык. Ул үзе дә - галимә, икътисад фәннәре докторы. Сулаган һавабыз уртак, уйлаган уйларыбыз бер булды. Үзеннән сүз әйтергә теләүчеләрнең барысын да тыңлап бетерергә анда һичнинди мөмкинлек булмады, шуңа күрә бүген сүз иреген, Әхмәт ага әйткәндәй, иң сөекле вә сайын (кадерле) илдәшләремә һәм мәсләкдәшләремә бирәм. Сезнең белән бергә аларны тагын бер кат тыңлыйм.

Васыяте булып кызы кайтты

Реклама

Зәйнәп ханым Бахшаиш, Әхмәт аганың кызы: "Мондый туганнарым булуына бик куандым, шундый тылсымлы җыелыш. Безнең әти туган-үскән җирләрен бик яратты. Алар 1929 елның 17 июнендә иртән торып, Бөгелмәдән чыгып киткәннәр, шуннан соң ул һәр елны 17 июньдә иртән торып, урамга чыга, хатирәләргә бирелә иде. Мин дә аның белән чыгам, аның сөйләгәннәрен тыңлыйм. Хәзер дә, әтием исән чактагы кебек, 17се җитсә, ул йөргән сукмакларны урыйм, аның әүвәл - Бөгелмәдә, аннары юлда кичергән авырлыкларын искә төшерәм, тик ни өчен ул чакта шулай кыен булган - мин беркайчан да аңлый алмыйм..."

Әминә ханым Биктимерова, Мәрҗани исемендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре: "Поезд кузгалып китә башлагач кына, 17 яшьлек Әхмәт вагон тәрәзәсеннән озата килгән әнисенең йөзен күрә. Соңгы тапкыр... Бер кулында - яшь бала, икенчесендә - шешә белән сөт. "Улым, юлда эчәргә сөт китердем", - дип, ана сөтне аңа суза, тик поезд кузгалып китеп, Әхмәт сөтне ала алмыйча кала... Мин аның белән төрки хатын-кызларының дөнья корылтаена баргач күрешкән идем. Җыйнак кына алсу эшләпәле, галстуклы, күзләре - моңсу. Ул миңа Зәй буенда кармак салып утырган заманнарны һич онытмаганын, әрәмәдәге кычыткан-әремнәрне сагынганын сөйләде. Менә бит, нәрсә инде безнең өчен бу кычытканнар - бер кирәксез чүп үләне, ә туган җирен сагынган кеше өчен ничек кадерле бит алар да".

Мирфатыйх Зәкиев, Казан федераль университеты профессоры: "Мин аның белән 1972 елда таныштым, ул Төрек мәдәнияте институты ректоры иде. Аны кайтырга чакырдым, хәзер вәзгыять үзгәрде инде, кайтыгыз дидем. Ул кайтырга уйлый да - кайтмый кала. Шуннан соң Минтимер Шәймиев Төркиягә барган, ул да чакырган. "Президент чакыргач, кайтыгыз инде," - дидем. "Мин бит ил чиген бозган кеше - миңа кайтырга ярамас", - дип, фикерен үзгәртмәде.
Искәндәр Гыйләҗев, Казан федераль университеты профессоры: "1995 елда миңа Алмания архивларында эшләргә туры килде. Шунда мин Идел-Урал легионнарын оештыруда катнашкан Әхмәт агага хат яздым. Анда аның җәлилчеләр белән берлектә алып барган милли сәясәте хакында конкрет сораулар куйдым. Җавабын көттем. Ә анда бары бер җөмлә язылган иде: "Хөрмәтле милләттәшем, мин сезгә хезмәтегездә зур уңышлар телим"... Ни өчен ул миңа җавап бирмәде микән дип, озак уйландым. Аннары аңладым, бу миңа гына ышанмау түгел, бу, гомумән, рус хөкүмәте алып барган сәясәткә ышанмау булган. Ул 1945 елда Алманиядә милли татар оешмасы оештыра. Бу үзе генә дә - милли каһарманлык үрнәге.

Фәүзия ханым Бәйрәмова, тарих фәннәре кандидаты, Чаллы: "Мин Төркиягә баргач, сорадым: "Сездә Әхмәт аганың мирасын өйрәнеп, докторлык диссертациясен язган кеше бармы?" "Юк, - диде әңгәмәдәшем. - Ә сездә андый кеше бармы?" "Юк," - дип әйттем мин дә. Ул кызарды, мин кызардым - без икебез дә кызардык. Чөнки бездә аның әсәрләрен укырлык кеше юк. Бер генә әсәрен алыйк - ул баганалап язган иске монгол теленнән "Монголларның яшерен тарихы"н тәрҗемә итә, ә бүгенге көндә хәтта Монголиядә дә мондый язуны белгән кеше бик сирәк.

Хушлашыр алдыннан конференцияне оештыручы милләтпәрвәр Роза ханым Сәлмәнова Зәйнәп ханымга киптерелгән кычыткан, әрем һәм мәтрүшкә үләннәрен бүләк итте, олуг татарның каберенә, якташларыннан сагынычлы сәлам итеп, сибәргә әманәт әйтте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: